МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 128 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Арчабызда Сабантуй 11.06.2019

9 июнь көнне Арчабызда Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Безнең балалар бакчасы да читтә калмады, бәйрәмгә килгән зур кунакларны татар халкының милли ризыгы чәк-чәк белән каршылады, балалар мәйданчыгында уеннар оештырды.
-
Мин җәйне яратам! 05.06.2019

"Мин җәйне яратам", - кем генә бу фикер белән килешми икән? Кояш витамины алырга, рәхәтләнеп уйнарга, шөгыльләрдән ял итәргә менә дигән вакыт бит ул.
-
Эшкә өйрәнәбез! 31.05.2019

Хезмәтне яраткан бала бервакытта да начар гадәтләргә тартылмый. Бу элек- электән килгән, халык педагогикасының сыналган алымы. Без дә үзебездә тәрбияләнүчеләргә хезмәтне яратырга, көчләре җитәрдәй эшләргә өлкәннәргә ярдәм итәргә өйрәтеп үстерәбез. Бүген өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүчеләр тирә- юньне чиста тотарга кирәклекне һәм чүп үләннәрдән чистартырга өйрәнделәр.
-
Бакча белән хушлашу 30.05.2019

Бүген 1 нче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең яраткан балалар бакчасы белән хушлашу бәйрәме уздырдылар. Саубуллашу кичәсе моңсу да шул ук вакытта кызыклы, шатлыклы мизгелләргә бик бай булды. Балалар гына түгел, әниләр дә бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Алар да балаларга сюрпризлар , кызыклы номерлар әзерләгәннәр иде. Бер- береңә изге теләкләр юллау, матур сүзләр әйтү бәйрәмгә тагын да җылылык өстәде.Бәхетле балаларны , аларның әти- әниләре арасындагы җылы мөнәсәбәтен күреп күңел шатлана.
-
Каюм Насыйри- күренекле мәгърифәтче! 29.05.2019

Каюм Насыйриның күренекле мәгърифәтче булуын күбебез белсә дә,аның хезмәтләре белән тирәннәннән таныш түгелбез. Аның иҗаты белән танышу максатыннан, без педагоглар өчен " К.Насыйриның балалар тәрбияләүдәге хезмәтләре"дигән темага түгәк өстәл артында сөйләшү оештырдык. Сөйләшүдә күренекле шәхеснең тормыш юлы белән тирәннән танышу белән беррәттән, аның киң кырлы иҗаты турында да таныштык, фикер алыштык.
-
Казансу паркына экскурсия.
29.05.2019
Бүген көн искиткеч матур! Күңел табигать кочагына ашкына. Без дә бүгенге кояшлы көнне бушка уздырмадык, табигать кочагына - Казансу паркына экскурсия оештырдык. Паркта бик чиста, уеннар оештыру , ял итү өчен дә барлык шартлар тудырылган. Без бүген халкыбызның милли уеннарына тукталырга булдык. Бакчабыз балалары белән бергәләп " Түбәтәй" ," Капкалы"," Ак кирәк,күк кирәк" уеннарын рәхәтләнеп уйнап күңел ачтык. Табигать матурлыгына сокланып җәяү барып , күңел ачып кайту безнең барыбызга да бик ошады.
-
Выпускной вечер в подготовительной к школе группе №3 28.05.2019

Сегодня в нашем детском саду прошёл выпускной бал – событие которое с нетерпением ждали дети, родители и сотрудники дошкольного учреждения.Задолго до назначенной даты была проведена большая подготовительная работа - дети разучивали стихи, песни, танцы. И праздник состоялся! Яркий, весёлый, увлекательный и немного трогательный! Приятно было видеть счастливые лица детей, их радость во время выступлений. Дети читали стихи, пели проникновенные песни о любви к детскому саду.
Букеты, музыка, стихи,
И светлый от улыбок зал!
Всё это вам выпускники,
Сегодня ваш последний бал.
-
Каюм Насыйри- татар телен үстерүдә иң якты янучы йолдыз! 27.05.2019

Бүген бакчабызда Каюм Насыйриның иҗатын ,аның телебезне үстерүдә , халкыбызны мзгърифәтле итү өстендә эшләгән хезмәтләрен балаларга аңлату максатыннан бик мәгънәле кичә узды. Кичә Арчаның үзәк китапханәсе белән берлектә оештырылды. Әдәби кичәгә бакчабызның өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның тәрбиячеләре Ситдикова М.Ә.,Вәлиева З.Җ. бик ныклап әзерләнгәннәр иде. Бакчабыз балалары һәм тәрбиячеләр Каюм Насыйриның оста фольклорчы, мәгърифәтче булуын аңладылар.Аның әсәрләрендә тирән мәгънә ятуына, тәрбия өлкәсендә бик яхшы кулланма булуына төшенделәр.
-
Балалар тудырган матурлык! 23.05.2019

Матурлыкны күрә һәм тудыра белергә өйрәтү балалар бакчасының төп бурычларының берсе. Саф һавадада уеннар вакытында балалар үзләре дә гади генә әйберләрдән бик матур сәнгать әсәрләре ясап куярга сәләтле.
-
Хезмәт тәрбиясе 22.05.2019

Елның кайсы гына фасылында булмасын, балаларга хезмәт тәрбиясе бирү бик мөһим. Яз ел фасылында балалар чүп үләннәрне аерырга , аларны юк итәргә өйрәнәләр.







