Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г. Арск» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан,Арский район, город Арск, улица Баки Урманче, дом.20 |
| Телефон: | +7(843)-663-93-44 |
| E-Mail: | ds7.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г.Арск» |
| Руководитель: | Суляйманова Лиана Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г. Арск» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Шнурлау" 30.12.2025

"Шнурлау" – вак моториканы камилләштерүнең иң нәтиҗәле алымнарының берсе. Мондый күнегүләрнең максаты – бармакларның һәм кулларның хәрәкәтчәнлеген арттыру, сенсор моториканы һәм сөйләм күнекмәләрен устерү.
-
"Котлыйбыз" 30.12.2025

Кадерле дуслар! Сезне якынлашып килүче Яңа 2026 нчы ел белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезгә Яңа ел бары тик зур шатлыклар, ак карлардай ак бәхетләр, яңа өметләр hәм нык сәламәтлек алып килсен! Яңа ел бәйрәме мөбарәк булсын!!!
-
"Уйный-уйный үсәбез" 29.12.2025

Туп белән уйнап, баланың кәефе күтәрелә, шатлык хисе арта, гәүдә мускуллары чыныга, зур һәм вак моторика үсеш ала, фикерләү һәм хәрәкәт координациясе камилләшә. Кечкенәләр төркеме балалары да туп белән уйнарга бик яраталар. Нәниләр өчен туп белән уйнау махсус гимнастика булып тора. Туп белән уйнаганда тоту, бер-берсенә бирү осталыклары камилләшә. -
"Открытие ёлки" 27.12.2025

#ОткрытиеЕлкиАрск2025
-
" Кыш бабайны эзләп, илләр буйлап, Яңа ел сәяхәте!" 26.12.2025

25 декабрь көнне "Дуслар" зурлар төркемендә " Кыш бабайны эзләп, илләр буйлап, Яңа ел сәяхәте!» дигән исемле астында Яңа ел чарасы үтте.
Без дөньяның төрле почмакларында булсак та, үзебезнең туган илдән дә матур ил тапмадык.
Бәйрәмдә балалар үзләренең сәләтләрен бик теләп күрсәттеләр: биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, уйнадылар.
Сәяхәт азагында безне иң зур күптән көтелгән сюрприз- Кыш Бабай белән Кар кызының килүе көтә иде. Кыш бабай һәр балага Яңа ел бүләге тапшырды һәм барысына да яхшы кәеф бүләк итте! -
"Тамчыкай"уртанчылар төркемендә Яңа ел иртәсе узды" 26.12.2025

Яңа ел-балалар әкияткә һәм могҗизага ышанып көткән иң тылсымлы, күңелле бәйрәм. Бүген "Тамчыкай"уртанчылар төркемендә Яңа ел иртәсе узды. Матур бизәлгән зал, матур чыршы, бүләкләр, Кыш Бабай һәм Кар Кызы балаларны көтеп тордылар. Балалар рәхәтләнеп җырладылар, уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Беркем дә битараф калмады. Кыш бабайның үз кулыннан балаларга тапшырылган бүләкләр балаларга тагын да сөенеч өстәде! Бәйрәм күңелле һәм шатлыклы килеп чыкты, бик күңелле тәэсирләр һәм хис-кичерешләр калдырды. Барыгызны да Яңа ел белән!
-
"Могҗизалы Яңа ел бәйрәме" 25.12.2025

Шатлык белән хәбәр итәбез: 25 декабрьдә "Кояшчык" төркемендә могҗизалы Яңа ел бәйрәме узды! Безнең кечкенә артистларыбыз гаҗәп талантларын күрсәтеп, чын бәйрәм атмосферасы тудырдылар.
Балалар бу вакыйгага зур энтузиазм белән әзерләнделәр: алар чыршыны бизәделәр, җырлар һәм биюләр өйрәнделәр. Һәрберсе сәхнәдә искиткеч чыгыш ясап, барысын да үзенең чыгышы һәм ихлас елмаюлары белән шатландырдылар. -
"Яңа ел – могҗизалар һәм сихрилек чоры" 25.12.2025

Яңа ел – могҗизалар һәм сихрилек чоры, һәм безнең иң кечкенә тәрбияләнүчеләребез дә бәйрәм рухына чумды.
"Йолдызчыклар" иртәнге үсеш төркемендә гаҗәеп бер кичә үтте, ул кечкенәләргә онытылмас мизгелләр бүләк итте.
Балалар янына иң көтеп алынган геройлар килде: яхшы Кыш бабай, аның сөйкемле оныгы Кар кызы һәм шаян төлке. -
"Яңа ел бәйрәме" 25.12.2025

''Карлыгач'' кечкенәләр төркеме бүген музыка залында бизәлгән матур чыршы янына Яңа ел бәйрәменә җыелды. Нинди генә геройлар юк иде алар арасында, тылсымле феялар да, йомшак куяннар да, соры бүре, батыр пиратлар һ. б. һ. б.
Аларның барчасы да чыршы утларын кабызу теләге берләштерде. Тик урман кунагы куян да, шаян кар бабай да, хәтта Кар кызы да аларга ярдәм итә алмады. Бары тик Кыш бабай балаларның дус-тату икәнлекләрен күргәч кенә чыршы утларын кабызды.
Бәйрәм күңелле җырлар, дәртле биюләр, матур шигырьләр, ихлас теләкләр, уен-көлке белән үрелеп барды. Бәйрәмнән берәү дә бүләксез китмәде -
"Яңа ел котлы булсын" 24.12.2025

Беренчеләрдән булып "Кошчыклар" төркемендә Яңа ел бәйрәме булып узды.


