Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
Хәрби-патриотик айлык дәвам итә. 07.02.2017

Хәрби-патриотик айлык уңаеннан башлангыч классларда "Нәрсә ул батырлык?" темасына рәсем конкурсы үтте.
-
Герой шәһәрләр! 06.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 5 нче классларда "Герой -шәһәрләр" дигән класс сәгате утте. Сугыштан соң 12 шәһәргә герой исеме бирелгәне, ә Брест шәһәренә крепость исеме бирелүе хакында балаларга сөйләнелде. Балалар күп мәгълүмат алдылар. Видеоролик карадылар.
-
Интернет – дусмы, дошманмы? 04.02.2017

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Интернет – дусмы, дошманмы?” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Балалар интернетның файдалы якларын санап чыга беләләр. Ләкин интернетны явыз ният белән кулланучы җинаятьчеләрнең артуын, аларның балаларны тыныч тормыштан аеруларын, үзләренең колына әверелдерүен белгәч,укучылар аларга карата нәфрәт хисләрен белдерделәр. Балаларыбыз кечкенәдән акны карадан аера белергә тиешләр. Моның өчен һәрвакыт аңлы,уяу булырга,үзара җанлы итеп аралашып, тормыштан тәм, ямь табып яшәргә кирәк ,дигән нәтиҗәгә килделәр. Үзара дуслык, бердәмлекне ныгыту максатыннан, төрле уеннар уйнадылар. Коллективта һәр бала үзен кирәкле итеп тоярга, яклау табарга тиеш – безнең эшчәнлекнең төп максаты.
-
ОГЭ га әзерлек. 03.02.2017

Һәр җомга дәресләрдән соң, 9 нчы класс укучылары белән рус теленнән ОГЭ га әзерлек консультацияләре үткәрелә. Консультациядә укучылар өчен авырлык тудырган сораулар карала. Сочинение һәм изложение текстлары өстендә эш алып барыла. Укучылар киләчәк экзаменнарга җаваплылык хисен тоеп әзерләнәләр.
-
Хәрби-патриотик айлык дәвам итә. 03.02.2017

Хәрби-патриотик айлык планы буенча мәктәбебездә “Батырларның даны мәңгелек!” исеме астында китап күргәзмәсе, «Родные лица Победы» фотокүргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәләр ай дәвамында укучылар ярдәме белән тулыландырылачак.
-
Хәрби -патриотик айлык. 02.02.2017

Хәрби -патриотик айлык кысаларында мәктәп музее җитәкчесе Төхфәтуллина Р.Р. укучыларны авыл тарихына бәйле тарихи фактлар белән таныштырды. Якташларыбызның сугышчан батырлыклары турында мәгълүмат укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
«Урамдагы вакыйга». 02.02.2017

2 нче февральдә башлангыч сыйныфлар атналыгы «Урамдагы вакыйга» кичәсе белән йомгакланды. Кичә барышында укучылар Куянга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр, юл хезмәткәренең сынауларын үттеләр, велосипедта йөрүче баланы кисәттеләр. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү атналык кысаларында гына калмыйча ел дәвамында да дәвам итәчәк.
-
Хәрби - патриотик айлык башланды. 01.02.2017

Бүгеннән мәктәбебездә хәрби -патриотик айлык башланды. Укучылар китапханәдә класс сәгате өчен сугыш чоры турында газета-журналлардан материал туплады.
-
«НУР» отряды эшчәнлеге. 01.02.2017

«НУР» профилактика отряды 6-8 нче класс укучылары белән берлектә сәламәтлек темасына класс сәгате үткәрделәр. Эшлекле уен укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт. 31.01.2017

Шаулап-гөрләп башлангычлар атналыгы үтеп бара. Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен, өйрәнүләрен күзәтү максатыннан, без рәсем һәм инша конкурсы игълан иткән идек. Һәм менә бу конкурсларга йомгак ясар вакыт җитте. Бу рәсемнәр һәм иншалар, юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләрне билгеләргә ярдәм итте.
Юкка гына әйтелмәгән:
Хәрәкәттә-бәрәкәт.
Йөри белсәң тәртип белән,
Күрмәссең һич һаләкәт.

















