Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Педагогик киңәшмә. 16.01.2019

16 нчы январь көнне мәктәбебездә “Дәресләрдә укучыларның регулятив һәм коммуникатив эшчәнлеген үстерү” темасына педагогик киңәшмә узды. Киңәшмәдә ноябрь педагогик киңәшмәсе карарлары үтәлеше, дәресләрдә укучыларның регулятив һәм коммуникатив эшчәнлеген үстерү, II чирек йомгаклары һәм алда торган бурычлар, укучыларның имтиханнарга әзерлеге, хокук бозу очракларын кисәтү буенча эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.
-
ЮИД отряды конкурста катнашты. 14.01.2019

Мәктәбебезнең ЮИД отряды юл йөрү кагыйдәләре буенча үткәрелгән район конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!
-
Күңелле тәнәфес. 11.01.2019

Балаларны уен аша тәрбияләү зур роль уйный. Менә шул уен аша дөньяны танып белсеннәр, бер-берсе белән аралашсыннар, уенда хыялларын чынга ашырсыннар өчен тәнәфесләрдә укучыларга өстәл уеннары тәкъдим ителә. Уен аша укучыларның сөйләмнәре камилләшә, матур гадәтләре, белемнәре арта.
-
Күргәзмә. 10.01.2019

Үзенең салкыннарын, кар-бураннарын ияртеп кыш килде.Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә. Аяк астында яңа яуган кар шыгыр-шыгыр килә. Өр-яңа җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк басмаган яңа яуган карга эз салып баруы − үзе бер могҗиза.Яңа яуган кар өстендә тормышның бар сулышы ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы якта − ат чанасы эзе. Мондый хозурлык бары кыш көне генә була ала. Укучыларыбызның туган якның матурлыгын сурәтләгән фотоларыннан күргәзмә оештырдык.
-
Күңелле уеннар. 02.01.2019

2 нче январь көнне Носы мәктәбе шугалагында укучылар һәм әти-әниләр катнашында "Күңелле уеннар" үткәрелде. Кыш бабай һәм Кар кызы кызыклы уеннары һәм бүләкләре белән балаларны, әти-әниләрне сөендерде.
-
Яңа ел белән! 01.01.2019

Дуслар! Якынлашып килүче Яңа еллар белән! Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак! Көтелмәгән куанычлар килсен һәммәбезгә!
-
Профсоюз ярышлары. 28.12.2018

Хәсәншәех төп мәктәбендә узган шашка һәм шахмат буенча профсоюз ярышларында мәктәбебезнең укытучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Физкультура укытучысы Галиев Б.И. шашка ярышында 1 урынны, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Файзрахманова Л.Р. шахмат буенча 3 урынны яуладылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез.
-
Яңа ел бәйрәме. 27.12.2018

Боз чанага утырып,
Күчтәнәчләр тутырып
Бабай килгән кунакка,
Кунакка Сәрдәбашка
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары Яңа ел бәйрәмен авыл клубында үткәрәләр. Барлык авыл халкына бәйрәм бүләк итәләр. Бәйрәмгә зур җаваплылык тоеп әзерләнәләр. Беркем дә читтә калмый. Һәр баланың үзен күрсәтәсе, әти-әниләрне, туганнарны, дусларны, күршеләрне шатландырасы килә. Барлык изге теләкләр тормышка ашсын иде.
-
Чыршы бәйрәмендә. 27.12.2018

26 нчы декабрь көнне мәктәбебезнең ике укучысы: 6 класстан Абдуллин И., 7 класстан Николаева Р. Арча шәһәрендә үткәрелгән Чыршы бәйрәмендә булып кайттылар. Бәйрәмне оештыручыларга һәм җитәкчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
ОГЭ га әзерлек. 26.12.2018

Бүген 9 класс укучылары белән математикадан экзаменга әзерлек үткәрелде.

















