Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Өмәдә. 20.04.2019

Бүген өмәдә актив катнаштык.
-
Тукайны онытмыйбыз. 20.04.2019

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган “Без – Тукай варислары” исемендәге шигырь укучылар конкурсында катнашып, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 3 нче класс укучысы Галиев Ф. 3 нче урынны яулады.
-
"Экояз 2019" 19.04.2019

"Экояз 2019" кысаларында 6 нчы сыйныф укучылары иҗади эшләр бәйгесе үткәрделәр. Алар табигатьне саклауга багышланган шигырьләр, экоплакатлар ясадылар.
-
Арча балы-2019 19.04.2019

18 нче апрель көнне Арча мәдәният йортында “Арча балы- 2019” бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә мәктәбебездән 8 нче класс укучылары Сафиуллин И. Һәм Шакирова З. катнашты. Өйрәнеп барган биюләрен югары дәрәҗәдә башкарып “Иң гүзәл пар” номинациясендә җиңү яуладылар. Укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
-
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз!” 18.04.2019

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәрдә аз дигән мәкаль Носы мәктәбенең 5 класс укычылары турында әйтелгән диярсең. Кулларыннан килмәгән эш юк: тегәләр, чигәләр, агачтан сувенирлар ясыйлар.
-
ЭКОЯЗ-2019 17.04.2019

17 нче апрель көнне мәктәбебездә ЭКОЯЗ-2019 акциясе кысаларында "Туган ягым - яшел бишек" дип исемләнгән класстан чара үткәрелде. Чарада 1-9 нчы класс укучылары катнашты.
-
Балаларны яклау көненә әзерлек 16.04.2019

16 нчы апрель көнне Балаларны яклау көненә әзерлек планы буенча укучылар белән аңлату эше алып барылды. Һәр класска нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды, эзерлек планы өләшенде.
-
Очсыз, кырыйсыз күк йөзе 12.04.2019

Космонавтика көненә багышланган мәктәпкүләм рәсем конкурсы уздырылды.
-
ЭКОЯЗ-2019 12.04.2019

Химия, биология атналыгы һәм ЭКОЯЗ-2019 акциясе кысаларында “Эзең калсын тирән булып” дип исемләнгән кичә үтте. Укучылар станцияләр буйлап хәрәкәт иттеләр, һәр станциядә төрле биремнәр үтәделәр. Шушы биремнәрне үтәп, урман, һава, сулыклар һәм болыннарны саклау буенча минипроектлар эшләделәр һәм якладылар.
-
Космонавтика көне 12.04.2019

1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "ах" итте. Шушы истәлекле көн уңаеннан, Носы төп мәктәбендә укучылар өчен "Космонавтика көне" дигән класс сәгате үткәрелде. Укучыларга презентация күрсәтеде, космонавтика белән бәйле җырларны тынладылар, Юрий Гагаринның космостан һәм Кызыл мәйданда сөйләгән тавышын ишеттеләр. Балалар космотавтика турында кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар белделәр

















