Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
"Шашка уены буенча ярыш" 15.03.2022

Бүген бакчабыздан Шакиров Раяз һәм Мифтахова Сөмбел районкүләм шашка ярышларында катнашып кайттылар. Молодцы! Киләчәктә зуррак уңышлар насыйп булсын!
-
"Татар халык киемнәре" 15.03.2022

Татар халкының милли киемнәре, милли бизәкләре белән танышуны, булган белемнәрне ныгытуны дәвам итәбез. Бүген кисеп ябыштыру эшчәнлегендә татар халкының милли бизәкләре белән алъяпкыч бизәдек.
Алъяпкычымның бизәкләре
Ерактан да күренә.
Аллы – гөлле чәчәк төшкән
Килешәдер һәркемгә.
-
"Мәктәп белән эшчәнлек" 14.03.2022

Бүгенге көндә мәгариф системасындагы эшчәнлек көн саен үзгәреп тора. Шуны исәпкә алып, без, тәрбиячеләр, укытучылар, балаларны шул үзгәрешләрне җиңеп чыгарлык итеп тәрбияләргә тиешбез. Бүгенге көндә мәктәпләр, балалар бакчалары федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру буенча эш алып баралар. Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыруның төп принциплары булып дәвамчанлык һәм үсеш тора. Шул уңайдан бүген мәктәптә башлангыч сыйныф укытучылары һәм бакчабыз тәрбиячеләре белән педагогик киңәшмә узды.
-
"Нәүрүзне" каршы алу атналыгын башлап җибәрәбез. 14.03.2022

"Нинди бәйрәм соң ул "Нәүрүз"? Бүген балалар белән шушы темага әңгәмә үткәрдек, бәйрәмгә кагылышлы фотолар, презентация карадык.
-
"Чираттагы җиңү!" 11.03.2022

Бакчабыздан тәрбияче Гафурова Рафия Ансар кызы районкүләм бәйгедә катнашып беренче урынга лаек булды. Котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
"Шашка уены- борынгы уен" 10.03.2022

Яшенә, сәламәтлегенә карамастан бу уенны һәрбер кеше уйный ала.Шашка уйнау кечкенә балаларда зирәклек, җитезлек һәр адымны уйлап эшләү, игътибарлылык, тиз фикер йөртү кебек сыйфатлар үстерә. Безнең төркемдә малайлар да, кызлар да шашка уйнарга ярата. Шашка уены буенча төркем эчендә без төрле ярышлар да үткәреп торабыз.
-
Котлаулар дәвам итә. 09.03.2022

Профком рәисе Илфат Рашитович безне, бакчабыздагы кызларны бәйрәм белән котлады." Барчагызны да ин куркэм тантаналарнын берсе – Халыкара хатын-кызлар коне белэн чын куңелдэн тэбрик итәм! Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мэхэббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белэн тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде! Бәйрәмегез котлы булсын!"
-
"Бәйрәм белән" 08.03.2022

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Кадерле әниләр,әбиләр, кызлар! Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә… Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын!
-
"8 март-язның беренче бәйрәме" 05.03.2022

Бакчабызда бүген Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы уздырылды. Бакчабызга әниләр килде. Балалар әниләренә багышлап матур җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, әниләре белән бергәләп уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле булды.
-
"Проводы русской зимы" 04.03.2022

У нас сегодня "Масленица".На празднике дети от души веселились: водили хоровод вокруг масленицы, пели русскую народную песню "Блины", частушки, скоморохи исполняли потешки. В заключение ребята с удовольствием поедали вкусные блины ,которые для них испекли повора детского сада.











