Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
6 ноябрь- ТР Конституциясе көне. 06.11.2022

Бүген, 6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне.29 ел элек Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде. Әлеге тарихи вакыйга 1992 елның 6 ноябрендә булды һәм ул Республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты.
-
Пешекче һөнәре. 03.11.2022

Пешекче.
Һөнәрләр дөньяда күп төрле, барсы да алар кирәкле.
Сәләтең буенча сайласаң - буласың илгә кирәкле.
Уйладым үскәч үземә пешекче һөнәрен сайларга.
Төрле тәмле ризыклар белән барча кешеләрне сыйларга!
-
4 ноябрь – Бердәмлек көне! 03.11.2022

Бүген бакчабызда 4 ноябрь – Бердәмлек көненә багышланган шөгыль узды.“Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Бүгенге шөгылебез дә шушы бәйрәмгә багышланган.Балалар, халыклар дуслыгы Татарстанның иң зур байлыгы. Безнең Татарстанда 115 милләт яши. Сан буенча 1-нче урында –татарлар, 2-нче урында руслар, 3-нче урында чувашлар бу милләтләр узара дус һәм тату яшиләр.
-
"Куркынычсызлык дәресләре" 02.11.2022

Зурлар төркеме "Ябалак апа дәресләрендә" кунакта. Балалар үз сәламәтлекләрен саклау буенча видеоматериал карадылар, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар.
-
Сюжетлы рольле уеннар!!! 01.11.2022

Сюжетлы уен аша төрле ситуацияләрдә бала үзен ничек тотар, кайсы яктан күрсәтер икәнен ачык күреп була. Төрле предметлар, уен атрибутларын кулланып уйналган бу уеннарда балаларның үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша. Уен вакытында баланың акыл үсешендә генә түгел, ә шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала, реаль тормыштагы кешеләрнең эш - гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә.
-
Бездә бүген туган көн!!! 27.10.2022

Бездә бүген туган көн!!!
-
Кисеп-ябыштыру "Тәлинкәдә алмалар" 26.10.2022

Кисеп-ябыштыру "Тәлинкәдә алмалар"
-
"Көн дә белем алабыз!" 26.10.2022

Бүген мәктәпкәчә белем бирү оешмалары алдында торган төп бурыч-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары булып җитешүе,рухи-әхлакый үсеше ,иҗади сәләтләренең камилләшүе , шәхси кызыксынуларының, омтылышларының тормышка ашуы өчен мөмкинлек тудыра торган шартлар,ягъни баланың һәрьяклы үсешен тәэмин итә торган белем бирү тирәлеге булдыру.
-
Физик күнегүләр – физик тәрбиянең төп чарасы! 25.10.2022

Физик күнегүләр – физик тәрбиянең төп чарасы. Алар сәламәтләндерү һәм тәрбия бирү бурычларын хәл итү, баланың шәхесен һәрьяклап үстерү өчен файдаланыла. Физик күнегүләр организмның психофизик торышын кисәтү һәм коррекцияләүнең бик нәтиҗәле чарасы булып тора. Физик күнегүләргә физик тәрбия бурычларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән һәм аның закончалыкларына буйсынган хәрәкәтләр генә керә. Мәсәлән, физик тәрбия максатларында йөреш, йөгерү, ыргыту һ.б. Алар организмның функциональ активлыгын һәм нәтиҗәле тәрбия бирүнең психофизик сыйфатларына туры килүен тәэмин итә. Физик тәрбиядә кулланыла торган күнегүләр саны шактый зур һәм төрле. Алар формасы һәм эчтәлеге буенча бер-берсеннән аерыла, физик күнегүләрне сайлаганда педагог боларны исәпкә ала.
-
"Физкультура эшчәнлеге" 21.10.2022

Физик культура һәм спортны үстерүдә балалар бакчасының мөмкинлеге зур.Ул физкультура эшчәнлекләре, эшчәнлектән тыш эшләр, масса –күләм сәламәтләндерү чаралары аша тормышка ашырыла. Физкультура шөгыльләренең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.











