Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Искиткеч матурлык!" 03.04.2023

Балалар тәрәзә төбендәге үсемлекләргә су сибеп, төпләрен йомшартып, аларның үскәннәрен күзәтеп торалар. Балаларга бик ошый. Алар бу эшне яратып башкаралар. Тәрәзә төбендә искиткеч матурлык.
-
"Тренировочные мероприятия" 31.03.2023

Тренировочные мероприятия по обработке алгоритма действий
-
"Март аенда туган көннәре булган балаларны котлыйбыз!" 31.03.2023

Март аенда туган көннәре булган дусларыбыз Халиуллин Райнурны, Мифтахов Хәлимне, Гайнетдинов Риназны, Гайнетдинова Камиләне чын күңелдән котлыйбыз. Аларга озын гомер, сәламәтлек, бәхетле балачак телибез.
-
"Иҗади эшләр" бәйгесе 31.03.2023

Бакчабыздан Кодирова Зәйнәб, Юнысов Әмир, Исхакова Зәлия Туган якны өйрəнү буенча«Милли эзләнүләр» проекты астында үтүче Россиядә Педагог һәм остаз елы һәм Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган
укучылар һәм укытучыларның “Туган телемнең серләрен ачам” районара фәнни - гамәли конференциясенең "Иҗади эшләр" юнәлешендә "Ватанны саклаучылар"темасына багышланган кул эшләре бәйгесендә катнашалар. Эшләрне бәйгегә тапшырдык. Балаларыбызга уңышлар телибез, нәтиҗәләрне көтәбез. -
"Курчакларга чокыр бизибез" 30.03.2023

"Курчакларга чокыр бизибез". Пластилин белән эшләү алгоритмын үзләштерү. Өстәлне сервировкалау кагыйдәләре, чәй савыт-сабаларының төрлелеге турында күзаллау формалаштыру.
Рус бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү.Бизәкләрне дөрес төзүне, урнаштыуны, игътибарлылыкны үстерү. -
Саф һавада бергә - бергә уеннар уйнавы бик күңелле һәм рәхәт. 29.03.2023

Саф һавада бергә - бергә уеннар уйнавы бик күңелле һәм рәхәт.
-
"Язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү" 28.03.2023

Кояш үз нурларын көннән-көн күбрәк чәчә. Ул бөтен табигатьне йокыдан уятырга тели.Яз айлары керүгә, табигатьтәге үзгәрешләр көннән-көн күбрәк күренә. Хәзер инде кар кара төстә, көннән-көн кими. Көпшәк кар астында су җыела, урыны-урыны белән кар өстеннән каралып язгы ташу акканы күренә. Ул үзенә бертөрле гүләү белән килеп төшә. Юлында очраган барлык нәрсәне үзе белән алып китә. Җир йокыдан уяна. Яз инде тулы хокук белән үз вазифаларына керешә.Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Өй кыекларыннан тамчылар тама. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр хасил була. Җылы яклардан, туган якларын сагынып, яз хәбәрчеләре − каргалар, сыерчыклар кайта. Урамда иртәдән кичкә кадәр балаларньң шат тавышы ишетелеп тора. Күңелле дә соң яз көне!
-
Туган тел шөгыле.Тема: "Рус милләте культурасы". 27.03.2023

Туган тел
Тема: "Рус милләте культурасы".
Максат:1.Рус милләте халкына хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү.
2.Балаларның акыл, хәтер, логик фикер йөртү сәләтен үстерү.
3.Идел буе халыклары турында балаларның белемнәрен баету. -
"Физкультминуткаларны яратып ясап алабыз!" 24.03.2023

Балалар белән грамотага өйрәтү, математика, рәсем шөгыльләре, өстәл уеннары уйнаганда хәрәкәтсез утыралар. Бер төрле рәвештә генә утырып арыйлар. Аларның игьтибарлылыгы, кызыксынучанлыгы кими. Аркалары авырта, җилкәләре арый. Ару билгеләре 3-4 яшьлек балаларда 7-9 минут, 5-6 яшьлекләрдә 10-12 минут, 7-8 яшьлекләрдә 12-15 минуттан сизелә. Ә мондый вакытта физкультминуткалар ярдәмгә килә.Физкультминуткаларның төп формалары:
- гомумүстерешле күнегүләр(3-4 күнегү);
- дидактик уеннар хәрәкәт белән;
- бию хәрәкәтләре;
- шигырь формасында. -
"Язгы ботаклар" 23.03.2023

"Язгы ботаклар". Балаларны язгы ботак ясарга өйрәтү. Ботакның үзенчәлекләрен ( бөренең төзелешен, яфракларның урнашуын, төсен) күрсәтә белү.











