Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
"Курчак театры оештырабыз!" 30.05.2019

Курчак театры оештырабыз.
Максат:
1) матур әдәбият әсәрләре аша кече яшьтәге мәктәп балаларын намус, гаделлек, хокук һәм бурыч төшенчәләре белән таныштыру;
2) сәнгатьле уку күнекмәсен камилләштерү;
3) дәүләт милкенә сакчыл караш, кеше хезмәтенә ихтирам, тирә- юньгә, матурлыкка мәхәббәт, югары зәвык тәрбияләү.
-
Пальчиковая игра "Дружная семья" 27.05.2019

Пальчиковая игра «Дружная семья»
Этот пальчик – дедушка,
Этот пальчик – бабушка,
Этот пальчик – папочка,
Этот пальчик – мамочка,
А вот этот пальчик – я,
Вместе – дружная семья! -
Халкыбызның милли гореф-гадәтләре. 23.05.2019

Максат: Балаларны татар халкының рухи мирасы, күңел җәүһәрләре белән таныштыру.
Бурычлар:
1. Олыларга карата игътибарлы, хезмәт сөючән, намуслы, белемле, илен- телен, милли йола- традицияләрен ихтирам итүче шәхес тәрбияләү.
2. Балаларны милләтебезнең изге хәзинәсе - декоратив-гамәли сәнгате, орнаменты, бәйрәмнәре белән таныштыру.
3. Балаларның күзәтүчәнлекләрен, сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
-
"Без сәламәт балалар!" 21.05.2019

"Без сәламәт балалар"-сәламәтләндерү эше.
Балалар белән "Күңелле стартлар" эстафетасы уздыру.
Максат: балаларга сәламәт булу өчен нинди эшләр башкарырга кирәген, физик күнегүләр башкару, дөрес итеп ел фасылларына, көн торышына карап киенергә, чиста булырга, һәрчак гигиена таләпләрен үтәп йөрергә кирәклеген аңлату.
-
"Юлда йөри беләсеңме?" 20.05.2019

Балалар юл-транспорт һәлакәтләренә очрамасыннар, юлда үзләрен дөрес тота белсеннәр, төрле кыен ситуацияләрдән чыгу юлларын тиз һәм дөрес таба белсеннәр өчен балалар бакчасында махсус эш алып барыла. Шөгыльләр барышында балаларга төрле ситуацияләрдән чыга белү юлларын аңлатырга өйрәтергә тырышабыз, юлда үз-үзләренә ышаныч тәрбиялибез.
Берничә принципка таянып эш итәбез:
– Иң мөһиме, кагыйдәләрне ныклы гадәткә әверелдерү.
– Юлда үзеңне дөрес тота белү кагыйдәләренә өйрәтү.
– Барлык эшләрне дә гаилә белән тыгыз бәйләнештә алып бару.
-
"Юный полиглот" 16.05.2019

Районный конкурс среди ДОУ "Юный полиглот".Наша воспитанница заняла 2 место.Молодец! Поздравляем,желаем дальнейших успехов!
-
"Язгы кросс!" 14.05.2019

Арча шәһәре стадионында профсоюз хезмәткәрләре арасында йөгерү буенча ярыш үткәрелде. Бу чарада тәрбияче Гафурова Рафия Ансар кызы да катнашып кайтты. Хезмәттәшебезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Саф һавада уеннар!" 13.05.2019

Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә.
-
"Җиңү бәйрәменә әзерләнәбез!" 07.05.2019

Җиңү бәйрәмендә һәйкәлгә салу өчен үз кулларыбыз белән матур-матур чәчәкләр ясадык!
-
"Режим вакытларында" 30.04.2019

Вакытны файдалы уздырабыз.Балаларның логик фикерләү, игътибарлык сәләтен үстерәбез, предметларны тануны ныгытабыз.Лото уенын яратып уйныйбыз.











