Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
4 нче ноябрь - Бердәмлек көне 08.11.2023

4 нче ноябрь - Бердәмлек көне. "Бердәмлек" төшенчәсе туплану, берләштерү мәгьнәсенә ия. Элек-электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкинлек биргән. Шулай ук безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар өчен үткәрелгән класс сәгатебез дә шушы бәйрәмгә багышланган иде.
-
I Республикакүләм Вагыйзов укулары 07.11.2023

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә татар “Әлифба”сы авторы Вагыйзов Сәләй Гатат улының 115 еллыгына багышланган I Республикакүләм Вагыйзов укулары үткәрелде. Педагог, галим, 40 артык методик кулланмалар авторы, Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, К. Насыйри премиясе лауреаты, К. Д. Ушинский медале иясе Сәләй Гатат улы Вагыйзовның исемен таныту, педагогик мирасын саклау һәм үстерү максатыннан оештырылган әлеге чарада Мөндеш һәм Казиле башлангыч мәктәбе укытучылары да катнашты. Конференция кысаларында һәм секция утырышында башлангыч сыйныф укытучылары С. Г. Вагыйзовның педагогик һәм методик мирасы турында фикер алыштылар, “Әлифба”ның тарихи әһәмиятен дәлилләделәр.
-
"Мин Арча баласы" проекты 31.10.2023

31нче октябрьдә "Мин Арча баласы" проекты Арча мәдәният йортында район балаларын һәм яшьләрен "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенына җыйды. Уенда районның 29 мәктәбеннән 61 укучы катнашты. Бу уенда 10 нчы сыйныф укучылары Сабирова Айгизә 1 нче, Шакирова Гөлфинә 2 нче урынны алдылар. Молодцы, котлыйбыз!
-
"Татарча өйрәнәм" олимпиадасы 28.10.2023

Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары Гыйльметдинова Азалия, Шәрәфиева Зилә һәм Рәхмәтуллина Нурзилә Республика олимпиада үзәге үткәргән "Татарча өйрәнәм" олимпиадасында катнаштылар. Кызлар татар теле буенча сорауларга җавап бирделәр, ребус һәм кроссвордлар чиштеләр.
-
"Солдатка хат" Бөтенроссия акциясе 27.10.2023

"Солдатка хат" Бөтенроссия акциясе дәвам итә. Безнең укучыларыбыз да махсус операциядэ катнашучы хәрбиләргә күңел күтәргеч һәм рухландыргыч хатлар яздылар. Исән-сау илебездә тынычлык урнашып, җиңү белән кайтсыннар иде дигән теләктә калабыз.
-
Көз патшалыгында кунакта 27.10.2023

Казиле башлангыч мәктәбе укучылары 27 нче октябрьдә “Көз патшалыгында кунакта” булдылар. Бәйрәм җырлар, биюләр, уеннар һәм кызыклы конкурслар белән дәвам итте. Көз бәйрәме уен-көлке, җыр-биюгә бай булды.
-
Ата-аналар җыелышы 27.10.2023

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Башта гомуми җыелыш, аннары һәр сыйныфта класс җитәкчеләре белән очраштылар.
-
Милли бизәлешле китапчык 26.10.2023

Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары конкурсларда теләп, актив катнашалар. Рәхмәтуллина Нурзилә, Сираҗетдинова Лиана, Хәйретдинова Алисә, Нәбиуллина Нәфисә "Милли бизәлешле китапчык" конкурсында катнашу максаты белән халкыбызның милли бизәкләре ясалган рәсемле китапчыклар әзерләделәр. Кызларга уңышлар телибез.
-
Уңыш бәйрәме 26.10.2023

Бүген мәктәбебездә 1-4 нче сыйныф укучылары катнашында көзге "Уңыш бәйрәме" булып узды. Бәйрәмдә укучылар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, командаларга бүленеп, игътибарлылыкта, зирәклектә, җитезлектә көч сынаштылар. Төрле спорт уеннарында катнаштылар. Шулай ук "Шалкан" әкиятен дә сәхнәләштерделәр. Чара бик матур һәм күңелле үтте.
-
Сөмбелә бәйрәме 25.10.2023

Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Сөмбелә бәйрәме" узды. Мөндеш балалар бакчасының балалары һәм тәрбиячеләр тамашачыларыбыз булдылар. Бәйрәмебез шигырьләр , җырлар , биюләр һәм кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Көз кызы Сөмбелә бәйрәмне җанландырып җибәрде.








