Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 ( 282 ) 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Зирәк тиен 21.11.2014

“Зирәк тиен-2014” конкурсында җиңү яулаган укучыларга (Арсаева Чулпан, Гайнетдинова Илсинә, Заһидуллина Гөлфинә) бүләкләр тапшырылды.
-
Без-карлыгачлар сафларында 20.11.2014

Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 нче класс укучылары карлыгачлар сафына кабул ителде. Карлыгачлар кем дисәгез? Җитез, өлгер балалар. Варислардан һәр нәрсәдә Әйбәт өлге алалар.
-
Күренекле математиклар 20.11.2014

9 нчы класс укучылары өчен "Күренекле математиклар" циклыннан Николай Иванович Лобачевскийга багышланган класстан тыш чара үткәрелде.
-
Саннарның килеп чыгышы 20.11.2014

Математика укытучысы Әскәрова Р.Ә. 20 нче ноябрь көнне 5-6 нчы класс укучылары өчен “Саннарның килеп чыгышы”дигән темага математик чара үткәрде.
-
Пенсия фонды белгечләре белән очрашу 20.11.2014

20 нче ноябрь көнне югары класс укучылары белән пенсия фонды белгечләре түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр. Белгечләр укучыларга файдалы киңәшләрен җиткерде, буклетлар өләште.
-
Карлыгачлар 20.11.2014

20 нче ноябрь көнне 2 нче класс укучылары карлыгачка алынды.
-
Английский лев 19.11.2014

6 нчы класс укучысы Арсаева Чулпан инглиз теле фәне буенча “Английский лев” конкурсында җиңү яулады
-
Парламент дәресе 19.11.2014

Тарих укытучысы Закирова Л.Ә. "Законнар кайда туа?" темасына парламент дәресе үткәрде. Дәрестә Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы, район советы депутаты Сираҗетдинов Ф.Г. катнашты.
-
Түгәрәк өстәл 19.11.2014

Өлкән класс укучылары белән очрашуга район прокуроры ярдәмчесе Сәгыйтьҗанов А.М. килде. Хокук саклау органнары эше белән таныштырды. Укучыларның үз хокукларын белүләрен сынады.
-
Мәктәпкә Хәкимов Данис Габделхәй улы исеме бирелде. 18.11.2014

15 ноябрьдә икенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы кырык өченче утырышы булды. Икенче көн тәртибендә Түбән Мәтәскә урта мәктәбенә Хәкимов Данис Габделхәй улы исемен бирү турындагы мәсьәлә каралды. — Хәкимов Данис Габделхәй улының исеме район кешеләренә яхшы билгеле, — диде Любовь Осина. — Түбән Мәтәскә мәктәбе директоры, тәҗрибәле укытучы, менә дигән кеше. 30 елдан артык мәктәп директоры булды, 1984 елда аның инициативасы белән яңа мәктәп төзелде. Аның җитәкчелегендә мәктәп коллективы укыту–тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә иреште, ул мәктәпнең иң яхшы традицияләренә нигез салды, алар бүген дә саклана. Данис Габделхәй улы укучылары арасында билгеле һәм хөрмәтле кешеләр аз түгел, төрле һөнәр кешеләре, җитәкчеләр бар. Депутатлар әлеге тәкъдимне хуплаган карар кабул иттеләр.








