Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Юл кагыйдәләрен беләсезме? 28.02.2025

Бүген мәктәбебездә кунакта Арча районы профилактика бүлеге җитәкчесе ЮХИДИ хезмәткәре Мухаметзянова Энҗе Газиз кызы булды. 6 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Рәхимова Р.И.кызы җитәкчелегендә әти-әниләр белән "Юл кагыйдәләрен беләсезме?" исемле КВН уены үтте. Чараның төп максаты - юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүче гражданнар тәрбияләү, балаларның юлда имгәнүен кисәтү. Чара барышында укучылар, ата-аналар үзләренең юлда йору буенча белемнәрен күрсәттеләр, яңалыклар белән таныштылар, юл инспекторының сорауларына дөрес итеп җавап бирделәр. Кичә җыр һәм уеннар белән үрелеп барды. Укучыларыбыз да, әниләребез дә кызыклы конкурслар һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. Кунагыбыз Энҗе Газиз кызы чарага югары бәя бирде һәм укучыларга бүләкләр өләште.
-
I районный слет добровольцев 27.02.2025

В нашем районе прошел I районный слет добровольцев, собравший более 120 активных участников! Это событие стало настоящим праздником доброты и взаимопомощи, объединив волонтеров, работающих в различных направлениях: экология, медицина, спорт, туризм, связи с медиа и помощь семьям участников СВО. Идея проведения масштабного слета была озвучена во время круглого стола с главой Арского муниципального района и получила поддержку. Среди почетных гостей нашего слета были руководитель местного отделения «Движения Первых» в Арском районе Ильина Лия Юрьевна и методист МУ «Управление Образования» Файзрахманова Алия Илсуровна. В рамках слета прошли мастер-классы и обсуждения, на которых волонтеры делились своим опытом и лучшими практиками. Мы уверены, что этот слет станет хорошей традицией и заложит основы для дальнейшего развития волонтерского движения в нашем районе. Спасибо всем участникам за активное участие и стремление делать мир лучше!
-
Пушкин картасы 25.02.2025

8-11 нче сыйныф укучылары "Пушкин картасы" кысаларында Татарстан Республикасы джаз оркестры концертында булып, Бөек Ватан сугышы чоры җырларын тыңлап кайттылар.
-
Сбор гуманитарной помощи 24.02.2025

Сбор гуманитарной помощи — это то, что в наших силах, чтобы помочь землякам, участвующим в специальной военной операции. Огромное спасибо семьям учащихся и учителям за активное участие в данной акции. Спасибо за не равнодушие, отзывчиво активную жизненную позицию!
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2025

23 февраль – календарьда аеруча мөһим дата. Ул – тугрылык, кыюлык, ватанпәрвәрлек, батырлык символы. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарына, интернационалист сугышчыларга, “кайнар нокта”ларда булучыларга һәм бүгенге көндә илебезне корал тотып яклаучыларга аеруча зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларны Ватанны сакларга озаткан якыннары алдында да башыбызны иябез. Сез – сугышчыларыбызның терәге. Сабырлыгыгыз, рухыгызның ныклыгы өчен сезгә дә рәхмәт.
Бу көнне без бар ир-егетләрне: әтиләребезне, ир-ат укытучыларыбызны, ветераннарыбызны һәм буласы солдатларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм алга таба да шулай булачак, чөнки ата-бабаларыбыздан килгән тәрбия нигезендә ватанпәрвәрлек рухы салынган. Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек, ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы телибез!
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2025

Бүгең 5-7 класс укучылары арасында хәрби-патриотик айлык кысаларында, Ватанны саклаучылар елына багышланган "Строевой смотр" һәм "Ягез әле, егетләр" спорт ярышы узды.
-
И мөкатдәс, татар телем! 21.02.2025

21 нче февраль көнне 5-7 класслар өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы тарафыннан “И мөкатдәс, татар телем” дигән темага класс сәгате узды.Туган телнең матурлыгы, аһәңлеге турында сөйләшеп, телне сакларга кирәклегенә басым ясалды. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй - үзенең милли көе, иң матур , иң кадерле тел – үзенең туган теле.
-
Йолдызлы сәгать" интеллектуаль бәйге 21.02.2025

21 нчы февраль көнне мәктәптә 7 класслар өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтгалиева Эльмира Алис кызы тарафыннан, туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, аны саклау, укучыларда тел байлыгын үстерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан, "Йолдызлы сәгать" дип исемләнгән интеллектуаль бәйге үткәрелде. Кичәдә укучылар туган тел турында мәкальләрнең ахырын белделәр, сөекле Тукаебыз һәм Арча ягы язучылары турында сорауларга җавап бирделәр, Темага карата күңелле кроссвордлар, ребуслар чишелде. Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Проект эше 21.02.2025

5 нче сыйныф укучылары "Г.Тукай иҗаты иллюстрацияләрдә" дигән проект эше якладылар.Алар Г.Тукай иҗатының сынлы сәнгатьтә ничек чагылыш табуын ачыклаганнар.
-
Халык әкиятләре укыйбыз 21.02.2025

Туган тел айлыгы кысаларында балаларның сөйләм теле активлыгын үстерү, халык иҗатына , китапка һәм әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан китапханәдә халык әкиятләреннән күргәзмә оештырылды. Озынайтылган көн группа җитәкчесе Закирова Гөлгенә Шәүкәт кызы "Халык әкиятләре укыйбыз» дигән темага әңгәмә уздырды, әкиятләр күрсәтте.













