Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 351 352 353 354 355 356 357 358 ( 359 ) 360 >>
-
Начар гадәтләрдән ерак йөрик! 27.11.2015

27 ноябрь көнне Рәхимова Рәмзия Исмәгыйль кызы “ Ноябрь - начар гадәтләр белә көрәш” айлыгына нәтиҗә ясап, 11 класс укучылары белән “Эчүчелек, тәмәке тарту,наркоманиядән ерак йөрик“ исемле тәрбия сәгате уткәрде. Укучылар сәламәтлеккә тискәре йогынты ясаучы яман гадәтләрне һәм аларның организмга нинди зыян китерүе турында сөйләштеләр. Алар кешенең үзенә генә түгел,гаиләсенә һәм башка кешеләргә, җәмгыятькә дә зур зыян китерүен ачыкладылар. «Без алардан ераграк йөрик, үзебезгә алмыйк. Сәламәт булыйк!» дигән, нәтиҗә ясадылар.
-
Иң җылы яктылык 26.11.2015

Бүген 5 класста "Иң җылы яктылык" темасына тәрбия сәгате үтте. Тәрбия сәгатенең төп максаты: Укучыларга җир йөзендә иң җылы яктылык, иң якты нурның газиз кешеләребез - әниләрдән икәнен аңлату, Әниләргә хөрмәт, ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү.
Иң якты нур безнең газиз әниләребездән килә.Ул җылы яктылык гомеребез буена безнең юлыбызны яктырта, күңелебезне җылыта. Шул нур, шул яктылык булганда гына без бәхетле, безгә рәхәт.
-
“Тукай эзләреннән” исемле фоторәсем-сәяхәт, рәсемнәр конкурсы нәтиҗәләре 25.11.2015

Бөек шагыйребез, якташыбыз Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан район күләмендә мәктәп укучылары арасында Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе тарафыннан “Тукай эзләреннән” исемле фоторәсем-сәяхәт, рәсемнәр конкурсы оештырылды. Конкурс 2 номинациядә үтте. Конкурста 1-4 класс укучылары рәсемнәр, 5-11 класс укучылары фоторәсемнәр белән катнаштылар. Яңа Кырлай урта мәктәбенә конкурста катнашу өчен барлыгы 174 эш килде. Башка районнардан да эшләр бар иде. 23 нче ноябрь көнне мәгариф идарәсе вәкилләре, сәнгать мәктәбе укытучылары һәм “Арча хәбәрләре” газетасы журналистлары катнашындагы комиссия укучыларның эшләрен бәяләде. Рәсемнәргә урын биргәндә, яшь иҗатчының эшләрендә чагылган төсләр үтемлелелеге һәм гармониясе, рәсем ясауның оригиналь техникаларына игътибар ителде. Комиссия тарафыннан фоторәсемнәрнең конкурс тематикасына туры килүе, кызыклы һәм җәлеп итә торган, ачык төшерелгән булуы исәпкә алынды . Конкурска, чынлап та, бик кызыклы, эчтәлекле, иҗади эшләр килгән иде. Комиссия 6 укучының эшен, төрле юнәлешләр буенча, гран-прига, 44 укучының эшен призлы урыннарга лаек дип тапты. Дипломнар һәм таныклыклар мәгариф идарәсе тарафыннан декабрь аенда мәктәпләргә таратылачак. Конкурста катнашучыларга тагын да яңа үрләр яулауларын, иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Урок толерантности. 24.11.2015

В 7 классе прошёл урок толерантности. Учащиеся составили кластер понятию "толерантность" .
Толерантность- это свойство характера человека, позволяющее ему быть выдержанным , уметь мириться с существованием чего-либо, кого-либо, быть снисходительным к чему-либо, кому-либо. -
Татар теле 24.11.2015

24 нче ноябрь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы 5 нче класста татар теленнән "Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре" дигән темага ачык дәрес бирде. Дәрес укытучылар тарафыннан яхшы бәяләнде.
-
“Толерантлык” темасына тәрбия сәгате 20.11.2015

16 ноябрь халыкара толерантлык көне итеп билгеләнә. Шул уңайдан 5 класста Альмира Михайловна “Толерантлык” темасына тәрбия сәгате үткәрде.
Нәрсә соң ул толерантлык? Беренче карашка ул аңлашылмый да кебек. Әмма аның мәгънәсе кешелек җәмгыяте үсеше һәм яшәеше өчен бик мөһим. Хәзерге культуралы кеше –ул белемле кеше генә түгел, үзен ихтирам итү һәм тирә-юндәгеләрнең дә ихтирамын казанган кеше ул.
-
"Нәрсә ул толерантлык?" темасына класс сәгате 19.11.2015

6 класста "Нәрсә ул толерантлык?" темасына класс сәгате үткәрелде. Тема тормыштан алынган мисаллар белән бәйләп аңлатылды. Укучылар толерант шәхеснең нинди булуын ачыкладылар һәм үзләренең уңай һәм кимчелекле якларын кәгазьдә сурәтләделәр. Класс җитәкчеләре Клара Даниловна укучыларга тискәре сыйфатларны бетерү өстендә эшләргә кирәклеген төшендерде.
-
Фестиваль-игра КВН «Парковый сезон» 19.11.2015

-
Урок толерантности 18.11.2015

18 ноября классная руководительница 10 класса Кабирова Аниса Рашидовна провела урок толерантности.
Толерантность. Что это такое? -
Если спросит кто-нибудь меня,
Я отвечу: "Это все земное.
То, на чем стоит Планета вся".
Учащиеся пришли к выводу, что прежде чем осуждать человека, надо поставить себя на его место.
-
Ата-аналар җыелышы 17.11.2015














