Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 351 352 353 354 355 356 ( 357 ) 358 359 360 >>
-
Яңа елга әзерлек! 21.12.2015

Мәктәбебездә бар көченә Яңа елга әзерлек дәвам итә.
-
Кар сыннары ясадык! 18.12.2015

Мәктәбебез тирәсендә берсеннән-берсе матур кар сыннары ясадык.
-
Киләчәккә билет! 16.12.2015

Мәктәбебез укучылары ел саен Мәшгульлек үзәге тарафыннан үткәрелгән “Киләчәккә билет” сочиненияләр конкурсында актив катнашалар. Бу уку елында да Шаймуллин Рәис һәм Закиров Раил, бу конкурста катнашып, призлы урыннарга ия булдылар.
-
Гер спорты буенча безнекеләр беренче! 14.12.2015

12 нче декабрь көнне, район күләмендә үткәрелгән гер күтәрү ярышында, безнең мәктәп укучылары беренче урынны яуладылар!
-
Инвалидлар Декадасы 10.12.2015

Инвалидлар Декадасы кысаларында 10 сыйныф укучысы Корбангалиева Илгизә сыйныфташларына зур хөрмәткә лаек язучы Фәнис Яруллинның тормышы турында сөйләде. Язучының тормыш юлы барыбызны да авырлыклар алдында баш имәскә өйрәтә.
-
Без коррупциягә каршы! 08.12.2015

8 декабрь көнне, 8-9 класс укучылары катнашында, Яңа Кырлай авыл китапханәчесе Ахметзянова Наилә Наилевна, Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан "Без коррупциягә каршы" дигән темага тәрбия сәгате үткәрде.
-
Математика, физика һәм информатика атналыгы! 08.12.2015

Бүген мәктәп күләмендә үткәрелгән линейкада математика, физика һәм информатика атналыгына йомгак ясалды. Бәйгеләрдә җиңгән классларга, укучыларга мактау грамоталары бирелде. Атналык нәтиҗәләре түбәндәгечә: “Геометрик замоклар” конкурсында җиңүче – 10 класс, актив катнашучы класс - 5 нче, “Математик газета” конкурсында җиңүче – 8 класс, актив катнашучы 6 класс укучылары. “Кызыклы ребуслар” конкурсында җиңүче 7 класс укучысы Шаяхметова Гөлчәчәк, “Иң зирәк укучы” конкурсында җиңүче 8 класс укучысы Хасанова Альбина, 8 класс укучысы Гильмуллина Разина, 7 класс укучылары Шакиров Ришат һәм Закиров Ранис. “Иң чиста дәфтәр” конкурсында җиңүче 5 класс укучысы Корбангалиев Ильяс, 6 класс укучысы Хөснетдинова Илюзә, 7 класс укучысы Шигапов Солтан, 8 класс укучысы Хасанова Альбина, 9 класс укучысы Гайфуллина Райлә, 10 класс укучысы Корбангалиева Ильгизә һәм 11 класс укучысы Корбангалиева Илюсә.
-
“Коррупциягә – юк!” 07.12.2015

“9 декабрь- Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш” көне уңаеннан 7 декабрь көнне мәктәбебезнең барлык классларында да коррупциягә карата класс сәгатьләре узды.
-
11 класс укучылары математика фәне буенча белемнәрен барладылар 05.12.2015

Бүген мәктәптә 11 класс укучылары өчен математика фәне буенча сынау имтиханы булды.
-
Математика, физика һәм информатика атналыгы (5 нче көн) 05.12.2015

Бүген мәктәбебездә атналык кысаларында "Математик газета" һәм "Геометрик замоклар" конкурслары узды. Укучылар бик теләп үзләре башкарган эшләре белән таныштырдылар. "Математик газета" конкурсында җиңүче дип 8 класс укучылары, "Геометрик замоклар" конкурсында җиңүче дип 10 класс укучылары табылды.













