Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 331 332 333 ( 334 ) 335 336 337 338 339 340 >>
-
Көзге ярминкә 27.08.2016

Район күләмендә үткәрелгән мәктәп ярминкәсендә без дә актив катнаштык. Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрне Арча халкы яратып кабул итте.
-
Чәчәк күргәзмәсе 27.08.2016

27нче августта Арчаның "Җиңү паркы"нда чәчәк күргәзмәсе оештырылды. Безнең мәктәпнең "Вакыйгалар кыры" дип исемләнгән күргәзмә бар халыкны үзенә тартып торды, бик теләп уенда да катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
Арчада август киңәшмәсе узды 25.08.2016

25 августта Арчада укытучыларның август киңәшмәсе булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Роза Шәяхмәтова катнашты. Киңәшмә башланганчы алар мәктәпләрнең эшчәнлеге белән таныштылар һәм укучыларның чыгышларын тыңладылар. Безнең мәктәптән "Йолдызлык - 2016" Россиякүләм олимпиадада җиңү яулаган укучыбыз Солтанов Инсаф һәм "Чистые берега" Республикакүләм бәйге җиңүчесе Гайфуллина Раилә катнашты. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев ирешелгән уңышлар, алда торган бурычлар турында чыгыш ясады. Укучыларга белем һәм тәрбия бирүне яхшырту юллары турында эшлекле сөйләшү булды.
-
Регионара хезмәттәшлек итү 22.08.2016

«Арча ягы - кунакчыл як». Бу гыйбарәнең хак икәненә 22 нче август көнне Пермь, Курган,Төмән, Ульяновск өлкәсеннән, Казахстаннан, Чувашия Республикасыннан һәм башка төбәкләрдән килгән татарлар тагын бер кат инангандыр. Районыбызга кем генә аяк басмасын, аның Тукай йөргән эзләрдән узасы, аны сыендырган, аның ятимлеген аз гына да булса киметергә тырышкан игелекле гаилә яшәгән Яңа Кырлай авылын күрәсе килә. Бу көнне дә милләттәшләребез Яңа Кырлай авылында кунакта булдылар.Иң беренче кунакларны Яңа Кырлай мәктәбе кабул итте. Укучылар көче белән оештырылган каршы алу өлеше дә кунакларда бик җылы тәэсирләр калдырды. Мәктәп директоры Энҗе Фәрук кызы кунакларны мәктәп белән, заманча җиһазландырылган татар теле һәм әдәбияты кабинеты белән, укучылар кулы белән ясалган кул эшләре һәм күргәзмәләр белән таныштырды. Тукай туган якка сәяхәт Г.Тукайның Яңа Кырлайдагы музеенда дәвам итте. Милләттәшләребез һәр экспонат белән җентекләп таныштылар. Алган тәэсирләре белән уртаклашу чәй өстәле артында дәвам итте. Бу көнне табигать тә ерак араларны якын итеп килгән милләттәшләребезгә мәрхәмәтле булды: кояш эссесен басып, җиләс җил исте. Регионара хезмәттәшлек итү һәр ике як өчен дә файдалы һәм дәвамлы булсын иде.
-
Мөгаллимнәр яңа уку елына хәзерлекне башлады. 19.08.2016

Районыбыз укытучылары узган уку елына йомгак ясап , 2016-2017 уку елына мөһим бурычларны билгеләү максатыннан август киңәшмәләрен башлап җибәрделәр. Шундый киңәшмәнең берсе-Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә математика,физика һәм информатика укытучылары өчен булды.
-
"Мәктәпкә җыенырга булыш" 17.08.2016

Булачак укучыларга һәм килгән кунакларга эчтәлекле концерт программасы тәкъдим ителде.
-
“Шатлык” лагере сәләтлеләрне җыйды 04.08.2016

Үрнәк бистәсендә оештырылган “Шатлык” лагереның 3 нче сменасы да тәмамланды. Ул үзенә бу юлы районыбызның сәләтле балаларын җыйды. Безнең мәктәптән дә әлеге сменада 5 укучы ял итеп кайтты. Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү - заман таләбе . Шуны истә тотып, бу сменада ял итүче укучылар белән эшчәнлек үзенчәлекле итеп оештырылды. Күңелле ял итү минутлары, тәмле ашлар, төрле чаралардан тыш, балалар үзләре теләгән фәннәр буенча дәресләрдә булып, белемнәрен тагын да тирәнәйтә алды. Укучылар өчен татар һәм рус теле, инглиз теле,математика, химия, тарих, җәмгыять белеме фәннәре буенча дәресләр үткәрелде. Укучылар бик теләп, үзләре яраткан фән нигезләрен өйрәнделәр. Шушы тәртиптә алар көн саен 2 сәгать дәвамында якты матур сыйныф бүлмәләрендә шөгыльләнделәр. Укучыларыбыз лагерьдан бик канәгать калдылар.
-
Өмә 02.08.2016

Бүген мәктәптә чираттагы өмә үтте. Мәктәп хезмәткәрләре чүпләрне җыйдылар, мәктәп территориясен чүп үләннәреннән арындырдылар.
-
Наш пришкольный участок 29.07.2016

Пришкольный участок радует глаз! Надеемся осенью получить хороший урожай. Для этого наши учащиеся в течение всего лета пропалывают и поливают грядки, убирают сорняки.
-
Мәктәбебез чәчәкләр иле 22.07.2016

Быел да мәктәп алды аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде.













