Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Котлыйбыз! 15.03.2022 Кызыл китап - югалу куркынычы булган усемлек хэм хайваннар исемлеге тупланган басма. 1 класс укучылары Шакиров Инсаф,Ахметгалиев Данияр,Заляев Эскэр Татарстан Республикасы Кызыл китабын өйрэнеп, "Мин һэм Кызыл китап" Республика балалар кул эшлэре конкурсынын район этабында катнашып беренче ,икенче өченче урынга лаек булды (житэкчесе- башлангыч класслар укытучысы Фатихова С.Д.). Килэчэктэ дэ унышлар телибез.

-
Мәктәп функциональ грамоталылыкны тикшерү диагностика эшендә катнаша. 15.03.2022 6 нчы сыйныф укучылары 2 март көнне үзләренең белемнәрен тикшерде инде. Икенче этап- экспертлар билгеләп, укучыларның эшләрен бәяләү. 4 укытучы шәхси кабинетлар ачып анкетирование үттеләр, тиздән бәяләү этабы башланачак.

-
Математик кичә “Халыкара π (пи)» саны көне! 14.03.2022

Бүген мәктәптә гадәти булмаган бәйрәм, π (пи) санының туган көне, билгеләп үтелде. Математика укытучылары 5-6 класс укучылары өчен кичә үткәрделәр.
Кичәнең максаты: укучыларда математика фәненә карата кызыксыну, ярату хисләре уяту; өлгерлек, зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләү.
Бүгенге кичәдә ике команда катнашты: “Әйләнә” һәм “Түгәрәк”. Укучылар π (пи) саны ничек табыла, ул ничәгә тигез кебек сорауларга җавап таптылар, аның тарихын өйрәнделәр.
-
Подготовка к ЕГЭ 14.03.2022 Единый государственный экзамен - это форма государственной итоговой аттестации (ГИА) по образовательным программам среднего общего образования. Одним из обязательных предметов для сдачи ЕГЭ является русский язык. Задания ЕГЭ по русскому языку построены так, что проверяют самые различные знания учеников и их умения работы с текстом. Сегодня учащиеся 11 класса проверили готовность к сдаче экзамена, выполнив задания пробного ЕГЭ.

-
Пушкин картасы проекты дәвам итә 14.03.2022 Мәктәбебез укучылары "Пушкин картасы" буенча мәдәни чараларда актив катнашалар. Бүген мәктәбебездә Кышкар "Нур" халык театры Туфан Миңнуллинның "Аералабыз, хуш инде" спектаклен күрсәтте. Укучыларыбыз артистларның чыгышын яратып карадылар.

-
"Без бергә" конкурсына әзерлек бара 14.03.2022 Бу көннәрдә мәктәбебездә "Без бергә" дип исемләнгән халык фестиваленә катнашу өчен зур әзерлек эшләре, видеолар төшерү бара.

-
Проект якладылар 12.03.2022 8 нче класс укучылары проект эшләрен якладылар. Биология фәне буенча "Мобиль телефоннарның кеше организмына йогынтысы", "Азык өстәмәләренең кеше организмына йогынтысы", тарих фәненнән "Емельян Пугачев восстаниесы", рус әдәбиятеннән "А.С.Пушкинның "Капитанская дочка" романындагы эпиграфларның роле", физик тәрбия фәненнән "Дөньяның иң яхшы футболистлары" темалары буенча укучылар эчтәлекле чыгыш ясадылар.

-
Проект якладык. 11.03.2022 Тормыш кешелек дэньясына зур талэплэр куя. Олыларга гына тугел балаларга да талэплэр кэннэн кэн арта.Яна программалар бик катлаулы. Проект эшлэре дэ шунын алыштыргысыз бер талэбе.Иске Иябаш башлангыч мэктэбендэ 2 Б, 3Б сыйныф укучылары проект эшлэрен якладылар. "Уз кулларым белэн ясыйм" дип аталган проектны башкарган вакытта нинди кыенлыклар белэн очрашканнар, кемнэрнен ярдэме кирэк булган,нинди материаллар кулланганлыклары, эшлэрен купмегэ бэялэулэре, тормышта ничек файдаланып булуы турында укучылар бик мавыгып сэйлэделэр. Проектны ясаган вакытта белемнэрен, осталыкларын устеру буенча файдалы эш башкарылды.

-
БДИ га әзерләнәбез 11.03.2022 Мәктәбебез укучылары Бөтенроссия тикшерү эшләренә ныклап әзерләнәләр. Бөтенроссия тикшерү эшләре укучыларның фәннәрне үзләштерү, әзерлек дәрәҗәсен бәяләү өчен уңай чара . Әлеге тикшерү эшләре Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерлек тә булып тора. 4 нче класс укучылары математика, рус теле һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәреннән Бөтенроссия тикшерү эшләре эшләячәк.

-
Экологлар бездә кунакта 10.03.2022 Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен "Экологик" бәйрәм булды. Укучылар командаларга бүленеп, "Ботанический поезд" дип аталган викторинада катнаштылар. Экологик белемнәре буенча көч сынаштылар. Кичәдә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Шаймуллина Алия Ринат кызы катнаштылар һәм укучыларга үзләренең бүләкләрен өләштеләр. Кичә бик күңелле һәм файдалы булды.














