Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
8 класслар ВПР эшләде. 25.03.2022 8 нче сыйныф укучылары Бөтенроссия тикшерү эшендә катнашып, рус теленнән белемнәрен сынадылар.

-
"Табигатьне саклау проблемалары" темасына чара узды. 24.03.2022 24 март көнне 6 класс укучылары катнашында биология укытучысы Шакирова К. Д. 24 март кэнне 6 класс укучылары катнашында биология укытучысы Шакирова К. Д. "Табигатьне саклау проблемалары" темасы буенча чара уздырды. Укучылар бугенгесе кэндэ табигатьтэге проблемаларны ачыкладылар. Аларны чишу юлларын эзлэделэр. Сулый торган хавабызнын чиста, эчэ торган суыбызнын саф, табигатебезнен матур булуы кеше эчен зур бэхет дигэн нэтижэгэ килделэр темасы буенча чара уздырды. Укучылар бүгенгесе көндә табигатьтэге проблемаларны ачыкладылар. Аларны чишү юлларын эзләделәр. Сулый торган һавабызның чиста, эчә торган суыбызның саф, табигатебезнең матур булуы кеше өчен зур бәхет дигән нәтиҗәгә килделәр.

-
"Табигать ялгышларны кичерми!" 23.03.2022 Биология укытучысы Мифтахова Г.Г. 7 класста "Табигать ялгышларны кичерми!" дигән темага класстан тыш чара үткәрде. Укучылар бу чарага ныклап әзерләнделәр: газета чыгардылар, плакатлар, презентация ясадылар. Алар төркемләп үзләре чыгарган газета, ясаган презентация белән таныштырдылар, плакатларын якладылар.

-
23 март - Метеорология көне 23.03.2022 Кешенең күп эшчәнлеге һава торышына бәйле. Аның үзгәрешләренә алдан әзер булу өчен төгәл прогнозны белү мөхим. Шушы өлкәдә эшләүче белгечләргә "Метеорология көне" багышланган. Аны 23 нче мартта билгеләп үтэләр. Әлеге көн һәм аны кемнәр бәйрәм итүе турында 7 класс укучысы Кэбирова Ә. классташларын таныштырды.

-
"Сау бул, Әлифба!" 23.03.2022 Бүген 1нче класста "Сау бул, Әлифба! " дип исемләнгән Әлифба бәйрәме узды. Әлифбаны тәмамлап туган телгә дә күчтеләр.

-
"Суны саклыйк!" 22.03.2022 Биология укытучысы Мифтахова Г.Г. 8 класста "22 март - Бөтендөнья су һәм су ресурсларын саклау көне"нә багышланган "Суны саклыйк!" дигән темага класстан тыш чара үткәрде. Укучылар суның үзлекләре белән таныштырдылар, суда яшәүче үсемлекләр һәм хайваннар турында сөйләделәр, суны сакчыл тотарга кирәклеген искәрттеләр. Чара ахырында викторина сорауларына җавап бирделәр.

-
22 март - Бөтендөнья су һәм су ресурсларын саклау көне. 22.03.2022

22 март - Бөтендөнья су һәм су ресурсларын саклау көне. Шул унайдан 5 класста класс җитәкчесе Шакирова К. Д. "Су-тормыш чыганагы" темасы буенча чара уздырды. Укучылар табигатьтәге су чыганаклары, аның составы һәм суның гадәти матдә булмавы турында сөйләделәр. Чиста су - иң зур экологик проблема булуын ачыкладылар. Укучылар татар халык авыз иҗатына да мөрәҗәгать иттеләр. Су турында мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларга җавап таптылар.
-
“Нәүрүз мөбарәкбад!” 21.03.2022 Бүген мәктәбебездә, гөрләп, Нәүрүз бәйрәме узды. Бәйрәм Нәүрүз көненең тарихын искә төшерү белән башланды. Нәүрүзбикәнең монда килүе ямь өстәде. Аннан Кыш бабай, үзенең биләмәләрен бирәсе килмичә, Нәүрузбикә белән көч сынаштылар. Хәтта табигать тә, моны күрсәтергә теләгәндәй, буранлап тора иде. Ләкин Нәүрүзбикә Кыш бабайны җиңде. Табигать тә, моны аңлагандай, болыт таралып, ялт итеп кояш чыкты.Менә шулай итеп без бүген кышны озаттык.Бәйрәм күңелле узды. Оештыручылар: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зарипова М.Р. һәм 6 класс укучылары.

-
Флешмоб "Патриотическое стихотворение" 19.03.2022 Ученики 8 и 11 класса присоединились к флешмобу в чтении патриотических стихотворений "Мы за мир".

-
"Без - бергә". Россия һәм Кырым. 18.03.2022 Иске Иябаш башлангыч мәктәбендә Россия һәм Кырым темасына багышланган класс сәгате булып узды.Балалар шул темага рәсем ясадылар, презентация карадылар, "Без - бергә" ,"Россия-Туган илем" темасына викторинада катнаштылар. Туган ил турында мәкаль-әйтемнэр укып,мәгьнәләрен аңлаттылар.














