Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Туган телем – татар теле, иң кадерле тел бит ул!” 23.01.2015

23 январь көнне 1,2 нче классларда “Туган телем – татар теле, иң кадерле тел бит ул!” дигән тематика астында тәрбия сәгате үтте. (Укытучылары Д.В.Абдуллина). Тәрбия сәгатендә ана теле булган – татар телебезнең байлыгы, матурлыгы турында сөйләнде. Укучылар ана телендә үзләре белгән шигырьләрен яттан сөйләделәр. Җир йөзендә бүгенге көндә исәпләнгән 600 тел арасында һәр милләтнең үз телен кадерләп сакларга, аралашырга, киләчәк буыннарга мирас итеп калдырырга бурычлы булуы аңлатылды
-
“Туган телем-иркә гөлем, киңдер сиңа күңел күгем “ 22.01.2015

22 январь көнне Фазылҗанова Гөлфия Наиловна 3-4 класс укучылары өчен “Туган телем-иркә гөлем, киңдер сиңа күңел күгем “ дигән темага тәрбия сәгате үткәрде.Укучылар татар теленең тарихы, дөнья телләре арасындагы урыны белән таныштылар.Туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләнде.Узара әңгәмә бик җанлы үтте.
-
"Тел язмышы -халык язмышы" 22.01.2015

5 нче класста Ибраһимова Г.Р. җитәкчелегендә "Тел язмышы -халык язмышы" дигән тема астында тәрбия сәгате булып узды. Укучылар Тел- ул байлык, хәзинә. Ә хәзинәне саклый белергә кирәк икәнлеге турында фикер алыштылар.
-
Туган телем язмышы 21.01.2015

Г.Р.Җәләлетдинова 9 класс укучылары белән "Ана теле бер булыр" темасы буенча тәрбия сәгате үткәрде. Татар теленең тарихы, күренекле шәхесләре турында мәгълүмат бирелде.
-
“Күренекле географлар” 20.01.2015

География укытучысы Галимҗанова Л.Б. 6 – 8 класс укучылары өчен “Күренекле географлар” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Юбиляр сәяхәтчеләрнең тормыш юллары, аларның сәяхәтләре, ачышлары турында өстәмә мәгълүмат бирелде. Укучылар үзләре кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап. 20.01.2015

Авылларыбыздагы һәйкәлләрне укучыларыбыз һәрвакыт карап, кардан чистартып торалар. Бу эштә 6 нчы класс укучылары активлык күрсәтәләр.
-
Ата-аналар җыелышы 16.01.2015

16 нчы январь көнне мәктәптә "Яшь буынга тәрбия бирүдә ата-аналарның роле" темасы буенча гомуми ата-аналар җыелышы булды. Икенче чирек нәтиҗәләре белән укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.Б.Галимзянова таныштырды. Район мәгариф бүлеге методисты И.Р.Сафиуллин ОГЭда булган яңалыклар турында сөйләде. Балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче инспектор Ләйсән Сәлимовна укучылар арасында хокук бозуларны кисәтү турында чыгыш ясады. Мәктәп тормышындагы үзгәрешләр, яңалыклар белән мәктәп директоры Ф.М.Минҗанов таныштырды.
-
Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларындагы проблемалар, алда торган бурычлар 15.01.2015

15 январь көнне мәктәптә “Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларындагы проблемалар, алда торган бурычлар” дигән тема буенча педагогик киңәшмә үткәрелде. Башлангыч класс укытучылары Исламова Э.А, Ситдикова М.А, Фазылҗанова Г.Н. лар эчтәлекле чыгышлар сөйләделәр. Укытучылар укытудагы проблемалар турында фикер алыштылар. Икенче көн тәртибе буенча 1 яртыеллыкта укыту – тәрбия эшенә анализ ясалды. 9 класстагы авыр укучылар белән имтиханнарга әзерлекне көчәйтү турында сөйләшенде.
-
220 лет со дня рождения А.С.Грибоедова 15.01.2015

15 января 2015 г. исполняется 220 лет со дня рождения А.С.Грибоедова. Учитель русского языка и литературы Г.А.Мустафина, учащимися 7,8,9 классов, провела мероприятие, посвященное данному событию. Учащиеся ознакомились с интересными событиями из жизни и творчества драматурга.
-
"Бию" түгәрәге эшчәнлеге 10.01.2015

Мәктәбебездә эшләп килгән бию түгәрәге үзенең эшчәнлеген кышкы каникулларда да дәвам итә. Җитәкчеләре Минзянова Энҗе Фаруковна белән төрле халык биюләре өйрәнәләр.















