Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Һаваларда якты йолдыз" 13.04.2015

13 нче апрель көнне мәктәптә "Һаваларда якты йолдыз" исеме астында Космонавтика көненә багышланган кичә үткәрелде. Укучылар Ю.А. Гагарин турында эчтәлекле чыгышлар сөйләделәр. Галәм турындагы сораулар белән укучыларның белемнәре тикшерелде. Иң күп белүче укучылар билгеләнде. Кичәне оештыручылар: Галимҗанова Л.Б,, Ибрагимова Г.Р., СәләхиеваМ.Р.
-
Геграфиядән ачык дәрес 13.04.2015

География һәм биология атналыгы кысаларында Галимҗанова Л.Б. 7 нче класста географиядән "Төньяк Американың климаты" темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Укучылар ике төркемдә эшләделәр. Дәрес укытуның яңа алымнарын кулланып уңышлы булды.
-
География – биология атналыгына йомгак ясалды 11.04.2015

География – биология атналыгына йомгак ясалды. Атналыкта иң актив катнашучы укучылар билгеләп үтелде. 4 класстан Шакирова Э, 5 класстан Садыйкова Д, Шакиров И, 6 класстан Сафин И, Сабирҗанов С, Аскаров С, Минҗанова Ф, Ногманова Р, Ахмадуллин Ә, Сәләхиев И, 7 класстан Фазылҗанов А, Файзрахманов А.
-
12 апрель - Космонавтика көне. 11.04.2015

Иске Кишет башлангыч мәктәбендә укытучы М.Ә. Ситдикова 2-4 классларда 12 апрель – Космонавтика көне уңаеннан “108 минут Гагарин белән” акциясе кысаларында тәрбия сәгате үткәрде. Космонавтның тормыш юлы, аның галәмгә очканчы махсус әзерлек курсларында ничек әзерлек үтүе турында белү балаларга бик кызыклы булды. Укучыларның рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.
-
Акция "Будь готов! Скажи, нет!" 10.04.2015

Участники антинаркотического проекта «SаМоSтоятельные дети» участники отряда «KoSMoS» МБОУ «Новокишитская ООШ» организовали и провели акцию «Будь готов! Скажи нет». Целью акции было привлечение внимания жители населенного пункта к проблебам наркомании, актуализация активной гражданской и правовой антинаркотической позиции участников Республиканского антинаркотического проекта SMS-дети. Мобильная бригады вышла на запланированные места проведения акций, где проводили разъяснительную работу с прохожими, предлогали викторину «Знаешь ли ты закон?»
-
"Географияне иң күп белүчеләр" 10.04.2015

География укытучысы Галимҗанова Л.Б. "Географияне иң күп белүчеләр" дип исемләнгән интеллектауль уен үткәрде. Уенда 7-8 нче класс укучылары ике төркемдә көч сынаштылар. Чара ахырында тамашачылар арасында да иң күп белүче укучылар бүләкләнде.
-
Конкурс знатоков английского языка на базе ГАОУ СПО "Арский педагогический колледж имени Г. Тукая". 10.04.2015

10 апреля на базе Арского педколледжа был проведен конкурс "Знатоки английского языка". Нашу школу представляли: Ибрагимова Тансылу, Рахимзянова Алия, Гайфуллина Дина, Мустафин Азат и Фазулзянов Айтуган. По итогам конкурса команда нашей школы заняла 1 место. Поздравляем !
-
Биологиядән ачык дәрес 09.04.2015

География һәм биология атналыгы кысаларында биология укытучысы Сәләхиева М.Р. 8 класс укучылары белән "Тире гигиенасы" темасына биологиядән ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә яңача укыту алымнары уңышлы кулланылды.
-
Ата-аналар җыелышы 08.04.2015

<span lang="TT" times="" new="" roman',="" serif;"="">Мәктәбебездә “Имтиханнар вакытында чыгарылыш класс укучыларына ата-ана теләктәшлеге” темасы буенча ата-аналар җыелышы узды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары 3 нче чирек нәтиҗәләре һәм 4 нче чиреккә бурыч-максатлар белән таныштырды, "Мәктәп һәм ата-ана белән берлектә укучыларда үз-үзләренә ышаныч булдыру" темасына Абдуллина Д.В.ның чыгышы тыңланды, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары уку елының өченче чиреге буенча тәрбия эшенә анализ ясады, мәктәп директоры мәктәп тормышы, андагы яңалыклар белән таныштырды. 9 нчы класс укучыларының имтиханнарга әзерлеге турында сөйләшү булды.
-
Безнең канатлы дусларыбыз! 07.04.2015

Биология укытучысы Миләүшә Радиковна "Безнең канатлы дусларыбыз" исемле чара үткәрде. Кошлар турында укучылар өчен файдалы, матур презентация күрсәтелде. "Сыерчыклар" һәм "Күгәрченнәр" командасы кошлар турында сорауларга җавап бирделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр, рәсемнәре буенча кошларны таныдылар, кошлар турында матур шигырьләр сөйләделәр. Кичә бик күңелле үтте.















