Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 321 322 323 324 325 ( 326 ) 327 328 329 330 >>
-
Сингапур укулары 09.11.2013

8-9 нчы ноябрь көннәрендә Яңа Кенәр лицеенда Сингапур укулары булды. Шулай ук бу укуга Яңа Кырлай укытучылары да килде. Бу укуны оештырган Лилия Махмутовнага һәм аңа ярдәм иткән Илүзә белән Алмазга бик зур рәхмәт. Уку бик эчтәлекле, кызыклы, кирәкле булды.
-
Г.Камал театрына сәяхәт 02.11.2013

31 нче октябрь көнне, 10 нчы класс укучылары, класс җитәкчесе ,татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән Казанга Г.Камал театрына “Курчак туе” спектакле карарга бардылар. Укучылар бу сәяхәттән бик канәгать калдылар. Автобуста бергә сөйрәшә-сөйләшә бару, Макдональдста ашау, театр бинасының матурлыгы аларны сокландырган.Ә спектакль турында әйтеп торырга да кирәкми. Укучылар бик яратып, күңелләре булып кайттылар. Оештырган, алып барган укытучыларга рәхмәт!
-
Балтач районы тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары белән очрашу 31.10.2013

31 нче октябрь көнне районыбызга Балтач районы тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары кунакка килде. Алар райондагы берничә мәктәпкә, шулай ук безнең лицейга да килделәр. Мәктәпләр белән таныштылар. Эш тәртибе, докуметацияләр, төрле юнәлештәге мероприятия карадылар. Фикер алыштылар. Соңыннан рәхмәтләрен әйтеп, бик ошатып киткәнлекләрен җиткерделәр.
-
"Көз кызы-2013" бәйрәме 25.10.2013

25 нче октябрь көнне лицеебызда 5 – 8 класслар өчен “Көз кызы-2013” бәйрәме уздырылды. Конкурста катнашучы кызларга алдан билгеләнеп, өй эше итеп биремнәр бирелгән иде. Кызлар бәйгедә бик теләп, актив катнаштылар. Төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәм концерт номерлары белән бергә алып барылды. Соңыннан кызларга бүләкләр тапшырылды һәм “Көз кызы-2013” билгеләнде. Ул 5 нче класс укучысы Муртазина Дилә.
-
"Сөмбелә" бәйрәме 24.10.2013

24 нче октябрь көнне лицеебызда “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмдә 1-4 класс укучылары катнашты. Бәйрәм КВН формасында үтте. Һәр класстан командалар сайлап куелган иде. Алар төрле ярышларда, конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм җыр, бию белән үрелеп барылды. Кичәбезгә, зәңгәр күзле, җитен чәчле кыз “Сөмбелә” кунакка килде.Бәйрәм бик күңелле булды.
-
эвакуация 21.10.2013

21 нче октябрь көнне лицеебызда эвакуация үткәрелде. Укучылар звонок бирелгәч маскаларын киеп урамга тиешле урынга чыгып тезелделәр.ОБЖ укытучысы барлык классларның да чыгып беткәнме икәнлеген, маскалары бармы икәнлеген тикшереп чыкты. Куркыныч булган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды.
-
Тәрбия сәгате 11.10.2013

11 октябрь көнне 5 һәм 6 класслар белән "Кеше галәмдә" исеме астында тәрбия сәгате уздырылды. Класс җитәкчеләре Садриева Алия һәм Нигъматуллина Ләйсәннәр бик эчтәлекле һәм кызыклы очрашу оештырдылар. Очрашуга "Космос" дигән китап авторы Гайнетдинов Хәлил Шайхунурович килгән иде. Ул укучыларга космос турында кызыклы факттлар сөйләде.
-
Көзге ярминкә 05.10.2013

5 көнне Яңа Кенәрдә ярминкә уздырылды. Яңа Кенәр лицее бик теләп катнашты. Ярминкәдә лицеебызның укучылар кулы белән эшләнгән,бәйләнгән әйберләре сатылды.Ярминкә җыр бию белән үрелеп барды!
-
Укытучылар көне 05.10.2013

5 октябрь көнне Укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе уздырылды. Башта укучылар укытучыларны чәчәк бәйләмнәре белән музыка астында каршы алдылар. Соңыннан бик матур концерт күрсәттеләр. Укучылар һәр укытучыга котлау сүзләре язып классларны шарлар белән бизәделәр. Бәйрәм күңелле узды. -
Өлкәннәр көне 01.10.2013

1 октябрь көнне лицеебызда Өлкәннәр көне булып узды! Бу көнне лицеебызда эшләп лаеклы ялга чыккак кәдерле Укытучыларыбыз килде! Алларга укучы балалар ярдәмендә әзерләнгән концерт күрсәтелде!Өлкәннәребез табын артында узара аралашып үткән гөмерләрен уй кичерешләрен уртаклашып утырдылар! Бәйрәм Өлкәннәребезгә бик ошады дип уйлыйбыз!








