Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 321 322 323 ( 324 ) 325 326 327 328 329 330 >>
-
Укытучылар ярыша! 30.12.2013

30 нчы декабрь көнне Яңа Кенәр коррекцион –интернат мәктәбендә профсоюз членнары ярышы уздырылды. Анда теннис, шахмат, шашка, кул көрәше ярышлары буенча укытучылар көч сынаштылар. Яңа Кенәр лицее укытучылары да бу ярышта актив катнашып призлы урыннар яуладылар. Алга таба көрәшне алар Арча районында уздырылачак ярышларда дәвам итәчәкләр. Уңышлар сезгә егетләр һәм кызлар!
-
Хуш киләсең Яңа ел! 25.12.2013

25 декабрь көнне лицеебызда Яңа ел бэйрэме булып узды!
Котлы булсын Яна ел!
Гел шатлыктан торсын ул,
Бәхетле хәм мул тормышка
Курсәтсен ул яна юл.Яна ел котлы булсын!
Чыршылар балкып торсын!
Йолдызлар да, елмаешып,
Игелек теләп торсын -
Кенәр егете 2013! 20.12.2013

20 декабрь көнне Кенәр мәдәният йорты белән берлектә лицеебыз “Кенәр егете 2013” бәйгесе үткәрде. Бу бәйгедә лицеебыз укучылары Рәмис, Рамазан, Алмаз үзләренең җырга биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Егетләр куелган барлык сынауларныда төгәл һәм уңышлы гына үтәп чыктылар. Алмаз Нигаметзянов Кенәр егете -2013 дип билгеләнде! Аны чын күңелебездән котлыйбыз! Әфәрин Алмаз!
-
Яңа ел килә! 16.12.2013

Лицеебызда Яңа елга әзерлек башланганы сизелә башлады! Лицеебыз ишегалдына кереп килүгә үзеңне әкияти дөньяда дип хис итәсең! Укучыларыбыз барлык көчләрен куйганлыклары шушы гүзәл сыннарда чагыла!
-
Тестирования 10.12.2013

10 декабрь көнне Яңа Кенәр лицеенда 5-11 класс укучылары өчен тестирования башланып китте. Бу сынауда барлык укучыларда теләп катнашты, аларның барсыда үз белемнәрен сынап карыйсылары килде. Укучыларга бу сынауда сынатмаска,алардан яхшы күрсәткечләр көтеп калабыз.
-
Геройларны искә алу 09.12.2013

9 ноябрь көнне лицеебызда “Геройларны искә алыйк!” дигән темага класс сәгатьләре булып узды. Һәр класс геройларыбызның тормыш юлын, аларның хезмәт чорын тагы бер кат искә алып уздылар. Укучыларыбыз геройларыбызны искә алып тору бик мөһим!
-
Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан югары сыйныф укучылары белән ачык сөйләшү. 09.12.2013

9 ноябрь көнне югары сыйныф укучылары белән “Хокук бозу һәм җаваплылык” темасына сөйләшү булып узды. Әңгәмәнең максаты “Ришвәт”, “коррупция” сүзләренең мәгънәсен ачу, тискәре нәтиҗәләрен күрсәтү, укучыларда коррупциягә кире мөнәсәбәт тәрбияләү. Әңгәмәне китапханә хезмәткәре алып барды! Ул укучылар белән фикер алышты, мәкальләрнең асылында яткан фикерне дә аңлатып үтте.
-
Цирк " Овация" 06.12.2013

6 декабрь көнне цирк "Овация" безнең лицеебызда кунакта булдылар. Алар укучыларыбызга фокуслар күрсәттеләр һәм аның серләренә төшендерергә тырыштылар. Укучыларыбызда фокусларда катнаштылар. Цирк укучыларга бик ошады дип өметләнеп калабыз.
-
Равняемся на героев 05.12.2013

5 декабря 2013 года в нашем лицее прошли соревнования по волейболу среди юношей и девушек сборных команд школ Арского муниципального района, посвященного Дню Героев под девизом «Равняемся на героев» на приз Героя Социалистического труда Габдрахмановой Стеллы Закиевны. Цель соревнования - пропаганда здорового образа жизни, отвлечение учащихся от негативных явлений современной жизни, патриотическое воспитание учащихся, воспитание чувства гордости за свой народ, армию, желание защищать свою страну.
В соревнование принимали участие учащиеся Арской гимназии №5, АСОШ№1, Старочурилинская СОШ, Новокырлайская СОШ, Смак-Корсинская ООШ, Новокинерский лицей, Новокишетская ООШ, Наласинская СОШ, Нижнеатинская ООШ.
На открытие соревнований была приглашена Стелла Закиевна. Также на церемонии открытого присутствовал директор Арского спортивного комплекса Гараев Ринат Мингалимович.
Стелла Закиевна с удовольствием посетила спортивный праздник, также приняла участие в открытом уроке посвященной ее самой. Открытый урок под названием «Учитель! Перед именем твоим, Я низко преклоню колени»! провела Люция Нургалиевна Ахметгараева с учащимися 7А класса. Стелла Закиевна рассказала ученикам о своей судьбе, как она стала учительницей русского языка, как сложна и почтима это профессия и с кем она работала в те годы, и от кого она брала примеры. Ученики в ответ рассказывали ее стихи, подарили ей песню и танец.
Командам занявшие 1-3 места, Стелла Закиевна наградила грамотами, медалями. Как же приятно принят подарки от самого героя.
-
Дөнья ямьле булсын өчен Әни кирәк! 30.11.2013

30 ноябрь көнне лицеебыз укучылары Кенәр мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Кенәр мәдәният йортында "Дөнья ямьле булсын өчен, Әни кирәк!"дип аталган концерт куеп уздылар. Бу концертка укучылар үз Әниләрен, Әбиләрен, Апаларын чакырдылар! Укучыларыбыз концертта барлык талантларын ачтылар, укучыларыбыз җыр, биюгә оста булуларына тагы бер кат инандык.








