Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 301 ( 302 ) 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Имтиханнарга әзерләнәбез. 02.01.2015

11 класс укучылары өчен каникул вакыты чын-чынлап имтиханнарга әзерлек чоры.Бүген алар өчен математикадан консультация булды.Математика укытучысы Тухватуллина Л.Р. белән 6 январь көнне Арча шәһәрендә узачак пробный ЕГЭга әзерләнделәр.
-
Волейбол ярышы. 02.01.2015

Бүген 2 нче гыйнвар көнне Яңа Кенәр урта мәктәбенең спортзалында, сәг. 10.00 - 12.00 гә кадәр 10 - 11 сыйныфлар арасында волейбол буенча иптәшләр очрашуы булды. Уен 11 нче сыйныфлар файдасына тәмамланды. Ярышның оештыручысы һәм судья - Физкультура укытучысы Габдрахманов В.В.
-
Чаңгы шуабыз. 01.01.2015

Яңа Ашыт башлангыч мәктәбенең 4 нче "Е" һәм 3 нче "А" классы укучылары кышкы каникулны күңелле үткәрәләр.
Бүген бигрәк күңелле,
Тышка чыгып уйнарга.
Икәү бергә чыктык әле
Чаңгы шуып уйнарга.
-
Каникулның дүртенче көне-хәрәкәтле уеннар 01.01.2015

2015 нче елның 1нче гыйнвары. 2нче сыйныф укучылары бергәләшеп хәрәкәтле уеннар уйнадылар.Үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Бик күңелле булды.
-
Каникулның өченче көне-шашка ярышы 31.12.2014

31 декабрь 1нче класс укучылары белән спортзалда "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. Класста шашка ярышы үткәрелде.Шашка буенча 1урынны Гарифзянов Рафил,икенче урынны Мухаметшина Лилия алды. Соңыннан хәрәкәткә,игътибарга уеннар уйнадык.
-
Каникулның икенче көне -күңелле стартлар 30.12.2014

-
Чыршы бәйрәмендә 29.12.2014

Укуда алдынгы,җәмәгать эшләрендә актив катнашучы бер төркем укучылар районның мәдәният йортына чыршы бәйрәменә бардылар.
-
Түгәрәк өстәл артында 29.12.2014

Уку алдынгысы,спорт ярышларында катнашып,җиңү яулаган,класстан тыш эшләрдә актив катнашучы 10 класс укучысы Ахметзянов Фидаил район башлыгы Илшат Нуриев белән әңгәмәдә катнашты.
-
Каникулның беренче көне-волейбол ярышы 29.12.2014

Бүген 5-8 класс укучыларының волейбол яратучылары спортзалда волейбол ярышы үткәрделәр.
-
Яңа ел белән!!! 28.12.2014

Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз!
Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар моңаеп.








