Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 ( 266 ) 267 268 269 270 >>
-
Спектакль карадык. 14.12.2015

13 декабрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбенең 3Б сыйныфының иң актив 10 укучысы,Түбән Оры башлангыч мәктәбеннән 2 укучы һәм 6б сыйныфы укучылары ,класс җитәкчеләре Сафина Р.С. һәм Самигуллина Ф.А белән Казанга Кәрим Тинчурин исемендәге театрга спектакль карарга бардылар.Алар Ш.Фәхретдиновның "Әкият китабы" дип аталган спекталенең премьерасын карадылар.Укучыларга спекталь бик ошады.
-
Рәсем конкурсы 12.12.2015

"Арча хәбәрләре" газетасы редакциясе Россия Конституциясе көненә багышланган "Мин җиңүчеләр илендә яшим!" исеме астында рәсем конкурсы үткәрә.Конкурс башлангыч класс укучылары арасында була.Бу конкурста безнең мәктәптән 1А класс укучылары да катнашалар.Алар үзләре ясаган рәсемнәрен конкурска җибәрделәр.
-
Пробный ЕГЭ 11.12.2015

12 декабря ученики 11 класса сдает пробный ЕГЭ по русскому языку.
-
Иң күп китап укучы. 11.12.2015

10 декабрь көнне 6Б сыйныф укучылары мәктәп китапханәсенә эчтәлекле әңгәмәгә җыйналдылар .Китапхәнәче Садыкова Р.Р. һәр укучының әдәби китап укуларына нәтиҗә ясады.6 класслар арасында иң күп китап укучы Арсланова Диләрә икәнлеге ачыкланды.Ахырдан "Абдулла Алиш-әкиятче дә,батыр да" дигән темага презентация карадылар.Сыйныф җитәкчесе Самигуллина Ф.Ә. һәм укучылар Резидә Рәуфовнага зур рәхмәтләр әйтеп,әдәби китаплар алып таралыштылар.
-
Олимпиадада катнаштык. 10.12.2015

3Б сыйныф укучылары,класс җитәкчеләре Сафина Р.С. белән математикадан педагогик осталык үзеге үткәргән Олимпиада "Плюс" 3 Ачык Мәскәү онлайн -олимпиадасында катнаштылар.Олимпиада нәтиҗәләре буенча 8 укучы диплом белән,4 укучы мактау грамотасы белән бүләкләнделәр,3 укучы катнашучы сертификаты алдылар.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз.
-
Котлыйбыз! 09.12.2015

8-9 декабрь көнне физкультура фәненнән район олимпиадасы үтте.Яңа Кенәр мәктәбеннән уңышлы чыгыш ясап,
8Б класс укучысы Хайруллина Айзилә- 1 урынны алды,
10 класс укучысы Фазлеева Алсу-призер булды.
Кызларны һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз ! 08.12.2015

4 декабрь көнне химия фәненән район олимпиадасы үтте.Олимпиадада
9 класс укучысы Шарипова Римма призер булды.
Римманы һәм укытучысы Марданова Н.А. чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Музейда 08.12.2015

7 декабрь көнне 6 нчы"Б" сыйныф укучылары Яңа Кенәр балалар иҗат йортына "Туган як тарихын " өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар.Латыйпова Раимә Наилевна укучыларга эчтәлекле сәяхәт үткәрде.Укучылар бик кызыксынып тыңладылар,сораулар бирделәр.Экскурсия бик файдалы булды.Укучылар борынгы экспонатлар янында истәлекле фотоларга төштеләр.
-
Таудан чана шуабыз. 07.12.2015

5 декабрь көнне дәресләрдән соң кайтып өс-башларны алыштырганнан соң 5Б сыйныф укучылары кабат җыйналып тауга чана шуарга киттеләр.Рәхәтләнеп,битләре алсуланганчы чана шудылар.Ике сәгать чана шуу дәверендә аларның берсе дә арымады,ә киресенчә күңел күтәренкелеге белән караңгы төшкәндә өйләренә таралыштылар.
-
Котлыйбыз! 07.12.2015

5 декабрҗ көнне география фәненән район олимпиадасы үтте.Олимпиада да уңышлы чыгыш ясап,
10 класс укучысы Ахметзянов Илнур призер булды.
Илнурны һәм укытучысы Ахмеиова И.М. чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез.








