Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 ( 249 ) 250 >>
-
4 класста -ВПР
11.05.2016
Бүген 4 класс укучылары рус теленнән диктант яздылпар һәм граҗматик бирем эшләделәр.Бу эштә Яңа Кенәр урта мәктәбендә филиаллар белән барлыгы 28 укучы катнашты.
-
"Подарок близким" 11.05.2016

В школе прошли мероприятия, посвящённые Дню
Семьи. В начальных и средних классах прошёл конкурс подделок, на которых
ребята рисовали свою семью.
-
Хезмәт дәресе 11.05.2016

Сөрде башлангыч мәктәбендә укучылар чәчәкләр утырту өчен җир казыйлар. Яшьтән чыныгып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.
-
"Үлемсез полк" акциясе 10.05.2016

9 май көнне Яңа Кенәр мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы сугышта катнашкан мәктәбебез укытучыларының фотоларын белән "Үлемсез полк" акциясендә катнаштылар.Бу акция сугышта катнашканнарның һәм сугыш вакытында тылда хезмәт куйганнарның беркайчан да онытылмаячакларына дәлил булып тора.
-
9 май-Җиңү бәйрәме 10.05.2016

-
Һәйкәл янында. 09.05.2016

Сөрде башлангыч мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митингта катнаштылар.Алар ветераннарга матур биюләр,җырлар бүләк иттеләр,һәйкәлгә венок салдылар.
-
Бәйрәм белән. 09.05.2016

9 нчы май... Җиңү көне...
Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.
Бүген сугыш тәмамлануга 71 ел тулды. Бүген - Җиңү көне. Бар халык бер-берсен тигез күрсен, көнчелек һәм хөсетлек, үч һәм нәфрәт хисләре беркайчан да күңелебезгә үтеп кермәсен. Яныгыздагы кешегә карап елмаегыз, аны кочаклап алып бәйрәм белән котлагыз. Шатланыгыз... Тыныч зәңгәр күк йөзенә, анда балкыган кояшка карап сөенегез. Һәм киләчәктә дә тормышыбыз шундый аяз һәм тыныч булсын!
Әлеге сугышта катнашып батырларча һәлак булган һәм бүген дә исән ветераннар алдында башыбызны иябез. Җиңү яулаган өчен зур рәхмәт! Саулык-сәламәтлек, аяз күк йөзләре телибез сезгә!
-
Ветеранны котладык. 08.05.2016

Бүген, 8 нче май көнне мәктәбебезнең Яңа Ашыт авылы укучылары , Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, тыл ветераннарын чакырып һәйкәлгә венок куйдылар.Килә алмаган тыл ветераннарының өйләренә барып котладылар.
Яңа Ашыт авылындагы 100 яшьлек тыл ветеранын, Юсупова Шәмсебану әбине дә бәйрәм белән котларга өенә бардык. Көр күңелле, әле дә сугыш чоры такмак-җырларын истә тотучы әбиебезгә сәламәтлек телибез. -
Тест эшләделәр. 07.05.2016

6 май көнне 9 класс укучылары һөнәр сайлауга кагылышлы тест эшләделәр.Тестның җавпларын махсус бланкларга яздылар.
-
Ветеран янында 07.05.2016

6 май көнне сугыш чоры баласы,ветеран укытучыбыз Тәскирә Гараевнаны 6Б сыйныф укучылары бәйрәм белән котлап кайттылар.6Б класс укучылары Тәскирә апага шефлык итәләр,барлык эшләренә дә булышалар.Тәскирә Гараевна укучыларга киңәшләрен биреп,рәхмәтләрен белдерде.








