Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Арча балы-2024" 03.05.2024

3 май көнне Арча шәһәре мәдәният йортында. сугышның 79 еллыгына багышланган “Арча Балы-2024” бию иҗади проекты булып узды. Бу конкурста катнашкан 9нчы класс укучылары Юсупова, Хасанова диплом белән бүләкләнделәр.
-
"Имин тәгәрмәч" бәйгесендә 27.04.2024

Мәктәбебезнең "Светофор"дип исемләнгән яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды Арчада узган "Имин тәгәрмәч"бәйгесендә катнашып,уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
“Тукай – шигъри чишмәбез” 26.04.2024

26 нчы апрель көнне Г,Тукай бәйрәме, туган тел көнендә булдык. Шагыйрьнең 138 еллыгына багышланган “Тукай – шигъри чишмәбез” шигырь укучылар бәйгесендә катнашып 6 нчы сыйныф укучысы Шәмсетдинова Зилә, 7 нче сыйныф укучысы Хәлиуллина Ләйсән лауреат исемендәге дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
“Яздан аерып булмый Тукайны”. 25.04.2024

“Күңелем минем япь – яшь калыр, һич картаймас;
Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.”
Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла әфәнде Тукаевның тууына 138 ел. Якты дөньяда ул бары 26 ел гына яшәсә дә, татар халкы аны бер генә ел да искә алмыйча калмый. Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган бәйрәм кичәсе узды. Укучыларыбызның милләтебезгә булган ихтирамын күрү күңелләрдә якты хисләр уята. -
«Неделя психологии» 24.04.2024

В рамках «Недели психологии» с целью создания психологически безопасной образовательной среды, актуализации представлений о важности психологического здоровья в жизни человека, развития жизнестойкости, актуализации ресурсов личности, формирования навыков саморегуляции с учениками 6-8 классов было проведено тренинговое занятие «Сила спокойствия»
-
Йолдызлы сәгать 23.04.2024

Апрель ае – табигатьтә яз, бөек шагыйребез Г.Тукай туган ай. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәи иҗаты – халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе. Бүген аның тормыш юлы, иҗаты буенча “Йолдызлы сәгать” уены үткәрдек. Укучылар сорауларга җавап бирделәр, ятлаган шигырьләрен сөйләделәр, үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр.
-
Г.Тукай “Кисекбаш” 19.04.2024

Мәктәбебездә “Туган телем сагында” акциясе дәвам итә. Укучылар белән Г.Тукайның “Кисекбаш” сатирик поэмасы буенча куелган мультфильмын карадык.
-
Урок цифры 19.04.2024

С8 по 19 апреля в нашей школе прошел "Урок цифры" по теме"Путешествие в микровселенную: квантовые вычисления и медицина будущего". На уроке ученики познакомились с квантовыми технологиями и вычислениями, принципами их работы и применениями в медицине. В конце урока проверили полученные знания с помощью игрового формата — тренажеров и получили сертификаты.
-
Татар халык уеннары. 18.04.2024

Мәктәбебездә “Туган телем сагында” акциясе дәвам итә. Бу акция кысаларында төрле чаралар үткәрелә, укучылар туган телебезнең матурлыгын өйрәнәләр. Бүген укучыларны татар халык уеннарының тарихы белән таныштырдык. “Йөзек салыш”, “Яулык”, “Түбәтәйле” уеннары уйнадык.
-
Сдача норматива ГТО 18.04.2024

В рамках популяризации комплекса ГТО среди обучающихся было проведено соревнование по челночному бегу.
















