Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Көзге уңыш бәйрәме 23.10.2015

Кичә башлангыч класс укучылары өчен "Көзге бал" бәйрәме оештырылды. Укучылар яшелчәләрдән торган композицияләр төзеделәр, милли уеннар уйнадылар, биеделәр-җырладылар. Бәйрәм укучыларга бик ошады.
-
ГТО 22.10.2015

Арча шәһәрендә ГТО нормативларын тапшыру буенча спорт ярышлары булып үзды. Анда Ахметова Т.- 2 урын, Гатина С.-3 урынны яуладылыр. Молодцы!
-
9 сыйныфта түгәрәк өстәл
21.10.2015
Бүген 9 сыйныф укучылары, әти- әниләре һәм фән укытучылары түгәрәк өстәл артында очрашты. Сөйләшүнең төп темасы - 9 сыйныфта Төп дәүләт имтиханнары. Фән укытучылары имтиханнарга әзерлек торышына анализ ясады, әти- әниләрне әзерлек имтиханнары нәтиҗәләре белән таныштырды, укучыларның өйдә имтиханнарга хәзерләнүләренә булышлык итүен сорады. Әти- әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен һәркемнең тырышуы кирәклеге ассызыкланды.
-
Бадминтон ярышы 21.10.2015

Кичә безнең мәктәп укучылары район буенча үткәрелгән бадминтон ярышында катнашты. Үз яшь аралыгында 3 укучыбыз 1 урынны яулады. Шуның нәтиҗәсе буларак, команда 1 урынга чыкты. Укучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!!
-
Укучыларның мәдәни көндәлеге 21.10.2015

Бүген Хәсәншәех мәдәният йортында башлангыч класс укучыларына "Укучыларның мәдәни көндәлеге"н тапшырдылар. Китапханә мөдире укучыларга һәм аларның әти- әниләренә көндәлек белән эшләү тәртибен аңлатты. 1 класс укучыларына ул китап укучы карточкасын ачты.
-
Ветераннар дәрес бирә 20.10.2015

20 октябрь көнне Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә күп еллар татар теле һәм әдәбияты укытып, лаеклы ялга киткән Сәгыйтҗанова Ясминә Нурисламовна мастер- класс үткәрде. Ветеран укытучы үткәргән дәрес бүгенге заман таләпләренә туры килгән матур дәрес булды. Мәгариф идарәсе методисты Энҗе Габдуллаҗановна ветеран укытучыга рәхмәтен һәм изге теләкләрен җиткерде.
-
Авыл укытучысы-2015 19.10.2015

"Мәгариф" журналы оештырган "Авыл укытучысы-2015" бәйгесендә безнең мәктәп укытучылары да катнашты. Бүген мәктәп директоры " Авыл укытучысы-2015" бәйгесендә югары нәтиҗә күрсәткән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Таҗиев Айрат Әгъзәмовичка "Мәгариф" журналының рәхмшт хатын тапшырды.
-
Әзерлек имтиханнары 16.10.2015

9 класс укучылары Төп дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга әзерләнә. 15 октябрь көнне математикадан, 16 октябрь көнне рус теленнән укучылар әзерлек имтиханнарында катнашты.
-
Ветераннар дәрес бирә 15.10.2015

Октябрь аенда яңа проект башланып китте. Бу проект буенча ветеран укытучылар мәктәпләрдә мастер-класслар үткәрә башладылар Безнең мәктәптә физкультура буенча мастер-классны зур хөрмәткә лаек ветеран-укытучы Шәмиев Ягъфәр Зиятдинович үткәрде.
-
Акция 10.10.2015

Салкын кыш якынлаша. Кошлар өчен авыр вакытлар башлана. Елдагыча укучыларыбыз канатлы дусларыбызга ярдәм максатыннан җимлекләр ясадылар. Һәр класс актив катнашты.










