Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
"Йөрәкләрдә яшисең,Тукай!" Тамчы шоу 27.04.2018

26 нчы апрель - бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 132 ел булды .Шушы унайдан мәктәбебездә " Туган тел һәм шигьрият " бәйрәме үткәрелде. "Йөрәкләрдә яшисең Тукай" дип исемләнгән чарада шагыйрьнен тормышы һәм иҗаты чагылыш тапты. Укучыларыбыз шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. 6-7 класс укучылары бөек шагыйребез тормыш юлына һәм иҗатына багышланган " Тамчы шоу" интелектуаль уенында катнаштылар.
-
Язлар Тукай белән килә 26.04.2018

Җиребезгә ямьле язлар килде,
Тамчыларда кышның күз яше.
Сагындырып килеп Тукай язы,
Бар халыкны үзенә ул дәште.
Күңелләрнең нечкә кылын тарта,
Һәр татарның бүген моңлы сазы.
Гасырлардан сихри аваз салып,
Апрель белән килде Тукай язы.
Халкым елда сагынып көтеп ала,
Бөек улын биргән һәр язны.
-
Тукай безнең күңелләрдә 26.04.2018

Укучыларны Г. Тукай тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру максатында, информацион стенд эшләнелде.Укучылар бөек шәхесебез турында булган белемнәрен бик теләп ныгыттылар, баеттылар.
-
"Җиңүгә юл". 23.04.2018

-
Түгәрәк өстәл артында очрашу 23.04.2018

-
Үзидарә көне. 21.04.2018

Иң беренче эш итеп яңа администрация сайланды. Укучылар үзләрен укытучы ролендә сыныйлар, дәресләр үткәрәләр.
Укучылар, укытучылар белән кулга - кул тотынышып эшләгәндә генә уңышка ирешеп булганын аңладылар. Бу көн бик нәтиҗәле , файдалы булды.
-
"Мәрхәмәтлелек" айлыгы кысаларында ярминкә оештырылды. 20.04.2018

-
Котлыйбыз! 17.04.2018

16 апрель көнне Ашытбаш мәктәбендә узган " Тукай төрле телләрдә яңгырый" конкурсында Гарипова Р. (укытучысы Хамидуллина Г.Р.) - II урын, Мөхәмтгалиева А. (укытучылары Нуриева Т.Г., Хәйретдинова Р.Т.) - III урын алдылар.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 16.04.2018

3 класс укучылары ,14 апрель көнне Арча шәһәрендә узган " Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсында катнаштылар. Дүрт юнәлеш буенча көч сынашып, безнең команда II урынга лаек булды. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар сезгә!
-
КОТЛЫЙБЫЗ!
16.04.2018
2 нче сыйныф укучылары Әхмәтҗанова Камилә,Хәмидуллина Айгизә Яңа Кенәр мәктәбендә үткән “Шушы яктан,шушы туфрактан без” дигән фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясап, II урын алып кайттылар. Камилә һәм Айгизәне, аларның җитәкчеләре Гөзәерова Л.Г. ны зур җиңүләре белән котлыйбыз.










