Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Дистанцион укулар 06.04.2020

Мәктәпләрдә дистанцион укулар башланды. Дәресләр төрле онлайн платформаларда һәм челтәр берләшмәләрендә үткәрелә.
-
Рәхим итегез,кошкайлар! 16.03.2020

Менә тагын ямьле язлар җитте. Язны хәбәр итеп, сыерчыклар туган якка кабат кайттылар. Безнең Хәсәншәех мәктәбе укучылары да кошларның үз туган якларына кайтуларын көтеп алдылар. Алар кайтуга, берсеннән-берсе матур сыерчык оялары ясап, агачларга элеп куйдылар.
-
Тыл ветераны белән очрашу. 14.03.2020

4 нче сыйныф укучылары тыл ветераны Хәкимова Рауза апада кунакта булдылар. Рауза апа балалар белән бик теләп аралашты.Укучыларга үзенең тормыш юлын , балачагын, сугыш вакытында кичергән авыр вакыйгаларын, хәтирәләрен сөйләде. Илләр тыныч булсын, сугышлар булмасын дигән теләкләрдә калдылар.
-
"Солдатка хат" акциясе 13.03.2020

Бу акциядә мәктәбебезнең 8-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Акциянең төп максаты - балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм Россия армиясендә хезмәт итүче егетләргә әхлаки ярдәм күрсәтү.
-
Котлыйбыз! 12.03.2020

Район башлыгы Илшат Нуриев Сара апаны юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” медален, бүләкләр тапшырды. Әлеге чарада безнең мәктәп укучылары да катнашты.
- 2 нче сыйныф укучылары тыл ветераны Нәкыя апаны бәйрәм белән котладылар. 11.03.2020
-
Сугыш чоры балалары белән очрашу. 10.03.2020

Хәрби-патриотик айлык кысаларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан сугыш чоры балалары белән очрашу үтте. Алар авыр балачаклары турында сөйләделәр. Очрашу укучылар күңелендә якты хатирәләр калдырды.
-
Арча район башлыгы Илшат Нуриев Хәсәншәех авылында яшәүче тыл ветераннарына “1941–1945 елларда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” медальләре тапшырды. 05.03.2020

-
Чаңгы эстафетасы 04.03.2020

-
29.02.2020

Уважаемые родители! С 1 марта 2020 года начинается прием заявлений в 1 класс МБОУ "Хасаншаихская ООШ" на 2020-2021 учебный год.










