муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Кече дусларыбызга мәрхәмәтле булыйк" акциясе 14.05.2025

"Экояз2025" марафонының чираттагы атнасы хайваннар турында кайгыртуга багышланган. Хайваннарны яратучы кешеләр үзләре дә тәрбиялерәк, миһербанлырак була. Дүрт аяклы дусларны яратырга өйрәтү балаларны тәрбияләүдә дә мөһим. Шунысын да онытмыйк: бүген безнең тугры дусларыбызга, туендыручыларыбызга әйләнгән хайваннар кеше кулына ияләшкәнче үзаллы, көчле һәм бәйсез булганнар. Ә кулга ияләштергәч, алар тулысынча кеше карамагына күчә. Шуңа күрә, кешеләр аларны якларга һәм язмыш карамагына ташламаска тиеш.
- Изгеләр чишмәсе 08.05.2025 Авылыбыз уртасында урнашкан Изгеләр чишмәсенә экскурсия оештырылды
-
Экояз. 6 нчы атна 07.05.2025 " Экояз 2025 "конкурсының 6 нчы атнасы кысаларында бакчабызда чишмәләр барлыкка килүе, аларны саклау буенча экологик дәресләр үткәрелде. Авылыбыздагы Зөбәйдә чишмәсе яңартылуы турында мәгълүматлар өйрәнелде.

-
Экояз. 5 нче атна 02.05.2025

"Экояз" марафонының 5 нче атнасы өй территориясен, мәйданчыкларны тәртипкә китерү, чәчәк түтәлләре ясауга багышланган. Әти- әниләр һәм балалар бу чараларда актив катнашалар.
-
Балалар иҗаты фестивале 30.04.2025 Арча шәһәрендә уздырылган " Радуга талантов" дип исемләнгән балалар иҗаты фестивалендә Фәхретдинова Язгөл Әнис кызы һәм Фәхретдинов Мурат Әнис улы 3 нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз! Конкурска әзерләгән тәрбиячеләренә һәм әти-әниләренә зур рәхмәт!

-
Туган телем-иркә гөлем 29.04.2025 " Туган телем-иркә гөлем" районкүләм шигырь уку бәйгесендә катнашып, Сагитзянова Сәйдә Инсаф кызы 2 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе Валиева Рәмлә Камил кызы. Котлыйбыз! Балаларның сәләтен үстерүдә күп көчләрен куйган әти-әниләренә зур рәхмәт.

-
Бөтенроссия Эколят көне. 25.04.2025 Ел саен 25 апрельдә Бөтенроссия «Эколят көне»үткәрелә. Эколят көненең төп максатлары булып: - балаларга һәм яшьләргә экологик белем бирүне, экологик культураны һәм агартуны алга таба үстерү һәм табигатьне, аның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау; - балаларда бай эчке дөнья һәм табигатькә, аның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына кыйммәтле мөнәсәбәтләр системасы формалаштыру; балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт булдыру баланың туган як табигатен саклау, саклау һәм коткару кирәклеген аңлавы тора. Бүген бакчабызда " Табигать-безнең байлыгыбыз" темасына экологик дәрес, рәсемнәр конкурсы уздырылды.

-
Кечкенәләр төркеме. "Урманны сакла! 25.04.2025 Эколят көне. Кечкенәләр төркеме. Әкият-сәяхәт. " Урманны чүпләрдән сакла!"

-
Тукай көне 24.04.2025 Тиздән 26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне! Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле халык! ️Бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан бакчабызда мәдәният хезмәткәрләре белән бергә тематик кичә узды. Балалар Г.Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен сәхнәләштерделәр , шигырьләрен сөйләделәр, милли һәм рухи байлыкларын арттырдылар. Бәйрәм кичәсе " Туган тел" гимны белән тәмамланды.

-
Чисталыкны саклыйк! 23.04.2025 "Экояз-2025 " марафонының 4 нче атнасы территорияләрне җыештыруга багышлана. Балалар бу эшкә бик теләп кушылдылар. Чисталык үз кулыбызда. Саклыйк чисталыкны!




