муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Кышлаучы кошларга ярдәм 06.12.2024 Балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү; бәйләнешле сөйләмне үстерү; сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү; эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү; кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, режим моментагы әңгәмәләр кышлаучы кошларга багышланды

-
Туган телем сагында 04.12.2024 Балалар бакчада татар халык уеннарын яратып уйныйлар.Халык уеннары – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул. Аларда халыкның гасырлар буена тупланган традицияләре буыннан-буынга бирелә. Халык уеннары hәрвакыт актуаль, чөнки алар үткәннәр аша кешенең киләчәгенә юнәлдерелә. Уеннар баланың шәхес буларак төрле яклап үсүен тәэмин итә, моның өчен шартлар тудыра.Уеннар баланың төркемдә үз-үзен тәртипле тотуына да ярдәм итә. Саф hавага чыкканда, киенү, чишенү вакытында “Кап та коп” уенын кулану балаларда тәртиплелек тәрбияли, кирәкле сүзне сайлап, урынлы кулланырга өйрәтә.

-
"Чишмә башы"газетасы 29.11.2024

Игьтибар! Яңалык! Сезгә бакчабызның тормышын чагылдырган "Чишмә башы" электрон газетасының 1 нче санын тәкьдим итәбез. Газетада бакчабыздагы күңелле вакыйгалар, чаралар, әти-әниләр өчен киңәшләр булачак.
-
Конкурста катнаштык 28.11.2024

Мәктәпкә әәерлек төркеменә йөрүче Фасхутдинов Ринат, "Кышкы уеннар "викторинасында катнашып, дипломга ия булды. Җитәкчесе: Хисамиева Л.И.
-
Әниләр көне 22.11.2024

Бүген иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне.
Барлык әниләрне әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез. Һәрберебезнең нәни тормышы газиз әниләребезнең
көчле кулларыннан,
назлы сүзләреннән, күкрәк җылысыннан, бәхет теләвеннән башлана. Әниләрнең зирәк киңәше безне гомер буе озатып бара, мәхәббәте көч бирә. -
Уңышларыбыз 20.11.2024 Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында үткәрелгән "Мин татарча өйрәнәм " олимпиадасының муниципаль этабында Фэхретдинова Язгөл Әнис кызы 3 нче урынны яулады. Җитәкчесе - Хисамиева Ләйсән Илсур кызы. Котлыйбыз! Киләчәктә уңышларыбыз тагын да артып торсын.

-
"Мин татарча өйрәнәм" -олимпиада 14.11.2024 14 ноябрь көнне Арча шәһәре 3 нче башлангыч мәктәп-балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә балалар төркеменә йөрүче балалар өчен татар теленнән олимпиада узды. Әлеге олимпиадада Фәхретдинова Язгөл Әнис кызы катнашты. Фәхретдиновлар - безнең бакчабызның иң актив,иҗади гаиләләрнең берсе. Ныклы сәламәтлек,имин тормыш һәм уңышлар телибез аларга.

-
Иртәнге зарядка серләре 12.11.2024 Бакчабызда иртәнге әңгәмәләр "Зарядка ни өчен кирәк?"дигән темага багышланды. Иртәнге физик күнегүләр безгә сәламәтлекне ныгыту өчен, сулышны,кан йөрешен,нерв системасын нормальләштерүгә ярдәм итүен искә төшердек. Көндәлек гимнастика ясау балаларның физик үсешен,уйлау- фикерләү сәләтен үстерә,кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, оялчан балага активрак булырга ярдәм итә.Балалар иртәнге зарядкага бик теләп катнашалар.

-
Татарча диктант 08.11.2024 2024 нче елның 8 ноябрендә «Татарча диктант» Бөтендөнья гыйлем бирү акциясе старт алды. Бу акциядә коллектив белән катнаштык.Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән.

-
"Җәлил укулары" 07.11.2024 Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче кызыбыз Фәхретдинова Язгөл "Җәлил укулары" Халыкараәдәб бәйгесендә катнашты.Әлеге чара ел саен Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.




