муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Көзге калейдоскоп" 11.10.2024 Көз - табигатьнең бик матур фасылы, аның алтын чоры. Ул безне гаҗәеп матур төсләре, кабатланмас бизәкләре белән сөендерә. Елның әлеге фасылына багышлап, без “Көзге калейдоскоп” дип исемләнгән күргәзмә оештырдык. Тәрбиячеләрнең сүзләрен бер сулыштан аңлаучы, тырыш, иҗади әти-әниләребезгә бу эштә катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

-
Матур әдәбият белән танышу 09.10.2024 Матур әдәбият белән танышу аркылы бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга өйрәнә. Аңарда әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр барлыкка килә. Алар аша бала хыялланырга, иҗат итәргә, башкаларның борчу-шатлыкларын, рухи халәтен аңларга өйрәнә, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, тормыш тәҗрибәсен үзләштерә. Зурлар төркеменә йөрүчеләр Сәмига Сәүбәнованың "Мактанчык алма" әкияте белән таныштылар. Әкиятне җанландырып, алмалар белән уеннар уйнадылар.

-
Әдәплелек дәресләре. 07.10.2024 Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш. Безнең балалар бакчасында һәр атнада әдәплелеккә, этикет кагыйдәләренә багышланган шөгыльләр үткәрелә.

-
Укытучылар көне белән! 05.10.2024 Безнең балалар бакчасы коллективы мәктәп һәм укытучылар белән тыгыз элемтәдә. Укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, саулык-сәламәтлек, җаваплы эшләрендә зур уңышлар теләдек.

-
Янгын куркынычсызлыгы буенча электрон олимпиадада катнаштык. 02.10.2024 Янгын куркынычсызлыгы темасы балалар бакчасының тәрбия-белем бирү процессында аерым урын алып тора. Төп бурычларының берсе - балаларда янгын куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру, саклану чараларвн өйрәтү. Янгын куркынычсызлыгы буенча районыбызда да, балалар бакчасында да төрле чаралар үткәрелеп тора. Ил күләмендә үткәрелгән электрон олимпиадада Фахрутдинова Язгөл катнашты.

-
1 нче октябрь-Өлкәннәр көне 01.10.2024 1 октябрьдә — Халыкара өлкәннәр көнендә, республикабызда чын-чынлап шәфкатьлелек, мәрхәмәт, бай тормыш тәҗрибәсе булган кешеләргә хөрмәт күрсәтү бәйрәмнәре үтте. Безнең балалар бакчасына да лаеклы ялда булган апалар, дәү әниләр,әбиләр кунакка килделәр. Чакыруыбызны кабул итеп ,балаларны сөендереп, хөрмәт белән килгән кунакларыбызга зур рәхмәт.

-
Көз. 26.09.2024 Көз һәр кешенең күңелендә төрле хисләр уята: кемдер алтын-сары төскә күмелгән бу вакытка ихластан сөенә, бу айларда үзенә илһам, көч ала, ә кемдер көзләрдә сагышка бирелә, хатирәләр дөньясына чума... Ничек кенә булмасын, бу ел фасылы һәр кешенең күңелендә үз урынын таба. Көзнең беренче ае үтеп тә бара.

-
Сөмбелә бәйрәме 23.09.2024 22 нче сентябрь - көн белән төн тигезләшкән вакытта, татар халкы Сөмбелә бәйрәме үткәргән. Сөмбелә көзге кңыш символы. Бу бәйрәм -көзге уңыш бәйрәме.

-
Ярдәм янәшә 19.09.2024

Коллективыбыз һәм әти-әниләр белән махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда катнаштык.Илебездә тынычлык урнашсын иде.
-
18 сентябрь - Юл хәрәкәте иминлеге көне 18.09.2024 Бүген бакчабызда " Юл хәрәкәте иминлеге көне" уңаеннан тематик чаралар үтте.Балалар һәм әти-әниләр юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерде һәм булган белемнәрен ныгытты. Көндәлек йөри торган юллардан мәдәният йортына экскурсия дә оештырылды. Һәркемне киләчәктә куркынычсыз һәм хәвезсез юллар көтсен.




