Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
«Тимер атым» велотурниры 14.11.2025

Бүген Арча Укучылар сараенда «Тимер атым» велотурниры булды. Бу ярышларда гимназияне 9Б сыйныфы укучылары Нигъмәтҗанова Камилә һәм Дәүләтбаев Рияз тәкъдим итте. Рияз « Фигуралы велосипед йөртү»конкурсында дүртенче урынны алды.
Камилә «Беренче медицина ярдәме», «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» кебек конкурсларда беренче урыннарны һәм « Фигуралы велосипед йөртү» кебек конкурсларда икенче урынны яулады һәм абсолют җиңүче булды!
Сезгә алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез! -
Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрен искә алу көне 14.11.2025

Гимназиядә, Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрен искә алу көне уңаеннан, 5-7 нче сыйныфларда юл хәрәкәте кагыйдәләре турында викторина үткәрдек.
Максат: афәтләрдән саклану һәм юлда зыян күрүчеләрне хөрмәт итү өчен кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерү. Әлеге чара безнең хәтеребездә куркынычсызлыкка һәм тормышка җаваплы мөнәсәбәткә этәргеч булсын. -
Инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы 13.11.2025

Бүген инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына йомгак ясалды. Нәтиҗәләр буенча 1 җиңүче һәм 4 призер билгеләнде:
4 сыйныфлар арасында призерлар: 3Б сыйныфы укучысы Фазылҗанова Азалия (укытучысы: Сабирова Рузилә Масабих кызы), 3Б сыйныфы укучысы Фазылҗанова Амалия (укытучысы: Сабирова Рузилә Масабих кызы).
5 сыйныфлар арасында җиңүче: 5а сыйныфы укучысы Файзуллина Ясмина ( укытучысы: Галиева Айгөл Фәһметдин кызы).
6 сыйныфлар арасында призерлар: 6а сыйныфы укучысы Локманова Әминә ( укытучысы: Камалиева Гөлназ Сәет кызы), Минһаҗев Данияр ( укытучысы: Сабирова Әлфия Ильяс кызы). Олимпиада җиңүчесен, призерларын һәм аларнын укытучыларын котлыйбыз! Аларга алга таба да уңышлар телибез! -
"Кэс - Баскет" мәктәп баскетбол лигасының Бөтенроссия чемпионатының муниципаль этабы 13.11.2025

Бүген Арча 5 нче гимназиясендә "Кэс - Баскет" мәктәп баскетбол лигасының Бөтенроссия чемпионаты 2025-2026 нчы ел сезоны зона ярышларының муниципаль этабы узды.
Кызлар арасында 1 нче урынны Арча 5 нче гимназиясе, 2 нче урынны Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей, 3 нче урынны Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе командалары алды.
Малайлар командасы арасында 1 урынны Арча 5 нче гимназиясе, 2 нче урынны Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей, 3 нче урынны Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе командалары яулады.
Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз! -
Инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасы 11.11.2025

11 һәм 12 ноябрь көннәрендә гимназиябез базасында укучыларның инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы булып узды. Олимпиадада районыбызның 4-11 сыйныфларыннан 86 укучы катнашты. Инглиз теле буенча Олимпиада ике турда (язма һәм телдән) узды.
Олимпиада биремнәре уку һәм тыңлап аңлау кебек рецептив күнекмәләрне генә түгел, ә язма һәм телдән сөйләмне дә кертеп, продуктив күнекмәләрне дә тикшерүгә юнәлдерелгән иде.11 и 12 ноября на базе нашей гимназии прошёл муниципальный этап Всероссийской олимпиады школьников по английскому языку. В олимпиаде приняли участие 86 учеников 4-11 классов района. Олимпиада по английскому прошла в два тура (письменный и устный).
Задания олимпиады были нацелены на проверку не только рецептивных навыков, таких как чтение и аудирование, но и продуктивных навыков, включая письменную и устную речь. -
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән! 07.11.2025

Кадерле дуслар, республикабыз халкы!
6 ноябрь - һәр татарстанлы өчен үзенчәлекле көн. Бу көнне 1992 елда Татарстан Республикасы Конституциясе - төрле милләт, төрле дин һәм сәяси карашлы кешеләрне берләштергән төп документ кабул ителде. Бу безнең республика үсешендә яңа тарихи этапның башлангычы булды.
Безнең республика чәчәк атуын, үсүен һәм анда яшәүчеләрнең иминлегенә хезмәт итүен дәвам итсен! Бәйрәм белән!
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!
С Днем Конституции Республики Татарстан!
Дорогие друзья, жители нашей прекрасной республики!
6 ноября - это особенный день для каждого татарстанца. В этот день в 1992 году была принята Конституция Республики Татарстан - главный документ, который объединил людей разных национальностей, вероисповеданий и политических убеждений. Это стало началом нового исторического этапа в развитии нашей республики.
Пусть наша республика продолжает процветать, развиваться и служить благу всех её жителей! С праздником!
-
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2025

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.Шул уңайдан, педагог-китапханәче Ганиева Е.Н. “Халыклар дуслыгы-тынычлыкның нигезе” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате уздырды.Елена Николаевна балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде. -
Көзге өмә 30.10.2025

Бүген безнең гимназия коллективы көзге өмәдә актив катнашты. Вакытларын файдалы итеп уздырган барлык битараф булмаган хезмәттәшләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Сегодня коллектив нашей гимназии принял активное участие в общегородском субботнике. Благодарим всех неравнодушных коллег, которые смогли сегодня с пользой провести время!
-
Я б в рабочие пошел 25.10.2025

Иманаев Альмир Ильнурович, ученик 4 В класса (Кл.рук.Вафина Алина Рифатовна) стал победителем в республиканском конкурсе «Я б в рабочие пошел».
Федерация профсоюзов РТ подвела итоги Республиканского детского конкурса на лучший рисунок «Я б в рабочие пошел…», который проводится ежегодно в рамках Всемирного Дня действий «За достойный труд!».
На конкурс было прислано более 800 творческих детских работ с разных концов нашей республики на тематику, связанную с профессиями. Юные художники от 3 до 17 лет представили на суд жюри свои рисунки и плакаты, исполненные исполнены различной технике рисования.
Поздравляем Альмира с победой! Желаем и дальше быть по жизни победителем, достигать все новых и новых высот и не останавливаться. Становиться с каждой победой все сильнее! Альмир, ты — молодец, мы гордимся тобой!
-
В преддверии Дня отца 18.10.2025

В преддверии Дня отца учащиеся 1 "А" класса (кл.рук. Ибрагимова Э. М.) своими руками изготовили открытки для пап и дедушек. Они с удовольствием делали детали для изготовления подарочных открыток. Подарки получились красивыми и праздничными, а ребята приложи усилия, проявили фантазию и творчество.
Советник директора по воспитанию Усманова Э. С. рассказала ребятам об истории возникновения праздника, провела небольшой опрос. Дети читали стихи посвященные ко Дню отца, с гордостью рассказывали про своих пап и дедушек.
















