Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
9Б укучылары К. Тинчурин исемендәге Казан драма һәм комедия театрында 06.12.2025

9Б укучылары класс җитәкчесе Г.С. Камалиева һәм ата-аналар комитеты белән К. Тинчурин исемендәге Казан драма һәм комедия театрында булдылар. «Йөрәккә дә ремонт кирәк» комедиясендә актерларның уйнавы укучыларда онытылмас тәэсирләр калдырды.
-
5 декабрь - Волонтёрлар коне. 05.12.2025

5 декабрь - Халыкара ирекле (волонтёр) коне. Бу бәйрәм социаль, экологик, гуманитар һәм башка бик күп әһәмиятле проектларда катнашып, җәмгыять файдасына түләүсез һәм фидакарь хезмәт итүче миллионлаган кешегә багышлана. Безнең гимназиядә шулай ук актив эшчәнлек алып баручы волонтерларыбыз бар. Без сезнең белән горурланабыз һәм актив тормыш позициягез өчен рәхмәт белдерәбез!
-
Гимназиябездә мәктәп директорлары өчен семинар үткәрелде 04.12.2025

Гимназиянең ишекләре һәркем өчен киң ачык. Мәктәп директорлары өчен үткәрелгән семинар дулкындыргыч мизгелләр, эшлекле фикерләр, файдалы киңәшләр, интеграрлаштырылган дәресләр, гомүмән, белем һәм тәрбия өлкәсендә тудырылган шартлар- барысы да югары дәрәҗәдә оештырылды. Төркемнәргә бүленгән кунакларыбыз программа нигезендә төрле юнәлешләр буенча укучыларыбызның иҗаты, фән олимпиадаларында җиңүләре, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгышлары, спорт өлкәсендә казанышлары, милли спорт буенча алымнар күрсәтү белән беррәттән, дәрестән тыш үткәрелгән түгәрәкләрдә милли традицияләргә бай булган кул эшләре күргәзмәләрен, милли ризыклар пешерү серләрен, тегү-чигү үрнәкләрен дә карадылар. Гимназия коллективы яшь буынның белемле, тәрбияле, сау-сәламәт булып үсүе өчен күп тырышлык куя дип хаклы рәвештә горурланып әйтә алабыз.
-
Билгесез Солдат көне 03.12.2025

3 нче декабрь - Билгесез Солдат көне.
"Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез" бу сүзләр Кремль диварына уеп язылган. Алар сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган, туганнары каберләрен таба алмаган, мәңгегә шунда калган миллионлаган кешеләр турында. Аларның фотосурәтләре гаилә альбомында урын алмаган, аларга орденнар бирелмәгән. Ләкин ул безнең өчен үз гомерен дә, киләчәген дә аямаган.
Без аның исемен белмибез, ләкин без аңа бурычлы. Ул Ватан өчен һәлак булган.
Мәңгелек хәтер. Мәңгелек дан. -
Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә багышланган әңгәмә 01.12.2025

1 декабрьдә 4 «В» сыйныфында Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә багышланган әңгәмә узды. Укучылар сәламәтлекнең кыйммәте, үзеңә һәм башкаларга сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Балалар иммунитетның нәрсә булуы, ярдәмнең, яхшылыкның һәм аңлауның ни өчен мөһим булуы турында фикер алыштылар. Бу әңгәмә укучыларга сәламәтлек - иң кыйммәтле, ә кызгану - кешенең мөһим сыйфаты икәнлеген аңларга ярдәм итте.
-
"Әни һәм кыз" спорт эстафетасы 28.11.2025

Бу атнада гимназиядә 5 нче сыйныфлар арасында "Әни һәм кыз" спорт эстафетасы узды. Бу гади спорт кына түгел, ә чын бәйрәм, ягъни әни һәм кызлар бердәмлегенең шатлыклы елмаюы, күркәм эш-гамәлләре. Бу бәйрәмдә җиңелүчеләр юк. Һәр пар үзенең көчен, җитезлеген, ә иң мөһиме - бердәм булу осталыгын күрсәтте. Без барлык катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз. Бу бәйрәм әни белән кыз бердәмлегенең теләсә нинди ярышларны да җиңеп чыгуын тагын бер кат раслады. Спорт мәйданчыкларында тагын шундый очрашуларны көтеп калабыз.
-
Икътисад фэне буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына йомгак ясау 28.11.2025

Икътисад фэне буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына йомгак ясалды.10 нчы сыйныфлар арасында 10А сыйныфы укучысы Гатиятуллина Адилә (укытучысы: Җәләев И.Н.) призер булды. 11 нче сыйныфлар арасында 11А сыйныфы укучысы Гыйләҗев Ильяс призер булды (укытучысы: Җәләев И.Н.). Укучыларга һәм укытучыга алга таба да уңышлар телибез!
-
Әниләр бәйрәме уңаеннан тантаналы бәйрәм узды 27.11.2025

Әниләр бәйрәме уңаеннан, 4 нче А һәм 4 нче Б сыйныфларында күңелдә җылылык, йөзләрдә елмаю, шатлык калдыра торган, балалар мәхәббәтен эчкерсез аңлата ала торган тантаналы бәйрәм узды! Әлеге кичә һәркемнең күңелендәге матур хатирәләрне искә төшерде. Ул тагын бер кат әниләрнең кадерен белергә һәм аларны сакларга, яратырга кирәклеген искәртте. Бу бәйрәм, балаларның әниләренә карата булган мәхәббәтен һәм рәхмәтен раслап, һәрбер кеше күңелендә озак сакланачак!
-
Әниләр көненә багышланган "Чын йөрәктән" исемле бәйрәм чарасы 26.11.2025

2 нче В сыйныфында Әниләр көненә багышланган "Чын йөрәктән" исемле бәйрәм чарасы узды! Укучылар Әниләр көненә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, дәртле биюләре белән куандырдылар.Бәйрәм кичәсенә килгән Әниләрне ихлас теләкләр белән котладылар. Балаларнын кулдан ясалган бүләкләре- ин зур сөенеч булды.
-
Рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы 26.11.2025

Бүген рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына йомгак ясалды. 5 нче сыйныфлар арасында 5А сыйныфы укучысы Йосыпова Камилә (укытучысы: Галимҗанова Ф. Н.)җиңүче, 5Б сыйныфы укучысы Гайнетдинова Ясминә (укытучысы:Сибгатуллина Р. Ш.) призер булды. 6 нчы сыйныфлар арасында призер: 6А сыйныфы укучысы Минһаҗев Данияр (укытучысы: Сибгатуллина Р.Ш.). 7 нче сыйныфлар арасында 7А сыйныфы укучысы Сабиров Ильяс (укытучысы: Сибгатуллина Р.Ш.) җиңүче, 7А сыйныфы укучысы Сибгатуллина Ләйсән (укытучысы: Сибгатуллина Р. Ш.) призер булды. 9 нчы сыйныфлар арасында призерлар: 9А сыйныфы укучылары Солтанова Адилә, Зыятдинова Камилә (укытучылары:Әхмәтханова Г.Г.). 11 нче сыйныфлар арасында 11Б сыйныфы укучысы Бариева Зөһрә (укытучысы: Галимҗанова Ф. Н.) призер булды. Укучыларга һәм укытучыларга алга таба да уңышлар телибез!
















