Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
«2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы»/«Арча әдәбият һәм сәнгать музеенда» -5Б сыйныфы укучылары. 27.03.2023

Каникулны файдалы һәм әһәмиятле үткәрү максатыннан , укучыларыбызны Арча районы музейлары белән таныштыру максат итеп куелды.Бүген 5Б сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчесе Гыйззәтуллина Ф. И. белән «Арча әдәбият һәм сәнгать музеенда» экскурсиядә булдылар.
Арча районы мәдәният һәм сәнгать музее 1995 нче елның 26 нчы апрелендә ачыла, ул Татарстан республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлегенә керә. Музей экспозициясе Арча ягы белән бәйле 40 язучы-шагыйрь һәм 20 сәнгать эшлеклесе турында мәгълүматны үз эченә ала.
Аерым бүлмәдә Гомәр Бәшировка багышланган экспозиция бар. Анда язучының үзе бүләк иткән шәхси әйберләре һәм китаплары куелган (эш өстәле, урындыгы, язу приборы, костюм-күлмәге, чәйнеге, самавары һ.б.), аның тормыш юлы белән бәйле фотолар урнаштырылган. Шул ук бүлмәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан Госман Бакиров, Мостафа Ногман, Әнәс Галиев, Рафаил Төхфәтуллиннар турындагы фотодокументлар, кулъязмалар, хатлар һәм китаплар урын алган.Музей җитәкчесе укучыларга кирәкле, кызыклы, яшь үзенчәлегенә туры килерлек тарихи мәгълүматлар бирде, фотолар белән таныштырды, язучылар иҗатына, тормышына күзәтү ясады.Һәрбер шәхес-үзе бер тарих, үзе бер могҗиза!Горурланырлык якташ язучыларыбыз күп, аларның мирасын югалтмый саклыйк!!! Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! -
«2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы»/«Әлифба» музее буйлап сәяхәт. 27.03.2023

27 нче март көнне 1нче Г сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Гыйләҗиева Ч. Х. белән берлектә музейга сәяхәт ясадылар. Алар бүген Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте кунаклары булдылар, студентлар “Әлифба” музее буйлап экскурсия үткәрделәр, анда балалар татар телендә беренче китап - “Әлифба” белән таныштылар һәм аның авторлары булып көллиятнең элеккеге укытучылары торганлыгын белделәр, шулай ук дөньяның алтмыштан артык иленнән китерелгән букварларның зур коллекциясен карадылар.
Мондый чаралар балаларның мөмкинлекләрен һәм мәнфәгатьләрен бик яхшы ача, активлык чагылышына китерә, белем дәрәҗәсен һәм сүз запасын киңәйтә.27 марта учащиеся 1Г класса(классный руководитель: Ч.Х.Гилязиева) стали гостями Арского педагогического колледжа имени Габдуллы Тукая, студенты провели экскурсию по музею «Әлифба», где ребята познакомились с первым букварем на татарском языке – «Әлифба» и узнали о том, что авторами его являются бывшие преподаватели колледжа, так же они посмотрели большую коллекцию букварей, привезенных из более шестидесяти разных стран мира. Ребята задавали много вопросов их интересовало все, что касается первого учебника по изучению татарского языка очень понравились буквари на китайском и японском языках.
Такие мероприятия очень хорошо раскрывают возможности и интересы детей, ведут к проявлению активности, расширяют кругозор и словарный запас. -
«2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» /«Казан Арты»-Арча тарихи- этнография музеена сәяхәт. 25.03.2023

Бүген «Казан Арты»-Арча тарихи-этнография музеенда сәяхәттә 2нче В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Сибгатуллина Г. А. белән бергә. Кешелек тарихының бәяләп бетергесез кыйммәтле ярдкәрьләре тупланган музейда безнең әби-бабаларыбызның истәлекле, кадерле, борынгы әйберләре сакланган. Музей җитәкчеләре укучыларга бик үзенчәлекле тәрбия дәресләре бирделәр, тарихлары белән таныштырдылар. Музей җитәкчеләре тарафыннан үткәрелгән сәяхәт укучыларда зур кызыксыну уяттылар, әби-бабайларыбыз мирасына сакчыл караш, ныклы игътибар, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау бурычын куйдылар. Эчтәлекле тарихи мәгълүматларыгыз өчен зур рәхмәт!
-
Язгы каникуллар башланды. Сак булыйк!
25.03.2023
Хөрмәтле әти-әниләр!!! Балаларның язгы каникуллары 25 нче марттан башланды. Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, имзалар куелды.Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, балаларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен контрольдә тотсагыз иде. Исән-имин , тыныч, файдалы язгы каникуллар телибез.
-
Зональный этап Республиканского конкурса «Лучший общественный воспитатель несовершеннолетних Республики Татарстан-2023 года»/«2023 нче елда Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика бәйгесенең зона этабы. 24.03.2023

24 нче март көнне Арчада «2023 нче елда Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика бәйгесенең зона этабы узды. Безнең гимназияне директор Муллахметов Н.Н. тәкъдим итте. Ул-лауреат булды! Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
24 марта в Арске прошел зональный этап Республиканского конкурса «Лучший общественный воспитатель несовершеннолетних Республики Татарстан-2023 года». Нашу гимназию представлял директор гимназии Муллахметов Н.Н. Он стал Лауреатом! Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
Церемония спуска государственного флагов Российской Федерации и Республики Татарстан/Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын төшерү тантанасы. 24.03.2023

24 нче март көнне Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын төшерү тантанасы узды. Линейкада язгы каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.Каникулны файдалы уздыру, күңелле ял итү мөмкинлекләре турында сөйләшенде. Барыгызга да тыныч, хәвеф-хәтәрсез каникул яллары телибез!
24 марта состоялась торжественная церемония спуска государственного флагов Российской Федерации и Республики Татарстан.
Дорогие наши ученики, с каникулами поздравляем каждого из вас! Пусть все дни пройдут с пользой , чтобы узнавали что-то новое, успевали отдохнуть и научиться тому, что в жизни пригодится. Хороших и интересных каникул! -
«2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» /«Казан Арты»-Арча тарихи- этнография музеена сәяхәт. 24.03.2023

Бүген «Казан Арты»-Арча тарихи-этнография музеенда сәяхәттә 2нче В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Сибгатуллина Г. А. белән бергә. Кешелек тарихының бәяләп бетергесез кыйммәтле ярдкәрьләре тупланган музейда безнең әби-бабаларыбызның истәлекле, кадерле, борынгы әйберләре сакланган. Музей җитәкчеләре укучыларга бик үзенчәлекле тәрбия дәресләре бирделәр, тарихлары белән таныштырдылар. Музей җитәкчеләре тарафыннан үткәрелгән сәяхәт укучыларда зур кызыксыну уяттылар, әби-бабайларыбыз мирасына сакчыл караш, ныклы игътибар, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау бурычын куйдылар. Эчтәлекле тарихи мәгълүматларыгыз өчен зур рәхмәт!
-
«2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» уңаеннан «Хуш киләсең, Нәүрүз!» бәйрәмен каршы алу . 22.03.2023

22 нче март көнне гимназия укучылары шау-гөр килеп «Хуш киләсең, Нәүрүз!» исемле бәйрәм кичәсен башлап җибәрде.
Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли гореф-гадәтләрне торгызу мөһимлеген игътибарга алып, төрки халыкларның борынгыдан килгән милли бәйрәмнәренең берсе-Яңа елга багышланган бәйрәмебез иртән башланып китте.
Нәүрүз билгеле бер тәртиптә язгы көн белән төн тигезлеге көненә туры килүенә бәйле үткәрелә.
Бәйрәмнең төп йолалары матур итеп киенеп, Яңа ел теләкләре әйтеп, бергәләшеп өйдән өйгә йөрүгә кайтып кала. Анда күбесенчә балалар катнаша, еш кына өлкәннәр дә кушылып китә. Өй хуҗалары аларга пешкән күмәчләр, крендельләр һәм башка тәм-томнар бирәләр.
Өйдән-өйгә йөрү таң белән башлана, ә көндез гаилә белән җигүле атларга утырып йөрүләр оештырыла. Атлар, ат дирбиясе һәм олаулар мөмкин кадәр купшы итеп бизәлә, һәркем үзенең мал-мөлкәтен, җитеш тормышын күрсәтергә омтыла.
Әлеге бәйрәм көне укучыларның изге теләкләре белән, шигырьләре, такмаклары, җырлы-биюле уеннары белән үрелеп барды. Һәр класска кереп матур күренеш күрсәтелде.Яз кызы- Нәүрүзбикәне каршы алырга һәркем әзер иде. Илләребезгә тынычлык, җаныбызга саулык-сәламәтлек, ил-көннәребезгә иминлек насыйп булсын. Төкле аягың белән Нәүрүз! -
Всероссийская акция «Сообщи, где торгуют смертью»/«Үлемне кая саталар, хәбәр ит» исемле Бөтенроссия акциясе 22.03.2023

22 марта в рамках Всероссийской акции «Сообщи, где торгуют смертью» в гимназии прошли классные часы «Я выбираю жизнь!»
Особое внимание было уделено последствиям употребления наркотических веществ, которые все чаще пользуются популярностью среди молодежи , в том числе проблеме их распространения в социальных сетях. Школьникам разъяснили , что в случае выявления такого факта , их поставят на профилактический учет не только к наркологу , но и в органах внутренних дел, что в дальнейшем может негативно отразится на их жизни.
Учащиеся получили важную и полезную информацию о том, как уберечь себя и своих близких от вредных привычек , как следует вести себя в различных ситуациях, в том числе в случаях, когда предлагают купить, или употребить запрещённые вещества или лекарственные препараты.22 нче март көнне гимназиядә «Үлемне кая саталар, хәбәр ит» исемле Бөтенроссия акциясе кысаларында «Мин тормышны сайлыйм!» дигән сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Наркомания авыруының асылын ачыклау,укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү, аларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару, гомернең кадерен белеп, көчле рухлы булып яшәргә кирәклеге аңлатылды.
-
«Су-табигатьнең искиткеч дөньясы» исемле район чарасында экологлар белән чарада. 22.03.2023

22 мартта гимназиядә "Су - табигатьнең искиткеч дөньясы"дип аталган Бөтендөнья Су көненә багышланган район чарасы узды.
Чарада хөрмәтле кунаклар: ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Гөлнара Ильяс кызы Абдрахманова, Рәшит Зиннур улы Әхмәтҗанов катнашты.
Бу бәйрәм кешеләргә җирдә чиста суның күп булмавын һәм аны сакларга кирәклеген искә төшерә. Чөнки су һәркемгә кирәк: кешеләргә, үсемлекләргә, хайваннарга. Һәрберебез сунысаклый ала.
Чараның максаты - бөтен кешеләрнең игътибарын су ресурсларын үзләштерү һәм саклау мәсьәләләренә җәлеп итү.
Балалар төрле җырларны, шигырьләрне, мәкальләрне һәм су турында әйтемнәрне искә төшерделәр. Чара ахырында балалар гади чиста судан да кыйммәтлерәк һәм могҗизалырак нәрсә юк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Чараны башлангыч сыйныф укытучылары әзерләде һәм үткәрде: Гыйләҗиева Ч. Х., Вафина А. Р., Әхмәдуллина Г.И., Низамиева Г. М.22 марта в гимназии прошло районное мероприятие приуроченное Всемирному дню воды под названием "Вода - чудесный мир природы".
На мероприятии присутствовали почётные гости: специалисты Государственного природного заказника "Ашит" Госкомитета РТ по биологическим ресурсам Абдрахманова Гульнара Ильясовна, Ахметзянов Рашит Зиннурович.
Этот праздник напоминает людям, что чистой воды на Земле не так много, и ее нужно беречь. Ведь вода нужна всем: людям, растениям, животным. И каждый из нас может беречь воду.
Цель мероприятия- привлечь внимание всего человечества к вопросам освоения и сбережения водных ресурсов.
Ребята вспомнили разные песни, стихи, пословицы и поговорки о воде. В завершение мероприятия ребята пришли к выводу, что нет ничего более драгоценного и чудесного, чем обычная чистая вода.
Мероприятие подготовили и провели учителя начальных классов: Гилязиева Ч.Х., Вафина А.Р., Ахмадуллина Г.И., Низамиева Г.М.

















