Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Һөнәри юнәлеш: В. Г. Тимирясов исемендәге КИУ җитәкчеләре белән очрашу. 03.03.2023

Бүген гимназиянең актлар залында В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты вәкилләре 9,10,11 нче сыйныф укучылары каршында чыгыш ясадылар. Әлеге очрашуның максаты: укучыларны һөнәри белем бирү югары уку йортлары белән таныштыру. Һөнәр турында әңгәмәдә укытучы Ю. М. Волкова,уку йортында укучы студент К. А. Урманова университетның өстенлекләре, уку үзенчәлекләре, көллияткә һәм вузга керү кагыйдәләре турында сөйләделәр, анкеталар тутырдылар, үзләре турында белешмә яздылар, соңыннан һәр укучыга буклетлар таратылды. Барыгызга да уңышлы чыгарылыш имтиханнары һәм үзегез теләгән һөнәр ияләре булуыгызны телибез !
Сегодня Арскую гимназию 5 посетили представители Казанского Инновационного университета имени В.Г.Тимирясова. На профориентационной беседе с учащимися 9,10, 11 классов преподаватель Волкова Юлия Михайловна и студентка Урманова Камилла Арсиналовна рассказали про преимущества университета, особенности обучения, правила поступления в колледж и вуз. Желаем всем успешной сдачи выпускных экзаменов и поступления!
-
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре:тарих һәм хәзерге заман. 02.03.2023

Гимназиянең актлар залында «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре:тарих һәм хәзерге заман» проекты кысаларында әйдәп баручы укытучы , хезмәт ветераны, Арча районының мактаулы гражданины Камалетдинова Сания Сибгатулловна белән очрашу үткәрелде.Әлеге чарада 3 нче А сыйныфы укучылары әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр, чыгышларында хатын-кызларның тырыш хезмәтен, батырлыгын, горурлыгын чагылдырган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.Сания ханым үзенең чыгышында укучыларны үзенең тормыш юлы, хезмәт юлы белән таныштырды, мәңге хәтердән уелмый торган истәлекләре белән уртаклашты. Укучыларга үзенең бала чагы турында сөйләде, балаларга үгет-нәсихәтләрен, киңәшләрен җиткерде. Укучылар кызыксынып тыңладылар, сорауларына җавап таптылар. Без Сания Сибгатулловна белән горурланабыз, саулык-сәламәтлек, хәерле гомерләр телибез, күп еллар Арча күгендә балкырга, башкаларга җылы биреп, гыйлем нурлары чәчәргә насыйп булсын!
-
«ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР ТАРИХЫ» исемле сыйныф сәгате. 01.03.2023

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан, 6нчы А сыйныфында "Ватанны саклаучылар көне тарихы" дигән сыйныф сәгате узды.Сыйныф сәгатендә укучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, патриотлар һәм патриотизм турында сөйләделәр.
В целях патриотического воспитания подрастающего поколения, в 6а классе прошел классный час " История Дня защитников Отечества", с участием Галяутдинов Т.А , дедушки одного из учеников.На классном часе учащиеся познакомились с историей праздника, говорили о патриотах и патриотизме.
-
«Солдатлар булып тумыйлар» исемле әдәби-музыкаль композиция. 01.03.2023

27 нче февраль көнне, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан, гимназиянең актлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган " Солдатлар булып тумыйлар..." исемле чара уздырылды.Чарада Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре ветераны Баһаутдинов С.Л. катнашты.8 нче сыйныф укучылары әдәби - музыкаль композиция тәкъдим иттеләр, Баһаутдинов С. Л. укучыларга үз хезмәте, чын ир-атның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде.Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, бер минут тынлык белән Геройлар искә алынды, горурланырлык батырларыбыз даны мәңге югалмас!
27 февраля, в целях патриотического воспитания подрастающего поколения, в актовом зале гимназии прошло мероприятие посвященное Дню Защитников Отечества "Солдатами не рождаются..."На мероприятии принимал участие ветеран боевых действий в Афганистане Багаутдинов С.Л. Учащиеся 8 классов представили литературно- музыкальную композицию, Багаутдинов С.Л рассказал учащимся о своей службе, о том, какими качествами должен обладать настоящий мужчина.
-
«Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» 28.02.2023

27 февральдә 4А сыйныфында "Традицион гаилә кыйммәтләре" темасына "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү" дигән чираттагы дәрес узды. Укучылар белән әңгәмә кысаларында гаилә кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, бер-береңә мәхәббәт, үзара хөрмәт һәм ярдәм нигезендә гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр урнаштыру кирәклеген аңлау сораулары буенча фикер алыштылар, аларның гаиләсен характерлый торган мәкальләр яздылар, шулай ук балалар үзләренең гаилә агачлары һәм традицияләре турында сөйләделәр. Дәрес барышында балалар презентация һәм видеофильм карадылар, интерактив биремнәр үтәделәр.
Әңгәмә ахырында укучылар үз гаиләләрен яклау символын-гаилә сакчыларын ясадылар. Гаилә-һәр кеше тормышында иң мөһим хәзинә. Укучылар дәрес ахырында шундый нәтиҗәгә килделәр.27 февраля в 4 А классе прошло очередное занятие цикла "Разговоры о важном" по теме "Традиционные семейные ценности". В рамках беседы с обучающимися обсуждались вопросы, связанные с воспитанием уважения к семейным ценностям и традициям, пониманием необходимости выстраивать взаимоотношения в семье на основе любви, взаимоуважения и взаимопомощи друг другу, написали пословицы, которые характеризует их семью, а также ребята делились рассказами о своих семейных древах и традициях, которые бережно хранятся и передаются в их семьях. В ходе занятия ребята просмотрели презентацию и видеофильм, выполнили интерактивные задания.
В заключении беседы учащиеся нарисовали семейный оберег – символ защиты своей семьи. Семья- важнейшая ценность в жизни каждого человека. К такому выводу пришли ребята в конце занятия. -
«СалаваTik» төркеменең зур концерты. 27.02.2023

«СалаваTik» төркеменең зур концерты Халыкара Туган тел көне кысаларында үткәрелде. Бу зур чараның Арча районында уздырылуы юкка түгел. Арчалылар, 2023 нче елда «Салават күпере» журналына язылу буенча беренче урынны алып, журнал тарафыннан үткәрелгән «Без- беренче» бәйгесендә җиңү яулады.
Әлеге чара чын мәгънәсендэ балалар өчен зур бәйрәм булды.
Шул уңайдан бу бәйрәмгә Татарстанның иң популяр балалар төркеме «СалаваТik»лар узлэренең иң матур җырларын буләк иттелэр.
Бу чарада Арча 5 нче гимназиясенең 1 нче Б сыйныфы укучысы, куптөрле шигырь бәйгеләрендэ җиңүче, «Шаян ТВ» телерадиокомпаниясе тапшыруларында актив катнашучы Нуретдинов Ильяс та катнашты. Бу чарада балалар өчен төрле бәйгеләр уздырылды. Иң актив катнашучыларга «Салават күпере» журналы тапшырылды.Бәйрәм укучылар күңелендә онытылмас хатирәләр булып истә калыр. -
«Җырлар һәрвакыт көрәштә җиңү яуладылар» исемле әдәби-музыкаль кичә. 27.02.2023

Рус теле һәм әдәбияты атнасы кысаларында, гимназиянең актлар залында, рус теле укытучысы Мартынова Т.А.«Җырлар һәрвакыт көрәштә җиңү яуладылар» исемле әдәби-музыкаль композиция үткәрде. Бәйрәм кичәсе Ватанны саклаучылар көненә багышланды, чарада Арча районы мәдәният йорты каршында оештырылган «Рус җыры " ансамбле катнашты. Бу чараның бурычлары: ватанпәрвәрлек,үз илең өчен горурлык хисе,сугыш еллары җырлары үрнәгендә аны яклаучылар тәрбияләү,хәзерге вакытта сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы солдатларга хөрмәт хисе тәрбияләү.
В рамках предметной недели на базе МБОУ-Арской гимназии 5 учитель русского языка Мартынова Т.А. организовала проведение литературно-музыкальной композиции «А песни тоже воевали».Праздник был приурочен ко Дню защитника Отечества.Гостем и участником мероприятия стал ансамбль «Русская песня» районного Дома культуры г. Арска. Задачи этого мероприятия:воспитание чувства патриотизма,гордости за свою страну,её защитников на примерах песен военных лет, привитие чувств уважения к солдатам,участвующим в боевых действиях в настоящее время.
-
Яңа уку атнасы. 27.02.2023

27 нче февральдә гимназиядә уку атнасы гадәттәгечә Россия Фелерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрүдән, дәүләт гимннарын башкарудан башланды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрү хокукы район чараларында актив булган 5 нче Б классы укучылары Ибатуллин Х.һәм Мортазин С.бирелә.
27 февраля учебная неделя в гимназии традиционно началась с вынесения флагов Российской Фелерации и Республики Татарстан, исполнения Государственных гимнов Торжественное право внести флаги Российской Федерации и Республики Татарстан было предоставлено Ибатуллину Х. и Муртазину С. 5 Б класс, участники районных мероприятий.
-
Һөнәрләр күп- теләгәнең сайла. 25.02.2023

Гимназиянең актлар залында 9-11 нче класс укучылары өчен «Һөнәрләр күп-теләгәнең сайла» исемле чара оештырылды. Әлеге чарада Казан шәһәренең филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының һөнәрләр бүлеге хезмәткәрләре Хәялиева Р. Р., В. Петров укучылар каршында чыгыш ясадылар, югары уку йортына керү гамәлләре белән таныштырдылар, буклетлар тараттылар.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Сила Российской армии 25.02.2023

В честь праздника Дня защитника Отечества в филиале "Большеверезинская НОШ" прошел классный час на тему "Сила Российской армии".
Посмотрев презентацию "Наша Армия родная",дети познакомились с историей праздника,с родами войск Российской армии.Учащиеся получили много положительных эмоций.А новые знания, полученные в ходе классного часа,вызвали в душе у каждого ребёнка гордость за свою страну и быть защитниками для своих родных и близких.Ватанны саклаучылар коне унаеннан" Зур Бирэзэ башлангыч мэктэбе " филиалында " Россия Армиясе коче" дигэн темага сыйныф сэгате уткэрелде. "Безнен туган Армиябез" дигэн темага презентацияне карап балалар бэйрэмнен тарихы, армиянен гаскэри торлэре белэн таныштылар. Укучылар унай тээсирлэр алдылар. Бу сэгать барышында алынган белем, мэгълумат хэрбер укучы кунелендэ горурлык хисе hэм Ватанны саклау телэге уятты.

















