Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Котлыйбыз!
20.02.2016
Республика күләмендә татар әдәбияты фәненнән уздырылган олимпиадада җиңү яулаган 10А сыйныфы укучысы Нургалиев Айнурны (призер) котлыйбыз!(укытучысы Гыйләҗиева Л.Ф..)
-
Пробные экзамены
20.02.2016
Учащиеся 11 классов сегодня пишут пробный ЕГЭ по русскому языку, а учащиеся 9 классов пробный ОГЭ по английскому языку. Желаем успехов!
-
Котлыйбыз! 18.02.2016

Республика күләмендә татар теле фәненнән уздырылган олимпиадада җиңү яулаган 10А сыйныфы укучысы Ризванова Камиләне (призер) котлыйбыз!(укытучысы Газизова Э.И.)
-
Котлыйбыз! 18.02.2016

Республика күләмендә математика фәненнән уздырылган олимпиадада җиңү яулаган 6Б сыйныфы укучысы Гарифуллина Энҗене (призер) котлыйбыз!(укытучысы Хәкимова Г.Х.)
-
“Батырлык нинди була?”
18.02.2016
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 11 класс укучылары белән “Батырлык нинди була?” темасына тәрбия сәгате узды. Класс җитәкчесе тарих укытучысы Илнур Җәләев бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, армиядә хезмәт итүче чыгарылыш класс укучыларының фотоларына күзәтү ясады, аларның хәрби частьларын әйтте. Һәркемдә зур горурлык хисе туды, төрле сорауларга җаваплар эзләделәр, видеоязма карадылар.Тыныч тормыш шартларында да зур батырлыклар эшләп булачагына инандылар.
-
Зур бәйрәм
17.02.2016
Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар!
21 нче февраль көнне, 11.00 сәгатьтә, гимназия мәйданчыгында Шәрыкъ бистәсендә яшәүче халык белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышлап мәдәни-спорт чарасы оештырыла. Әлеге Зур бәйрәмдә укучылар, өлкәннәр, яшьләр, теләге булган һәркем катнашачак. Программада:
1. Төрле спорт бәйгеләре: канат тарту, чанада шуу, гаилә эстафетасы, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу, шорт-трек, хоккей ярышы.
2. Конкурслар: җыр, бию, шигырь; пневматик автоматтан ату, сүтү, җыю күнекмәләре; “Безнең урам тарихы”, юмор, сәнгатьле сөйләм; флеш-моб; чаңгы ярышы.
3. Кыр кухнясы:
-солдат боткасы;
-коймак белән чәй.
Безнең белән рәхәтләнеп күңел ачыгыз, ял итегез! Гимназиябезгә рәхим итегез!
-
"Ел укытучысы- 2016" 17.02.2016

Гимназия базасында "Ел укытучысы- 2016" конкурсының муниципаль турында тарих укытучысы Әхмәтханова Г.Г. катнашып “Иң креатив класс җитәкчесе” номинациясендә җиңү яулады, психолог Сафина З.Ш. уңышлы чыгыш ясап 2 урын алды. Котлыйбыз!!!
-
Муса Җәлилнең исеме үлемсез.
17.02.2016
Татар халкының бөек улы, герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 еллыгына багышланган чара булды. Башлангыч сыйныф укучылары, тарих укытучысы Әхмәтханова әзерләгән истәлекләрне карау өчен гимназия музеенда сәяхәт иттеләр. Алар шагыйрьнең аянычлы тормыш юлын, иҗатын чагылдырган презентация карадылар. Муса Җәлилнең“Вәхшәт” исемле шигырен Диләрә Булатова шулкадәр зур осталык белән сөйләде, хәркем тын да алмый тыңлады. Китапларына күргәзмә дә оештырды.
-
Һөнәри очрашу.
17.02.2016
Һөнәр сайлау максатыннан гимназиябездә 9-нчы сыйныф укучылары белән берлектә Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Рамил Наил улы белән очрашу булды. Укучылар техникумда уку, тору шартлары белән таныштылар. Экономика, инженерия, ветеренария, поварлык белгечләре әзерляү курслары барлыгы турында мәгълүмат алдылар. Студентлар тормыш белән кызыксындылар. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының бөтен төр тармакларын чагылдырган видеоязма карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Соңыннан һәр укучыга техникум турында мәгълүмәти – буклетлар тапшырылды.
-
Котлыйбыз! 16.02.2016

2001 нче елгы һәм зуррак укучы балалар арасында хоккей ярышында Федерация кубогына Арча районы мәктәпләре арасында гимназия командасы 1 урынны алды. Командада катнашты: Хәйруллин Солтан – 9а, Бәдриев Ильяр – 8б, Хисматов Илнур -9а, Җәләев Инсаф – 9а, Гәрәев Инсаф -9б, Минһаҗев Руслан – 11б, Ибатуллин Адель – 10а, Акбиров Данил – 6А, Мухаметшин Ранил – 7б, Сабиров Руслан – 7а, Габдрахманов Илфат – 8б. Котлыйбыз, уңышларыгыз белән горурланабыз!

















