Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 188 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Подарки папам ко Дню защитника Отечества 24.02.2026

Девочки из Движении первых с нашими ребятами совместно подготовили подарки папам ко Дню защитника Отечества, сделали открытки, мастерили сувениры своими руками. Все дети были увлечены творческим процессом и получили массу положительных эмоций.
-
Уйный-уйный үсәбе 24.02.2026

Икенче кече яшьтәгеләр төркеменә йөрүче балалар өстәл уеннарын яратып уйныйлар. Өстәл уены вак моториканы, сөйләмне, хәтерне һәм игътибарны үстерү өчен бик мөһим. Балалар өстәл уены аша төсләр, формалар белән танышалар, яшьтәшләре белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнәләр, логик фикерләү һәм эшне ахырына кадәр җиткерү сәләтен үстерәләр.
-
Кем ул патриот? 24.02.2026

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Кем ул патриот" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар Россияне туган ил буларак күзаллауларын формалаштыруны һәм "Ватан" төшенчәләре белән танышуны дәвам иттеләр. Балалар Дәүләт символигы турындагы белемнәрен ныгыттылар, шулай ук басып Россия гимнын тыңладылар.
-
Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем 20.02.2026

Халыклар бердәмлеге көне – ул балалар кечкенәдән белеп үсәргә тиеш көн. Бу бәйрәм, кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшереп кенә калмыйча, күп милләтле ил гражданнарына берләшүнең мөһимлеген искә төшерергә дә чакыра. Бакчабызда бүген беренче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белэн бу бәйрәмгә багышланган "Туган тел" исемле бик кунелле чара узды. Чара барышында балалар эчтәлекле шигырьләр, җырлар, татар халык уеннары һәм биюләрен башкардылар. Бәйрәмгә А.Алишның "Чукмар белән Тукмар" әкиятенән әби дә әтәче белән килгән иде. Ул да балаларны табышмаклар ярдәмендә сынап карады. Әлеге чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды. ел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та югала. Телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияты да, гореф-гадәтләре дә юкка чыга. Шуның өчен дә туган телебезне ярату, кадерләп саклау, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәрберебезнең изге бурычы.
-
Арча Йолдызлары — 2026 19.02.2026

Сегодня прошел отборочный тур районного конкурса «Арча Йолдызлары — 2026». В нем от нашего садика участвовал дуэт «Жаворонки» из подготовительной группы № 1. Девочки исполнили две разнохарактерные песни: «Солнце скрылось за горою» и «Веснушки». Девочки отлично выступили!
-
Шигърият бакчасында 18.02.2026

Бүген бакчабыз барлык шигырь сөюче балаларны үзенә җыйды. "Шигърият бакчасында" дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе булып узды. Бәйгедә һәр төркемнән милли җанлы 31 балалар катнашты. Алар үзләренең хис-кичерешләрен шигырь юлларына салып, тамашачыга җиткерделәр. Бәйге нәтиҗәләре буенча балаларга 1 нче, 2 нче, 3 нче урыннар, актив катнашучы дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балаларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез. Аларны зур түземлек белән әзерләгән әти-әниләргә һәм тәрбиячеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Сак булыгыз, өстегезгә боз сөңгеләре, карлар ишелеп төшмәсен!
16.02.2026
Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән "Сак булыгыз, бозлы сөңгеләр" дип аталган куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча мөһим әңгәмә үткәрдек. Һава торышы гел үзгәреп тора: я кар явып суытып җибәрә, я буранлап ала да җебетә башлый. Әнә күпкатлы йортлар тирәсеннән үтеп йөрүе куркыныч бүген. Өй кыекларында озын-озын боз сөңгеләре тезелеп киткән. Түбәләрдән кар көртләре төшә. Әңгәмә алдыннан савытта кар һәм боз сөңгеләре алып керелде.Балалар белән өстәл янында кар һәм боз сөңгелләрен карадык,аларның сыйфатлары белән таныштык.Балаларга сөңгеләрнең кеше өчен куркыныч булырга мөмкин булуы һәм түбәләрдән кар төшү куркынычыннан саклану турында аңлатылды.
-
Муса Җәлилгә багышланган бәйрәм 13.02.2026

Бакчабызда халкыбызның каһарман шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан искиткеч күркәм һәм эчтәлекле искә алу кичәсе үткәрелде. Әлеге музыкаль - әдәби чараны икенче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тырышып әзерләде һәм тәкъдим итте. Чара барышында тәрбияләнүчеләребез шагыйрьнең иҗаты белән якыннан таныштылар: Муса Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләрен сәхнәләштерделәр, аның үлемсез шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Кичә аеруча җанлы үтте, чөнки ул татар халык уеннары белән үрелеп барды. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм каһарманлыгы турындагы мәгълүматлар балалар күңелендә соклану хисләре уятты. Бөек әдипләребезнең исеме мәңге онытылмасын, ә аларның иҗаты буыннардан-буыннарга кадерле мирас булып күчсен иде дип телисе килә.
-
Кояш рәсеме 13.02.2026

Кечкенәләр төркеме балалары рәсем шогылендә студент кыз белән берлектә Кояш рәсемен ясадылар. Кояшның кеше томышын да булган зур роле белән дә танышып киттеләр.Зур түгәрәк төшерделәр түгәрәк форманы туры сызыклар белән яраштырып куйдылар. Буяр алдыннан төсне дөрес итеп сайлау, крандашлар белән ничек кулланырга кирәк булган кагыйдәләр белән дә танышып киттеләр. Алар бу шөгыль бик охшады.
-
Сказка о дружбе народов 12.02.2026

Сегодня школьники из Движение Первых подарило детям волшебную сказку! Для детей подготовительных групп был представлен удивительный спектакль, поставленный по сказке Урюмцевой Светланы Юрьевны "Сказка о дружбе народов", который погрузил детей в волшебный мир литературы. В спектакле отразилась тема - единства народов России, региональные традиции и народное творчество. Каждый момент представления был наполнен добротой, волшебством и важными жизненными уроками. Дети играли в разные национальные игры. После спектакля ребятам подарили значки. Спасибо всем участникам этого чудесного мероприятия .





