Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 188 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Бүген әниләр бәйрәме
04.03.2026
Кояш көлә, мин елмаям,
8 март бүген!
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Буген кечкенәләр төркемендә 8 март -халыкара хатын- кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Балалар әниләренә багышлап матур шигырьләр сөйләделәр, матур жырлар җырладылар,кызыклы уеннар уйнадылар.Бәйрәмгә ямь өстәп кунакка,төлке, көчек ,әтәч килделәр.Бәйрәмебез кунагы кояш балаларга узенең күчтәнәчләрен таратты. Бәйрәм күңелле рухта үтте.
-
Бүген бәйрәм кичәсе! 04.03.2026

Әле ярый сез бар җирдә,
Безнең иң ныклы терәк.
Гомерегез озын булсын,
Сез безгә шундый кирәк!
Бүгенге бәйрәм кичәсе әнә шундый матур шигырь юллары белән башланып китте. Бакчабызның уртанчылар төркеменә йөрүче балалар бәйрәм чарасы оештырдылар. Алар әти-әниләрен 23 февраль-Ватанны саклаучылар һәм 8 Март - халыкара хатын-кызлар көненә багышланган шигырьләр, җыр-биюләр белән сөендерделәр. Бәйрәм уеннар, кызыклы сораулар белән үрелеп барды. Соңыннан балалар үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Илләребез тыныч булып, балаларыбызның уңышларына сөенеп яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.
-
Халык-ара хатын кызлар көне бәйрәме 04.03.2026

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — 8 Март — Халык-ара хатын кызлар көне. Бүген безнең бакчабызда кечкенәләр төркемендә ике матур бәйрәм булып үтте февральмарт Ватанны саклаучылар көне бн халык ара хатын-кыз лар көненә әзерләгән чарабызны карарга әтиләребез дә, әниләребез дә килгән иде. Балалар узләренең чыгышлары бн якыннарын куандырдылар, җырладылар, биеделәр, бәйрәмгә клоун Клёпада килгән иде, ул кызыклы әти-әниләргә уеннар үткәрде. Гаилә бәйрәмебез күңелле үтте.
-
Февромарт бәйрәме 04.03.2026

Бүген 2 мәктәпкә әзерлек төркемендә «Февромарт» бәйрәме узды. Яраткан эти- әниләребезне һәм әби-бабайларыбызны чакырдык. Балалар шигырьләр, җырлар, биюләр әзерләделәр. Әти- әниләр бик яратып уеннарда катнаштылар. Ахырдан балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Нигә бүген бөтен җирдә чәчәкләр балкый бездә? 03.03.2026

Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә?
Нигә кояш көлеп карый?
Беләбез һәммәбез дә!
Бүген әниләр бәйрәме!
Бүген җирдә тантана! Кояш та шуңа көлә. Гөлләр шуңа шатлана. Тышта әле кар ява, ә күңелләрдә - яз яме! Ямьле яз аен хатын-кызларның гүзәл бәйрәме- 8 нче Март башлар жибәрә. Буген зурлар төркемендә бу гүзәл көнгә багышлап, күңелле бәйрәм үтте. "Күңелләрдә - яз яме" дип исемләнгән бу бәйрәм башка еллардагыдан үзенчәрәк үткәрелде. Бәйрәмгә әниләр генә түгел, әтиләр дә килде. Чөнки бу бәйрәм Ватанны саклаучылар көне белән бергә үрелеп барды. Әти һәм әни - бала өчен иң кадерле кешеләр. Шуңадырмы, балалар бу бәйрәмгә аеруча зур җаваплылык тоеп, тырышып әзерләнделәр.
Әтиләрне, әниләрне
Яратыгыз, сөегез!
Җир йөзендә иң киекле
Алар - шуны белегез!
Айдан, кояштан кадерле
Син ул, әтием!
Иң ягымлы, иң сөйкемле
Син ул, әнием!
Бәйрәмдә җыр - биюләр, шигырьләр, кызыклы уеннар бергә чиратлашып, үрелеп барды. Ямь өстенә ямь өстәп, кунакка гузәл Яз кызы килде. Бәйрәм турында ишетеп, әкияти Тукай урманыннан Урман албастысы да килде. Ул, һәрвакыттагыча, явызланмакчы иде дә, балаларның матур җырларын ишетеп, дәртле биюләрен күреп, күңеле йомшарып китте һәм балалар белән дуслашып, бәйрәм ахырынача рәхәтләнеп биеп, җырлап, шаярып, балалар белән бергә күңел ачты. Бәйрәм ахырында балалар әтиләргә һәм әниләргә үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
Иң кадерле кешеләр сез,
Әтиләр һәм әниләр!
Сез булганга балалар да
Тыныч, рәхәт яшиләр!
-
Беседы о гражданской обороне 02.03.2026

В подготовительной группе № 2 провели беседу о гражданской обороне. Дети познакомились с функциями Гражданской обороны, закрепили правила безопасного поведения при возникновении пожара.
-
Ут белән шаярма! 02.03.2026

Балаларда ут белән сак эш итү күнекмәләрен тәрбияләүдә әти-әниләр дә, тәрбиячеләр дә бердәм эшләргә тиешләр. Балаларның күпчелек вакытларын өйдән тыш, балалар бакчасында үткәрүләрен исәпкә алсак, янгын куркынычсызлыгы нигезләренә өйрәтүдә тәрбиячеләрнең төп рольне башкаруын аңлавы кыен түгел. Шуңа да әлеге теманың актуальлеген аңлап, балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән “Ут белән шаярма” темасына әңгәмә үткәрелде.Әңгәмәнең максаты- гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда балаларның үзләрен дөрес тотарга, ни эшләргә кирәк булуын өйрәтүдән гыйбарәт иде.
-
90 лет со дня создания гражданской обороны в России 02.03.2026

1 марта исполнилось 90 лет со дня создания гражданской обороны в России. В старшей группе провели беседу о ГО, как защитить себя в любой чрезвычайной ситуации. Дети ответили на вопросы: Кто такие спасатели? В чём заключается помощь спасателей? Спасатели спешат на помощь людям и животным, когда случаются пожары, ураганы, наводнения, землетрясения. Затем играли в игру "Спасатели". В беде нас выручают всегда наши верные друзья: спасатели, пожарные, врачи, полицейские. Но чтобы они пришли вовремя, нужно знать номера их телефонов: 01, 02, 03, 04. В конце занятия дети учили номера экстренных служб.
-
Без патриотлар 27.02.2026

Бүген безнең балалар бакчасында әхлакый-патриотик тәрбия буенча «Без патриотлар» дигән викторина узды. Викторинада зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Викторина биремнәрдән торды: «мәкальләр һәм әйтемнәр», «туган ил турында без нәрсә беләбез», «Россия символлары», «табышмаклар». Викторинада катнашучылар фикерли, командада эшли белүләрен, шулай ук туган ягыбыз тарихын яхшы белүләрен күрсәттеләр.
-
"Казан арты" тарих-этнографик музеена экскурсия 25.02.2026

Бүген икенче мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар "Казан арты" тарих-этнографик музеенда экскурсиядә булып кайттылар. Музей хезмәткәрләре балаларны гаять күптөрле чаралар белән каршы алды. Герой шагыйребез Муса Җәлил иҗатына багышлап әзерләнгән чара бик күңелле бәйрәм рухында узып китте. Балалар сәхнәдә үзләре өйрәнгән М.Җәлил шигырьләрен сөйләп үттеләр. Аннары бик матур осталык дәресләре булды, балалар әниләренә күннән ачкычлар бәйләме өчен брелок ясадылар. Ахырдан экскурсовод музей буйлап экскурсия оештырды, балалар музейдагы экспонатлар белән якыннын таныштылар. Шушындый бай эчтәлекле, балалар өчен файдалы булган чара оештырганнары өчен музей хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, алда тагын очрашулар көтеп калабыз.





