Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 351 352 ( 353 ) 354 355 356 357 358 359 360 >>
-
Бөек Тукай! 27.04.2013

26 нчы апрель-Габдулла Тукайның туган көне. Бөек шагыйребезнең туган көнен без зурлап искә алдык. Төрле чаралар, конкурслар, әдәби кичәләр белән кайнады мәктәп. Укучылар үзләре дә, Тукайга ияреп, каләм тибрәтеп карадылар,иҗат җимешләре белән таныштырдылар.
Габдулла Тукай безгә бик зур, кыйммәтле мирас калдырган.Ә без шул хәзинәне сакларга,буыннан-буынга дәвам итәргә тиеш.
-
“Олиймпийский наш привет!” 26.04.2013

XI Республикакүләм “Олиймпийский наш привет!” конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды.
Мәктәбебезнең “Сәламәтлек” театры коллективы быел да беренчелекне бирмәде.Районда 1 урынны алып,республикада да җиңүчеләр рәтенә керде.
Дүрт ел алдынгылыкны бирмәгән коллективка һәм аларның җитәкчеләренә (Ә.К.Әхмәтгалиева , Р.Р.Рахматуллина) киләчәктә дә зур уңышлар, нык сәламәтлек, позитив энергия телибез!
-
Тимурчылык отряды 25.04.2013

Мәктәбебездә патриотик тәрбиягә аеруча зур урын бирелә.Тимурчылык отряды һәм волонтерларыбыз даими сугыш һәм тыл ветераннарына шефлык итәләр. Шулай ук һәйкәл-обелиск яны ,Җиңү аллеясе чистартыла,агачлар һәм чәчәкләр утыртыла. Быел да бу матур традиция дәвам итте
-
“Алтын каләм-2013” 25.04.2013

“Алтын каләм-2013” район этабында җиңүчеләребез:
1.Абдуллина Алисә
2.Нуруллин Алмаз
3.Кавиева Нәркизә
4.Фәхретдинова Илүзә
Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын!Иҗат чишмәгез саекмасын!
-
“Табигать балалары” 25.04.2013

Республикакүләм “Табигать балалары” конкурсында җиңүче укучыларыбыз:
1.Рахматуллина Айгөл
2.Абдуллина Алисә
Афәрин,кызлар!Зур уңышлар сезгә!
-
«Казан арты» тарих-этнография музеенда 24.04.2013

24 апрельдә «Казан арты» тарих-этнография музеенда район буенча “Моңлы сазым” әдәби-музыкаль кичәсе узды. Мәктәбебез укучылары да кичәдә актив катнаштылар.
1.Рахматуллина Айгөл.,8 нче сыйныф укучысы
2.Әүхадиева Айсинә,9 нчы сыйныф укучысы
3.Хәлимов Айнур,11 нче сыйныф укучысы
Укучыларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз,киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Язгы өмәләр башланды
20.04.2013
20 апрель көнне район күләмендә язгы өмәләр оештырылды. Һәркем тирә-якны чистартып, тәртипкә китерү өстендә эшләде бу көнне.
Безнең җирлек тә шау-гөр килеп торды , һәркайда эш кайнады. Авылыбызны,тирә-як территорияләрне күләмле чистарту, тәртипкә китерү эшләре башкарылды. Кардан арчылып бетмәгән урыннарда кар тараттык, кипкән җирләрне тырмалам, себереп чүпләрдән арындырдык. Чисталык,матурлык,тәртип һәркемгә дә кирәк.Эшләгән эшебезгә карап күңел сөенә.
-
100 ел Тукайсыз... 15.04.2013

15 апрельдә татар шагыйре Габдулла Тукай вафатына 100 ел тулды. Бу көнне 100 ел элек Казанда бөек шагыйрь белән ничек хушлашкан булсалар, бу юлы да халкыбыз шул юлны үтеп, Тукайны искә алды.
Әлеге вакыйга уңаеннан Казан каласында төрле чаралар көнозын барды.
Безнең мәктәптән дә делегация әлеге чараларда катнашты.
Клячкин хастаханәсе янында митинг, хастаханә диварындагы барельефка һәм Тукай вафат булган палатадагы истәлек тактасына, шагыйрьнең үз исемен йөрткән мәйдандагы һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәлләргә чәчәк салу, Тукайның каберенә зиярәт кылу, Г.Тукай музеенда һәм Татарстан Язучылар берлегендә искә алу кичәләре күңелләрдә озак сакланыр.Г. Тукайның Әдәби музеенда “Төп нөсхә” көне булды. Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрьне искә алу кичәсе үтте. Тукай клубындагы һәм Тукай музеендагы искә алу кичәләрендә безнең укучыларыбыз да уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Ата-аналар җыелышы
13.04.2013
Бүген 11 нче сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Җыелыш БДИ турында барды, әти-әниләргә күбрәк нәрсәләргә игътибар итәргә, балаларга имтиханга әзерлек чорында ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында киңәшләр бирелде.
-
Волейбол ярышы 13.04.2013

9-11 класс егетләре Кенәр зонасында үткәрелгән волейбол ярышында катнашып икенче урын яуладылар. Котлыйбыз аларны.













