Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 351 ( 352 ) 353 354 355 356 357 358 359 360 >>
-
Егетләребез көрәштә дә беренчелекне бирмәде. 06.04.2014

Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиев Кубогына 1998-2000 нче елгы яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча район сайлап алу турниры узды. Анда мәктәбебезнең көрәшчеләре 1 нче урынны яулады.Афәрин, егетләр!
-
Без-беренче! 04.04.2014

Республикакүләм хокук бозуларны кисәтү отрядлары конкурсының район туры үтте. Әлеге конкурста безнең мәктәпнең “Барс” профилактика отряды беренче урынга лаек булды. Молодцы! Чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Спорт түгәрәге 01.04.2014

Язгы каникул көннәрендә дә мәктәптә түгәрәкләр тулы көченә эшләде.
-
“Җир сәгате” акциясе 31.03.2014

29 март көнне “Җир сәгате” акциясе узды , аңа без дә кушылдык. Җир планетасының киләчәгенә битараф булмаган һәркем бу көнне кичке сәгать тугызынчы яртыдан унынчы яртыга кадәр өендәге утны сүндереп торырга тиеш иде.
Мәгълүм булганча, әлеге акция Кыргый табигать дөньяара фонды тарафыннан һәр елны март аеның соңгы шимбәсендә үткәрелә. Фонд вәкилләре кешелек дөньясын, әйтик, лифт кебек тормыш өчен аеруча мөһим булмаган электр приборларыннан вакытлыча баш тартып, беразга гына булса да, җиргә якынлашырга чакыра.
-
Котлау 29.03.2014

Хөрмәтле җитәкчебез Рәмизә Рәисовна!
Сезне ихлас күңелдән олы бәйрәмегез-50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Тормыш бәйрәмегез белән котлап, Сезгә исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар белән тулы көннәр, рухи камиллек, гаилә иминлеге, мул тормыш һәм сәламәтлек телибез.
Туган көнегез-юбилеегыз белән,
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
-
Мәктәпкә кабул итү чоры
25.03.2014
10 марттан 1 нче класс укучыларының гаризаларын мәктәпкә кабул итү чоры башланды. Мәктәп 15 укучыны кабул итәргә әзер. Гаризаларны язу өчен "Подача заявления на прием" бүлегенә керегез.
-
Иҗат концерты
23.03.2014
21 март көнне Ашытбаш мәдәният йортында укучылар һәм укытучылар коллективының иҗат концерты булды. Тамашачы мәктәп коллективының чыгышын бик яратты ,зур рәхмәтен җиткерде.
-
“Созвездие-Йолдызлык” 21.03.2014

19 март көнне “Созвездие-Йолдызлык” конкурсының район туры үтте. Мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Нуруллин Алмаз , “Вокал-соло” номинациясендә җиңеп, зонага узды. Афәрин,Алмаз
-
Белдерү! 20.03.2014

Хөрмәтле әти-әниләр!
21 нче март көнне “Хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри юнәлеш бирү” дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелә. Ахырдан укучылар һәм укытучылар коллективының иҗат концерты була.
Башлана 18.00 сәг.
Рәхим итегез!
-
Материал для пробного тестирования по предмету "Татарский язык"
19.03.2014
Нормативные документы и контрольно-измерительный материал для пробного тестирования по предмету "Татарский язык" имеется на сайте Министерства образования и науки РТ http://mon.tatarstan.ru/ в разделе мониторинг качества образования.













