Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
“ Тукай безнең күңелләрдә” 27.04.2017

Кысна башлангыч мәктәбендә 20-26 апрель көннәрендә “ Тукай безнең күңелләрдә” атналыгы узды. Укучылар бөек шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар,шигырьләрен яттан сөйләделәр,әсәрләрен сәхнәләштерделәр.Йомгаклау көнендэ укучыларның Г. Тукай әсәрләренә ясалган рәсем һэм кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Атналыкта укучылар актив катнаштылар.
-
Туган көнең синең, бөек Тукай 26.04.2017

Бүген татар халкының сөекле шагыйре Г. Тукайның туган көне.
Күренекле татар әдибе Рабит Батулла “Тукай - ул шәм, ерагайган саен, аның яктылыгы көчәя генә”, дигән тирән мәгънәле фикер әйткән . Әйе, Тукай – шәм, милләт шәме! Шәмнең төптән ераграк булган саен яктыртуы көчлерәк була бара. Инде 131 ел татар халкы Тукай шәме яктысында җылына, аңа карап үзенең яшәү кыйбласын билгели.
Г. Тукайның туган көне бүген мәктәбебездә зурлап билгеләп үтелде. Иртәнге якта укучылар тантаналы линейкага җыелды. Бәйрәмгә һәр класс үзенең үзенчәлекле милли киемен булдырды. Егетләребезнең башында тү-бәтәйләр, ә кызларның һәрберсе матур калфаклардан. Бүген Г. Тукай сүз-ләренә язылган җырлар да яңгырады шигырьләр дә сөйләнде. 5 нче класс укучылары шагыйрьнең мәсәлләрен сәхнәләштерде.
Тәнәфес вакытларында Тукайның җырлары яңгырады. Һәр дәрескә гадәти кыңгырау тавышы түгел , « Туган тел» җыры чакырды
-
Шагыйрь һәркем сокланырлык, гаҗәпләнерлек искиткеч бай иҗат мирасы калдырган. Балалык рәхәтеннән, бәхетеннән мәхрүм ителгән Тукай күңел җылысын әкиятләре, шигырьләре аша балаларга тапшыра. Бүген яраткан шагыйребез Г.Тукайның әкиятләре, шигырьләре сәхнәләштерелде. 25.04.2017

-
Котлыйбыз! 25.04.2017

18-21 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбия-тыннан халыкара олимпиада үтте. Олимпиаданың беренче турында 15 меңләп кеше катнашкан. Аларның 500е икенче турга узган. Катнашучылар арасында 13 чит илдән (Австрия, Төркия, Казахстан, Япония, Узбәкстан, Кыргызстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытай, Литва) һәм 25 Россия субъектлары һәм Татарстан вәкилләре дә бар.Олимпиада эчтәлекле чараларга бай булды.Бу зур чарада мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Сәлимҗанова Г. катнашты һәм ,югары нәтиҗәләр күрсәтеп, 3 урынга лаек булды. Гөлинәне чын күңелебездән җиңүе белән котлыйбыз!
-
Бүген мәктәбебездә экология һәм МЧС хезмәткәрләре белән очрашу булды. 24.04.2017

Бүген мәктәбебездә экология һәм МЧС хезмәткәрләре белән очрашу булды. Экология икеайлыгы уңаеннан , чистарту, яшелләндерү , табигатьне саклау турында сөйләшенде. Шулай ук пожар, теракт куркынычсызлыгы аңлатылды. Сулыкларда сак булу кагыйдәләре ассызыкланды. Ахырдан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
Кысна башлангыч мәктәбендә китапханәче Сабитова Талия катнашында “Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы” темасына тәрбия сәгате үткәрелде.Укучылар экологик белемнәрен тирәнәйттеләр. Әдәби әсәрләрдән үзләре өчен кирәкле мәгълүмат тупладылар. 24.04.2017

-
“Дом дружбы народов” 24.04.2017

Бүген безнең мәктәпкә “Дом дружбы народов” хезмәткәре җырчы һәм төрле уен коралларында уйнаучы Солтан Фидаис улы Шигапов килде. Ул укучыларга музыка һәм музыка уен кораллары турында файдалы мәгълүмат бирде, Г.Тукай иҗатын искә алды һәм татар халык көйләрен Тукай шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Укучылар аны бик яратып каршы алдылар, бергәләп җырладылар, биеделәр.
-
Г. Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә 24.04.2017

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяда нибары егерме җиде ел яшәгән, бары тик сигез ел иҗат иткән — шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган. Гаяз Исхакый әйткәнчә, «Үзенең җиде - сигез еллык шагыйрьлек тормышында никадәрле фәкыйрьлек, авырлыкта яшәсә дә, үзенең халкының тәхетенә менеп җирләшә алгандыр вә аны анда кысрыклый торган әле мәйданда бер көндәш тә юктыр».
-
Бөтендөнья Җир көне 23.04.2017

Табигатьне саклау- һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән.Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк кеше үз-үзен юк итә дигән сүз.Аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуны искә алып, 22нче апрель - Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә. Әлеге матур бәйрәм безнең мәктәбебездә дә билгеләп үтелде. Укучыларның экологик белемнәре тирәнәйде, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләнде, табигать кочагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде.
-
Очрашу 23.04.2017

22 нче апрель көнне мәктәпләр белән эшләүче инспектор Нигъматуллин Мансур Камбилович укучылар һәм укытучылар коллективы белән очрашты. Ул районыбыздагы яшүсмерләр белән эшнең торышы турында сөйләде. Мансур Камбилович үз чыгышында интернет челтәрендәге укучылар өчен куркыныч булган уеннар булуын, даими күзәтергә кирәклеген җиткерде.
Кичке уннан соң балалар өйдә булырга тиешлеген ассызыклады. Куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрдаим истә тотарга, бигрәк тә язгы чорда сулык һәм бозлыкларда үз-үзеңне дөрес тотуны искәртергә кирәклеген белдерде. Профилактик чаралар бердәм, даими булса гына нәтиҗәле булуына басым ясады. Укучылар алдында бик эчтәлекле чыгыш ясады. Укучыларның, яшь категориясеннән чыгып, сөйләшүләрне өч төркемдә үткәрде (башлангыч, урта, югары класслар). Очрашу барышында җинаять кылу, милекне бозу, мәктәп Уставын үтәмәү,әдәпсез сүзләр куллану кебек административ хокук бозулар өчен җаваплылык аңлатылды. Юл кагыйдәләре искә төшерелде.Укучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.













