Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
“Мәрхәмәт елмаюдан башлана” 09.02.2017

9 нчы февраль көнне, Тахавиева Гөлназ Мәсхүт кызы, “Мәрхәмәт елмаюдан башлана” темага ачык тәрбия сәгате үткәрде. Укучыларга һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга өндәде.
-
Ачык дәрес 07.02.2017

7 февраль көнне башлангыч класслар укытучысы Хабибуллина Рәмзия Рифат кызы 2 нче класста математикадан ачык дәрес үткәрде. Дәрескә әти-әниләр, башлангыч класслар методик берләшмә укытучылары килде. Дәрес ФГОС таләпләренә туры килә. Иҗади сәләтне, логик фикерләүне үстерү биремнәре уңышлы файдаланылды, универсаль уку гамәлләрен үстерү өстендә күп эш эшләнде.
Тахавиева Гөлназ Мәсхүт кызы, 1 классларда математикадан “1 санына берурынлы саннарны кушу”темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрескә әти – әниләр дә чакырылды. Дәрес бик матур башланып китте , бик күп төрле эш төрләре кулланылды.
-
“Тылсымлы сәхифәләр” 04.02.2017

Мәктәп китапханәсенә Татарстан китап нәшрияты тарафыннан “Тылсымлы сәхифәләр” сериясе белән чыгарылган китапларның чираттагысы кайтты. Әлеге китапларда татар шагыйрьләренең әкиятләре татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителгән . Китап белән бергә әкият буенча төшерелгән мультфильмнар урын алган дискта бар. Әлеге җыентыкларны башлангыч класс укучылары бик яратып укыйлар.
-
“Эрудит-шоу” 04.02.2017

Башлангыч класслар укытучысы Ибраһимова Л.Ф. 3 класс укучылары белән “Иң-иң-иң зирәкләр” бәйгесе “Эрудит-шоу” үткәрде. Укучылар “Кар бөртекләре” һәм “Яңгыр тамчылары” командаларына бүленеп халык авыз иҗаты, шигъри юллар, арифметик табышмаклар, кызыклы сораулар юнәлешләре буенча көч сынаштылар. “Кар бөртекләре” командасы 380 очко туплап җиңүче булды. Уен бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Студентлар белән очрашу кичәсе 04.02.2017

4 нче февраль көнне мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе узды. Төрле уку йортларында белем алучы студентлар белем алган мәктәпләрен, классташларын, укытучыларын сагынып,яңадан мәктәпкә җыелдылар.Очрашу кичәсен 11 нче класс укучылары оештырды. Студентлар үзләре укыган уку йортлары, студент тормышының кызыклы һәм авыр яклары турында сөйләделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр, үзләренә төпле биргән өчен укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.Кичәнең икенче өлешендә “Акыл- тезген, белем- ат, тезгенеңне белем тарт” дип исемләнгән ярыш оештырылды. Бәйгедә студентлар командасы җиңү яулады.Бәйрәмне Әхмәтгалиев Л. һәм Хөсәенов И. бик матур итеп алып бардылар
-
11 нче сыйныф укучыларының ата- аналар җыелышы 03.02.2017

3 нче февраль көнне 11 нче сыйныф укучыларының ата- аналар җыелышы узды.Рус теле укытучысы Фахретдинова З. С. ЕГЭ га әзерлек буенча ачык дәрес күрсәтте.Әти- әниләр үзләре дә укучылар белән берлектә ЕГЭ биремнәрен эшләп карадылар.Мәктәп директоры Кавиева Р.Р. , укыту эшләре буенча директор урынбасары Шәрипова Р. Ф. имтиханнарга кагылышлы үзгәрешләр турында сөйләделәр.
-
Мәктәп газетасы 03.02.2017

“ Юлдаш “ мәктәп газетасының чираттагы саннары дөнья күрде. Газетада яна ел бәйрәмнәре, кышкы каникулда уздырылган чаралар, мәктәп тормышы турында мәгълүматләр бирелгән.
-
Татар теленнән ачык дәрес. 03.02.2017

3 нче февраль көнне башлангыч класслар укытучысы Ибраһимова Л.Ф. 3 класста татар теленнән әти-әниләр һәм методик берләшмә укытучылары өчен ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә табигатькә сәяхәткә чыктылар һәм “Сыйфат” темасы буенча кабатладылар. Дәрестә бик күп эш төрләре һәм Сингапур структурасы элементлары кулланылды
-
Всероссийская акция «День сдачи ЕГЭ родителями» 03.02.2017

7 февраля 2017года в 11.00 в Татарстане пройдет всероссийская акция «День сдачи ЕГЭ родителями». В этот день родителям представится возможность узнать и прочувствовать на себе, как именно дети сдают экзамены. Вместе с родителями выпускников экзамен по русскому языку напишет и руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов.
Цель акции – максимально наглядно показать родителям всю процедуру сдачи ЕГЭ. Экзамен продлится 30 минут.
Участие в акции добровольное.
-
Акция « Яркая здоровая зимушка-зима.» 02.02.2017

Участники Республиканского антинаркотического проекта «SаMоSтоятельные дети» организовали и провели акцию « Яркая здоровая зимушка-зима.»
На территории дома культуры для учащихся 2 - 4 классов были организованы различные игры. Цель акции: популяризация активного, позитивного и здорового образа жизни среди подрастающего поколения.













