Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>

Дәүләт имтиханнарына әзерлек максатыннан бүген 9 нчы сыйныф укучылары математикадан, ә 11 нче сыйныф укучылар рус теленнән сынау имтиханнары башкардылар.

26 нчы январь көнне югары сыйныф укучылары “СЕРДӘШ “ берлегенең чираттагы утырышы булды. Алдагы утырыш карарының үтәлеше тикшерелде. Эшләнелгән эшләргә отчет ясалды. Февраль аеның “ Гражданлык-патриотик айлыгы” буларак уздырылуы, эш планы белән таныштырылды. Чаралар, истәлекле даталар каралды. Куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде.

19 нчы январь көнне “Тарих һәм география атналыгы” кысаларында 6 нчы класста “ Владимир һәм Русьның чукындырылуы” темасына ачык дәрес үтте. Дәрес уңышлы булды . Балалар актив катнаштылар. Инновацион технологияләр кулланылды
20 нче январьда 5 нче класс укучылары белән “Борыгы Көнчыгыш” темасын кабатлау буеча интерактив уен үтте. “Фараон” һәм “Викинглар” командалары арасында барган бәйге тигез нәтиҗә белән төгәлләнде.

Бүген бездә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары булып китте.
Алар Г.Тукайның “Кэҗә белән Сарык “ әкиятенә нигезләнеп язылган тамаша күрсәттеләр. Кыска гына вакыт эчендә укучыларыбыз Г.Тукайның күп әсәоләрен искә төшерделәр,Тукай иҗаты буенча сәяхәт иттеләр. Безгә шундый матур ял бүләк иткәннәре очен театр коллективына зур рәхмәтебезне җиткерәбез һәм иҗади уңышлар теләп калабыз.

География һәм тарих атналыгы кысаларында 7нче класста Гыйззәтуллина Г.Х. географиядән ачык дәрес күрсәтте. Ул “Австралия табигатенең үзенчәлекләре” темасы буенча ФГОС таләпләренә туры китереп үткәрелде. Дәрестә интерактив тактада эш, яңа технологияләр, сингапур структуралары уңышлы кулланылды.

Он-лайн трансляция собрания будет вестись на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г.Тимирясова по адресу: https://ieml.ru/.

Бүген 4нче класс укучылары белән берлектә Гыйззәтуллина Г.Х.әйләнә-тирә дөньядан ачык чара үткәрде. Укучылар Россиянең табигый зоналары буйлап сәяхәт иттеләр. Һәр зонаны үтәр өчен биремнәр үтәделәр. Белемнәренең бай икәнен, картаны яхшы белүләрен, кызыксынучан икәнлекләрен исбатладылар.

Мәктәбебездә география һәм тарих атналыгы башланып китте. Әлеге атналык кысаларында география укытучысы Г.Х.Гыйззәтуллина 8 нче класс укучылары белән “Своя игра” интеллектуаль уены үткәрде. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. “Россиянең табигате” темасы буенча белемнәрен сынадылар. Ике команда да матур уен күрсәтте. 20 балл өстенлек белән “Шарлавык” командасы җиңү яулады.

16 январьда күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел
була. Шушы уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге олы юбилейны зурлап үткәрү турындагы Указга кул куйды.2018 ел- Ш.Мәрҗани елы дип игълан ителде. Бөек татар дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне уңаеннан мәктәбебездә
“Бөек татар мәгърифәтчесе” дигән чара узды. Укучылар татар галиме турында мәгълүмат алдылар, аның хезмәтләре белән таныштылар.














