Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
Без тимурчылар- зирәк кеше без, һәркем өчен дә кирәк эшебез... 15.02.2018

Мәктәбебезнең тимурчы оторядларының максаты – кешеләргә шатлык китерү, аны чын күңелдән башкару,әйләнә –тирә тормышны тагында матурырак итәргә омтылу. Шушы максатны тормышка ашыру өчен без һәрдаим өлкәннәребезгә ярдәм итеп торабыз.
5-6 класс укучылары Хайруллина Талия апаның йорт әйләнәсен кардан чистарталар
-
“ Әфганстан йөрәк ярасы” 14.02.2018

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 29 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.
14 февраль көнне 5 класста “ Әфганстан йөрәк ярасы” дигән темада ачык класс сәгате уздырылды.
Укучылар Әфган сугышы,аның асылы һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбыз белән таныштылар.
Әлеге чарада Әфганстанда хезмәт иткән авылдшыбыз Сираҗиев Нәкыйп абый катнашты. Ул үзенең күргәннәре белән уртаклашудан тыш, укучыларның да күп сорауларына җавап бирде. Төпле киңәшләрен , матур теләкләрен җиткерде.
Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булсын. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!
-
Хезмәт тәрбиясе 13.02.2018

Мәктәптә макулатура җыю эше дәвам итә. Барлык укучылар да бу эштә бик актив катнаштылар. Барлыгы 803 кг макулатура җыеп тапшырылды.
-
Ибраһим Халфин исемендәге конференция 10.02.2018

Казанның 14 нче гимназиясендә уздырылган Ибраһим Халфин исемендәге фәнни-гамәли конференциядә безнең мәктәп укучылары да катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Иминлек дәресе 08.02.2018

8 февраль көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә Иминлек дәресе уздырылды. Класс җитәкчеләре укучыларга кар ишелү, кар төшү куркынычы булган урыннарда сак булырга, зур кар көртләре булган урыннарда уйнамаска кирәклеген искәрттеләр. Шулай ук кар көртләре астында калган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды, махсус журналга кул куйдырылды.
-
“Гаҗәеп әйдаман” 07.02.2018

7 февраль көнне Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Гаҗәеп әйдаман” бәйгесенең район туры уздырылды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән 10 сыйныф укучысы Сәлимҗанова А. катнашты һәм уңышлы чыгыш ясап “ Иң заманча, зәвыклы әйдаман “ номинациясе җиңүчесе булды
-
Студентлар белән очрашу кичәсе 03.02.2018

Бер күрешү – үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табыла.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агыла.
Бүген, мәктәбебезне төрле елларда тәмамлап, төрле уку йортларында белем алучы үзебезнең элекке укучыларыбыз белән очрашуга җыелдык. Мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларыбыз килде бүген безгә кунакка.Очрашу кичәсе җырлар, уеннар белән үрелеп барды.
-
По страницам жизни и творчества Л.Н.Толстого 02.02.2018

В рамках недели русского языка и литературы в литературной гостиной прошло мероприятие "По страницам жизни и творчества Л.Н.Толстого". Участвовали ученики 5-8 классов.
-
Сталинград сугышының тарихи әһәмияте 02.02.2018

5-6 классларда "Сталинград сугышы" дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде
Бөек Ватан сугышы, бу сугышта илебез халкының күрсәткән батырлыгы һәм сугыш елъязмасының иң куркыныч бер өлеше булган Сталинград сугышы турында сөйләп кителде. Аннары укучылар Сталинград сугышына багышланган презентация карадылар.
-
Котлыйбыз! 02.02.2018

Казан шәһәренең олимпиада үзәгендә 29 -31 нче гыйнвар көннәренә татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда республика мәктәпләренең 4-11 нче сыйныфында белем алучы, олимпиаданың муниципаль турында жиңгән, иң югары балл җыйган укучылар катнашты. Мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Гарифуллина А. олимпиадада призлы урын яулады.Айгөлне , татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әүхәдиева М.Р. ны чын күңелебездән котлыйбыз.













