Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Без – табигать дуслары. 05.06.2019

5 июнь лагерьда –Табигать көне булды. Бу көнне без табигатькә экскурсиягә бардык. Төрле агачларны, үләннәрне, кошларны күзәттек. Табигатьтә төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык. Көн бик күңелле узды.
-
Туган як буйлап. 04.06.2019

Кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар, походлар, экскурсияләр, җыр – биюләр,спорт ярышлары, төрле бәйгеләр белән лагерның дүртенче көне узып китте.
Без бүген Арча шәһәренә экскурсиягә бардык, Арчабызның иң матур урыннарында булдык. Җиңү , Казансу паркларында рәхәтләнеп туйганчы уйнадык, күңел ачтык. Бүгенге көнебез сизелми дә узып китте
-
Лагерьның 3 нче көне - “Отряд” көне 03.06.2019

Көнебез иртәнге зарядка һәм линейка белән башланды. Иртәнге аштан соң “Отряд көне” башланып китте. Һәр отрядның җырын, девизын, речёвкасын кабатладылар. Вазыйфалар бүлешү булды. “Гөлләрем” һәм “Сандугач” командалары үзләренең отряд урыннарын ясадылар. Көндезге аштан соң саф һавада спорт уеннары, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көндәлек эшкә йомгак ясап, “Көн ничек узды?” почмагын билгеләделәр
-
Китап - безнең дустыбыз. 02.06.2019

2 нче июнь- лагерьның икенче көнендә балалар китапханәгә экскурсиягә бардылар. Китапханәче Сабитова Талия апа аларны һәрвакыт якты йөз белән каршы ала, яңа гына кайткан китаплар белән таныштыра, кызыклы китаплар сайларга булыша.Соңыннан шушы укыган китаплар буенча кызыклы викторина үткәрде. Балаларга китапханәдә бик ошады.
-
Исәнме, җәй! 01.06.2019

Бүген, 1 нче июнь көнне, мәктәп яны сәламәтләндерү "Салават күпере" лагере эшли башлады. Лагерьда 25 бала ял итә.Лагерь эшчәнлеге “ Бәхетле балачак” программасына нигезләнеп алып барыла. Программаның төп юнәлешләре : физик – сәламәтләндерү, танып-белү, хезмәт, патриотик ,иҗат .
Бүгенге чаралар лагерь ачылу һәм Балаларны яклау көненә багышланды.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 31.05.2019

Җәйге каникуллар башлана. Балаларыбызны имин яллар белән тәэмин итү - мәктәпнең һәм әти-әниләрнең бурычы. Шушы максаттан чыгып, 31 нче май көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы үтте.
Әти-әниләр белән янгын куркынычсызлыгы, сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, хәвефсез юл, иминлек кагыйдәләре турында сөйләшенде. Мәктәпнең җәйге ял планы белән таныштырылды. Район, республикада эшләүче лагерьлар турында мәгълүмат бирелде.Инструктаж үткәрелде.
-
“Әлифба “музеенда 29.05.2019

29 нче май көнне, без 6 класс укучылары ,сыйныф җитәкчесе белән берлектә Арча шәһәренә экскурсиягә бардык. Арча педагогия көллиятендә урнашкан “Әлифба “музеенда булдык. Безне музейда җылы каршы алып, бик кызыклы мәгълүматлар белән таныштырганы өчен музей җитәкчесе Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улына зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә зур уңышлар телибез.
Музейдан соң Арчабызның күрке булган “Казансу” паркында ял иттек. Экскурсия бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
Бүген 7 нче сыйныф укучылары Арча шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар “Казан арты” тарих-этнография, әдәбият һәм сәнгать музеенда булдылар, үзләре өчен бик күп яңа, кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Укучылар шулай ук шәһәрнең истәлекле урыннарын карадылар, паркта ял иттеләр. 28.05.2019

-
Табигать кочагында 28.05.2019

28 май көнне 6 класс укучылары Наратлык авылы янына урнашкан күл буена походка бардылар. Укучылар табигатьнең сихри гүзәллегенә сокландылар,, матур итеп кошлар сайравын тыңладылар. Походта төрле кызыклы ярышлар уздырылды, хәрәкәтле уеннар уйнадылар . Иң истә калганы мөгаен учакта пешерелгән поход ашын ашау һәм чәй эчү булгандыр. Укучыларның көннәре файдалы һәм күңелле узды, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
25 нче май көнне мәктәптә “Сонгы кынгырау” бәйрәме үтте. 25.05.2019

Бәйрәм белән чыгарылыш сыйныф укучыларын :1 сыйныф укучылары, әти-әниләр, мәктәп директоры һәм укытучылары котлады. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды.
Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Укучыларның имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез! Аларга дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.
Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау — әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
Сезнең юллар вакыт юлында гел,
Сезнең юллар вакыт иркендә.
Хәерле юл!
Хәерле юл, сезгә, укучылар!













