Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 30.12.2025

Мәктәбебездә югары классларның Яңа ел бәйрәме оештырылды. Бәйрәмгә әкият геройлары кунакка килде. Бәйрәм күңелле скетчлар, яңа ел җырлары, дәртле биюләр, мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барды. Мәктәп директоры Р.Р.Кавиева уку алдынгыларына, фән олимпиадаларының район этабы җиңүчеләренә, төрле конкурсларда җиңү яулаган укучыларга истәлекле бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырды. Яңа ел бәйрәме бик күңелле, истә калырлык булды.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 29.12.2025

29 нчы декабрь көнне мәктәбебездә 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Җыелыш барышында мәктәпнең уңышлары, гомуми мәсьәләләре буенча мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы чыгыш ясады. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәхретдинова Зөлфия Сөнгать кызы әти-әниләрне уку чиреге,олимпиада нәтиҗәләре, имтиханнарга әзерлек белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтгалиева Әлфия Камил кызы укучыларның тәртибе, куркынычсызлыгы һәм сәламәтлеге буенча чыгыш ясады, әти-әниләрне юл-йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәде. Шулай ук балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү хакында сөйләде.Ахырдан әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Гомуми җыелыштан соң, әти-әниләр сыйныф җыелышларына таралды, аларга кышкы каникул буенча инструктажлар үткәрелде.
-
Закончился муниципальный этап предметных олимпиад 27.12.2025

Закончился муниципальный этап предметных олимпиад.Учащиеся нашей школы показали хорошие результаты.у нас 27 призовых мест, из них 6- первые места. Мы гордимся успехами наших учеников и учителей.Всех поздравляем с победой и наступающим Новым годом. Желаем здоровья, много радости успехов в учебе и на республиканском этапе олимпиад.
-
Яңа ел килә, Яңа ел 26.12.2025

Яңа ел килә, Яңа ел
Энҗе карга күмелеп.
Яшик дуслар, Яңа елда
Ак бәхеткә төренеп.
26 нче декабрь көнне мәктәптә 1-7 класс укучыларының Яңа ел бәйрәме уздырылды.
Чарада Кыш бабай, Кар кызы чыгышлары, театральлэштерелгэн тамаша, җыр - биюләр, кызыклы уеннар булды.
Яңа ел бәйрәме белән әкият геройлары, Кыш Бабай, Кар кызы һәм Убырлы котладылар.
Мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы уку алдынгыларына, фән олимпиадаларының район этабы җиңучеләренә,мәктәп тормышында актив катнашкан, конкурсларда җиңү яулаган укучыларга, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Алдагы өр-яңа ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын. Гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын! -
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу 26.12.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика чыршысында катнашучылар белән традицион очрашу уздырды. Очрашуда укуда, спортта, мәдәниятта һәм иҗтимагый эшчәнлектә үзләрен күрсәткән балалар катнашты. Очрашу «Татнефть-Арена» боз спорт сараенда узды.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашучылар арасында Арча районы Габдулла Тукай исемендәге Ашытбаш мәктәбенең 8 класс укучысы Файзрахманов Аяз да бар иде.
Аяз – көрәш буенча район, республикакүләм уздырылган ярышларда гел 1 нче урынны алып килә. Күп тапкырлар Республика һәм 2025 нче елда Россия чемпионы булды. Тренеры Марат Радик улы Сәләхов.
Аязны һәм Марат Радик улын чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
25 нче декабрь көнне Арча районы мәдәният йортында район башлыгы елкасы узды 25.12.2025

25 нче декабрь көнне Арча районы мәдәният йортында район башлыгы елкасы узды. Әлеге бәйрәмдә олимпиадаларда, төрле конкурсларда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучыларыбыз катнашты. Арча муниципаль район башлыгы Алмаз Габдерәүф улы районның сәләтле балаларын бәйрәм белән котлады. Җырлы-биюле тамаша, күңелле спектакль, мавыктыргыч уеннар, тәмле күчтәнәчләр балалар күңеленә хуш килде.
-
Конкурс 23.12.2025

Яңа ел чараларына әзерлек кысаларында мәктәптә кабинетны иң яхшы бизәүгә конкурс үткәрелә. Аның максаты-бәйрәм рухы тудыру һәм укучылар, ата-аналар һәм мөгәллимнәр арасында хезмәттәшлеккә ярдәм итү.
Конкурс нәтиҗәләре билгеле:
1 урын -6, 7 нче класслар
2 урын – 5,9,10 класслар
3 урын – башлангыч, 8,11 класслар.
Конкурста катнашучыларның барысына да киләчәктә дә зур уңышлар һәм илһам телибез. Яңа ел безнең мәктәп кебек якты һәм шатлыклы булсын! Якынлашып килүче бәйрәм белән!
-
22 декабря 2025 года в нашей школе прошли занятия из цикла «Разговоры о важном». 22.12.2025

Сегодняшняя тема занятий была посвящена глубокому понятию «Что говорит совесть?». Все мероприятия были направлены на развитие понимания учащимися ценности морали и личной ответственности за собственные поступки.
Эти уроки помогли ученикам осознать важность воспитания совести как основы гармоничного взаимодействия с окружающим миром. -
Сегодня учащиеся 5 класса Ашитбашской средней общеобразовательной школы повесили кормушки для крылатых друзей. 20.12.2025

Сегодня учащиеся 5 класса Ашитбашской средней общеобразовательной школы повесили кормушки для крылатых друзей.
С давних времён люди, заботясь об окружающей природе, строили жильё для птиц, подкармливали их. А сейчас, учитывая экологическую ситуацию и исчезновение некоторых видов, это особенно актуально. Кормить птиц нужно круглый год, не только в трудный зимний период. Зима — очень трудное время для птиц, особенно если она морозная и снежная. Не найти птицам под снегом корма. Голодная птица сильно страдает от холода. Зимой день короткий, а чтобы выжить, не замёрзнуть, пищи нужно съесть гораздо больше, чем летом.
Готовые экологические кормушки ребята развесили на территории школы и насыпали полезный корм для пернатых. Эти простые, но интересные кормушки помогут нашим пернатым друзьям во время холодов.
Кормушки, изготовленные своими руками, доставили детям огромное удовольствие. Это и прекрасная традиция, приучающая ребенка заботиться о братьях наших меньших, и замечательное творческое занятие.
-
Арча мәдәният йортында, 2025 нче елның ин яхшы спортчыларын тәбрикләделәр. 20.12.2025

Арча мәдәният йортында, 2025 нче елның ин яхшы спортчыларын тәбрикләделәр.
Мәктәбебезнең горурлыгы булган ин көчле көрәшче егетләребез - Фәйзрахманов Аяз, Зәйнуллин Эмил дә бу чарада катнашты.(тренерлары Сәләхов М.Р.)
Киләчәктә дә егетләребезгә зур уңышлар телибез.













