Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Бәйрәм белән 07.03.2015

Бүген зур әзерлек белән халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелде.Бәйрәмне оештыруда 8 класс укучылары (җит.Хәйруллин А.А.) башлап йөрделәр.
-
Әтиләр бездә кунакта 28.02.2015

Бүген башлангыч сыйныфларда ,зур әзерлек белән,”Солдатта булган диләр” темасына әтиләр кичәсе үткәрелде.Кичә шаян бәйгеләр,укучыларның һәм әтиләрнең чыгышлары белән үрелеп барды.
-
Аҗаган - 2015 27.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Аҗаган-2015” хәрби-патриотик уены үткәрелде
Бүген хәрбиләштерелгән “Аҗаган” уены үткәрелде.5-11 класс укучылары 5 этапта көч сынаштылар:
-Визитная карточка
-Строевой смотр,конкурс строевой песни
-Военизированная эстафета
-Турнир сильных
-“70 лет Великой Победы” викторина
-
Чаңгы ярышлары узды 26.02.2015

26 февраль көне мәктәп күләмендә чаңгы чаңгы ярышлары үткәрелде.
5-7 класслар арасында җиңүчеләр (2 км.)
Хусаинов Альфис (6 кл.)Хузина Гөлия (5 кл.)
8-9 класслар арасында җиңүчеләр (3 км.)
Шакиров Зөлфәт (9 кл.),Гилметдинова Ясминә (9 кл.)
10-11 класслар арасында җиңүчеләр:
5 км.да Сөләйманов Булат
3 км.да Сәйфуллина Гөлия
-
Ветеран белән очрашу 24.02.2015

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башлангыч класс укучылары сугыш ветераны, ветеран укытучы Утяшев Асаф бабай белән зур тәрбияви әһәмияткә ия булган очрашу оештырдылар.Үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
-
Гриппка каршы чаралар 19.02.2015

Бүген Зарифуллина Миләүшә Галимхан кызы җитәкчелегендә, 6 сыйныф укучылары шәфкать туташы Әхмәдуллина Гөлүсә апа белән очраштылар. Медицина хезмәткәре грипптан саклану чаралары хакында сөйләде, файдалы киңәшләрен бирде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
-
Музейда булдык 18.02.2015

Бүген Зарифуллина Миләүшә Галимхан кызы җитәкчелегендә, 6 сыйныф укучылары Олы Болгаер авылы клуб бинасында урнашкан “Туган якны өйрәнү” музеена бардылар. Клуб мөдире Галиева Миннегөл Миннебай кызы балалар өчен бик мавыктыргыч сәяхәт оештырды.
-
Сугыш ветераны бездә кунакта 17.02.2015

Бөек Җиңүне Берлинда каршы алган сугышветераны,ветеран-укытучыУтяшев Асаф бабай бездә кунакта.
-
Муса Җәлил туган көн 16.02.2015

Бүген патриот-шагыйрь М.Җәлилнең туган көне уңаеннан, аның иҗатына багышланган кичә һәм әлеге кичә кысаларында шигырь укучылар бәйгесе үзды.Бәйгедә 11 класс укучысы Гайфуллина Лилия җиңүче дип билгеләнде.
-
Башлангыч класслар атналыгы дәвам итә 10.02.2015

Бишенче көнне мәктәбебездә Әлифба бәйрәме узды. 1 сыйныф укучылары беренче китаплары белән саубуллаштылар.Беренчеләр матур шигырьләре, җырлары, биюләре белән күңелләрне ачтылар. Бәйрәмгә балаларның әти- әниләре дә килгән иде. Алар үзләренең хисләре белән уртаклаштылар,сыйныф җитәчесе Л.Вилдановага рәхмәтләрен җиткерделәр, авыр хезмәтендә уңышлар теләделәр.






