Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Үзәк чыршы ачу тантанасы 23.12.2017

Миннебаева Альбина җитәкчелегендә 7 сыйныф укучылары Апас район үзәгендә Үзәк чыршы ачу тантанасында катнаштылар. Зур әзерлек белән оештырылган бәйрәм балалар күңеленә хуш килде.Алда Яңа ел балмаскарады һәм күңелле кышкы каникуллар!
-
ТИН укытучыбыз җиңү яулады 22.12.2017

Район күләмендә, ТИН укытучылары арасындагы конкурсның сайлап алу туры үткәрелеп,6 укытучы финалга узган иде.Районкүләм финал ярышында мәктәбебезнеңТИН укытучысы Хәйруллин Айдар Әнвәр улы Гран-Призга лаек булды һәм ул Казанда үтәчәк “Ел укытучысы” конкурсы финалында Апас данын яклаячак.Афәрин,Айдар!Уңышларың дәвамлы булсын!
-
Окей-доктор хезмәте турында сөйләшү булды 19.12.2017

Ак барс банк хезмәткәрләре укытучылар белән очрашып,окей-доктор хезмәте турында тулы мәгълумат бирделәр,өстенлекләрен һәм кеше өчен уңайлы якларын аңлаттылар.Читтән торып ничек специалистлар белән аралашып,кирәкле мәгълуматны алып була икәненә дә инандырдылар.
-
Профилактик чара үтте 18.12.2017

ПДН начальнигы Михайова Рания Ришат кызы,укучылар белән очрашып,профилактик әңгәмә үткәрде.Имин интернет,71нче закон үтәлеше,җәмәгать урыннарында уз-узеңне тоту һәм башка мәсьәләләренә тукталды.Күп кенә киңәшләрен бирде,таләпләр куйды.Тормыштан гыйбрәтле мисаллар китерде.
-
5 ләрдә "Тамчы шоу" 18.12.2017

Математика атналыгының чираттагы бәйгесе 5 классларда "Тамчы-шоу" уены белән дәвам итте. Укучылар уендага сорауларны, биремнәрне бик теләп башкардылар.
-
“Ягез әле,егетләр!” 16.12.2017

“Ягез әле,егетләр!” дип исемләнгән , районкүләм хәрби-спорт уенында , Хәйуллин Айдар җитәкчелегендәге мәктәбебез командасы, барлык этапларны уңышлы үтеп, 3 урынга лаек булдылар. Афәрин,егетләр! Котлыйбыз!
-
Интернет-ата-аналар җыелышы 15.12.2017

“Поборы и пожертвования-что общего и в чем различия?» дигән актуаль темага онлайн режимда республикакүләм ата-аналар җыелышы булды.Ата-аналардан законсыз рәвештә акча җыюлар,шулай ук хәйриячелек,спонсорлык итүләр турындагы мәсьәләләргә ачыклык кертелде.
-
Информатика атналыгы дәвам итә 14.12.2017

8 класс укучылары арасында "Информацион лабиринт" интеллектуаль уен узды. "Программистлар" һәм "Хакерлар" командалары көч сынашты.
-
7 класслар күмәк проект эше башкардылар 11.12.2017

7 класс укучылары Миннебаева А.җитәкчелегендә республикакүләм күмәк проект эше башкардылар.”Прекрасное далеко”(Гүзәл киләчәк) темасына багышланган,берничә эзләнүле эшлне үз эчнә алган әлеге күләмле иҗади эшләрне яратып һәм кызыксынып башкардылар, укучылар үзләренең дә, иптәшләренең дәэләнүле эшләрен уңай яктан бәяләделәр.
-
9 декабрь-Ватан геройлары көне 06.12.2017

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дәүләтҗанова М., “Ватан геройлары көне”уңаеннан,укучыларда ватаныбызга карата горурлык хисләре тәрбияләүмаксатыннан, күп этаплардан торган “Данлыйбыз,горурланабыз!” дигән тема астында интеллектуаль уен-квест әзерләп үткәрде.






