Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Кеше хокукларына багышланган тест эше 11.01.2018

Халыкара кеше хокуклары көне һәм “Об Уполномоченном по правам человека в РФ” ФЗ ның 20 еллыгы уңаеннан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дәүләтҗанова М. югары класс укучылары арасында “Мин һәм минем хокукларым” темасына тест үткәрде.
-
“Патриот” түгәрәге уңышлы эшли 10.01.2018

Хәйрллин Айдар җитәкләгән “Патриот” түгәрәгенә 8-9 класс укучылары теләп йөриләр,чөнки һәр дәрес кызыклы ,мавыктыргыч һәм файдалы үтә.Җитәкче занятияләрнең практик өлешенә зур әһәмият бирә, укучыларда Ватанга карата мәхәббәт, төгәллек, тизберлек, максатчанлык кебек сыйфатлар тәрбияләүне ,һәм әлбәттә, егетләрне армия хезмәтенә әзерләнүне максат итеп куя.
-
Кеше хокукларына багышланган Бердәм дәресе үтте 10.01.2018

Халыкара кеше хокуклары көне һәм “Об Уполномоченном по правам человека в РФ” ФЗ ның 20 еллыгын билгеләп үтүгә багышлап Бердәм кеше хокуклары дәресе үтте.Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дәүләтҗанова М.Кеше хокукларына багышлап эчтәлекле чыгыш ясады,соңыннан югары класс укучылары өчен эшлекле уен оештырды.
-
Китапханә эшчәнлеге 09.01.2018

Китапханәче Сәлимуллина Фирая 4 сыйныф укучылары өчен,күрше кешесенә,дуска карата ихтирам,изгелек хисләре тәрбияләү максатыннан “Яхшы күрше-ярты дус” темасына информация сәгате әзерләп үткәрде.Тәрбияви әһәмияткә ия әлеге дәрестә балалар файдалы ситуацияләр чиштеләр,мәкальләрне искә төшерделәр,дуслары турында фикерләре белән уртаклаштылар.Иң мөһиме дуслыкның,күршелекнең асылына төшенделәр,кадерен белергә дигән фикергә килделәр.
-
Район башлыгы елкасында катнаштык 05.01.2018

Район башлыгы елкасында катнаштык
5 январь көне Апасның мәдәният йортында отличниклар,төрле конкурсларда җиңүче балалар өчен Глава елкасы булды.Безнең мәктәптән дә Валиахметова Г.җитәкчелегендә “5” ле билгесенә генә өлгергән укучыларыбыз Кыш бабай бүләге,ә һәм актив укучыларыбыз Мингалиева Д.һәм Ситдиков А.акчалата бүләк алдылар.Каратун мәктәбе укучылары оештырган яңа ел тамашасы да балалар күңеленә хуш килде.
-
Педагогик киңәшмә үтте 27.12.2017

“ФГОС кысаларында проект эшчәнлеге аша универсаль уку гамәлләрен формалаштыру” темасына педагогик киңәшмә үтте.Көн тәртибендә I-яртыеллыкка йомгак,алда торган бурычлар һәм аларны хәл итү юллары һ.б.мәсьәләләр каралды.Киңәшмә эшлекле шартларда үтте.
-
Ата-аналар җыелышы булды 26.12.2017

Кышкы каникулларны имин үткәрү мәсьәләләренә багышланган ата аналар җыелышы булды.Көн тәртибендә I- яртыеллык йомгаклары, 9,11 классларның имтиханнарга әзерлек торышы,каникул чорына эш планы белән таныштыру да бар иде.
-
9 сыйныфлар имтихан биреп карадылар 26.12.2017

9 сыйныф укучылары математикадан имтихан эше башкарып карадылар.Ата-аналар да,укучылар үзләре дә мондый сынаулар узеңнең мөмкинлекләреңне реаль бәяләргә,имтиханга барганда стрессларны киметергә бик ярдәм итә диеп исәплиләр.
-
Яңа ел бәйрәме күңелле үтте 25.12.2017

Бүген мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте.1-5 класс укучылары “Хуш киләсең,яңа ел!” дигән тамаша әзерләгәннәр иде.Иске елны озаттылар,яңа елны,Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алдылар.
-
Укучыбыз Республика елкасына барып кайтты 25.12.2017

11 класс укучысы Мингалиева Динара ,уку алдынгысы һәм җәмәгать эшләрендә дә иң актив катнашучы буларак,президент елкасында булып кайтты.”Бик күңелле булды,югары дәрәҗәдә оештырылган иде,ошатмыйча мөмкин түгел,шундый бәйрәмгә эләгүем белән мин бик бәхетле !”,-диде ул шат елмаеп.Син моңа лаек,Динара!






