Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сулеевская средняя общеобразовательная школа им. Р.Г. Галеева » Альметьевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423447, Республика Татарстан (Татарстан), муниципальный район Альметьевский, сельское поселение село Сулеево, улица Советская, здание 60Г, Альметьевский район, с. Сулеево, ул. Советская, д. 60 г. |
| Телефон: | +7(919)-693-60-50 |
| E-Mail: | Suleevo.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сулеевская СОШ" |
| Руководитель: | Заляева Гузалия Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 11 Обучение и воспитание в учреждении ведется на русском и татарском языках. Форма обучения очная. |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сулеевская средняя общеобразовательная школа им. Р.Г. Галеева » Альметьевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128
-
Дополнительное образование в школе. 18.09.2012

Члены кружка "Музей" начали свою работу с археологических раскопок. Руководитель кружка учитель истории и обществознания Гатауллина Гульнара Анваровна. Полный фоторепортаж в разделе медиатека.
-
Чыгарылыш кичәсе 20.06.2012

Мәктәптә чыгарылыш кичәсе. Уңышлар сезгә!
-
Мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2012

Бүген мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме.
-
Авылда Җиңү парады. 12.05.2012

Бөек Җиңүнең 67 еллыгы хөрмәтенә Сөләй авылының үзәк урамында мәктәп укучылары катнашында Җиңү парады узды.
-
Тарих атналыгы кысаларында. 07.05.2012

Мәктәптә Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган макетлар күргәзмәсе оештырылды. Барлык класс укучылары да актив катнашты.
-
Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган митинг. 07.05.2012

7 нче май көнне Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган митингта Сөләй төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары да катнашты. Мәктәп укучылары сугыш ветераннары, тыл батырлары һәм авылдашлар белән берлектә Ана һәйкәленә чәчәк бәйләмәсе куйдылар. Сугыш кырында үз илләре өчен аяусыз көрәшеп һәлак булган авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
-
Җиңү көненә багышланган концерт. 07.05.2012

Җиңү көненә багышлап Сөләй мәдәният йортында сугыш ветераннары, тыл батырлары, авылдашлар өчен бәйрәм концерты оештырылды. Мәктәп укытучылары, укучылары да бу чыгышта актив катнаштылар. Сугыш темасына багышланган җырлар җырладылар, сәхнә әсәрләреннән өзек куйдылар.
-
Бездә кунакта "Казан утлары" җурналы. 05.05.2012

5 нче май көнне безнең мәктәптә "Казан утлары" журналы редакциясе хезмәткәрләре кунакта булды. Алмаз Гыймадиев укучыларны "Казан утлары" журналы редакциясе эшчәнлеге белән таныштырды. Алмаз Хәмзин һәм Алия Хәмзина үзләренең бай эчтәлекле чыгышлары белән укытучылар һәм укучылар күңелен яуладылар. Килгән кунаклар һәр укучыга "Казан утлары" журналы бүләк иттеләр.
Тулы фоторепортаж медиатека бүлегендә.
-
Тарих атналыгының алтынчы көне. 05.05.2012

"Ир - егетләр китә армиягә". Мәктәптә тарих атналыгы ахырына якынлаша. Атналыкның кульминацион ноктасы - 9 нчы сыйныф укучыларының чыгышы булды. Алар "Ир-егетләр китә армиягә" дип аталган әдәби-музыкаль күренеш күрсәттеләр. Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан оештырылган бу күренеш үткән белән бүгенгенең бәйләнешен чагылдырды, сугыш һәм армия темасын яктыртты. 9 нчы сыйныф укучыларының чыгышын зал тын калып, яшьле күзләр белән карады.
-
Өлкәннәр музейда кунакта. 26.04.2012

"Музей" түгәрәге әгъзалары мәктәп укучылары, киогән кунаклар өчен мәктәпнең туган якны өйрәнү музеена да экскурсияләр оештыралар. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан авылыбызның тыл батырлары, сугыш чоры балалары музейда кунакта булдылар. Иске хатирәләрен яңарттылар, бала чакларын, яшь чакларын искә алдылар. Оештырылган экскурсиядән бик канәгать калып, музей җитәкчесе Гатауллина Гөлнара Әнвәр кызына һәм укучыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.








